ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2023 ел
җомга

4 май көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә «Георгий тасмасы» акциясенә кушылдылар. «Георгий тасмасы» акциясе - безнең хәтер эстафетасы, ата-бабаларыбызның батырлыкларына хөрмәт, 1941-1945 елларда булган вакыйгаларга мөнәсәбәтебез.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
май, 2023 ел
сишәмбе

29 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Тенеки авыл клубы  хезмәткәрләре яшьләр белән «Сак булыгыз мошенниклар» мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Яшүсмерләр арасында иң киң таралган мошенниклык схемалары, шулай ук үзеңне һәм үз янчыкларын саклау өчен нинди саклык чаралары күрергә кирәклеге турында сөйләделәр һәм видеоматериаллар күрсәттеләр. Катнашучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, һәркем үзе өчен кирәкле мәгълүматны ишетте.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
апрель, 2023 ел
җомга

24 апрельдән 29 апрельгә кадәр Юлбат балалар бакчасында  “Тукай безнең күңелләрдә!” дип исемләнгән тематик атна булып узды. Балаларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар. "Тукай геройлары" дигән темага рәсемнәр ясадылар, әдипнең әсәрләрен сәхнәләштерделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

25  апрель көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, Тенеки һәм Йосыф-Алан авыл клубы мөдирләре  Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә  Украинада махсус операциада катнашучысы Хафизов Хадис белән «Без синең белән горурланабыз, солдат» исемле патриотик сәгать үткәрделәр. Күптән түгел сугышчы туган авылына сугыш зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтты. Якташыбыз өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операция зонасына эләкте. Хәрби хезмәткәр солдатларның көнкүреше,  беренче көннәрендә сугыш зонасында юлыккан кыенлыклар, җирле халык белән аралашу, аларның мөнәсәбәтләре һәм көнкүреше турында сөйләде. Әңгәмәдә тылдан килгән солдатларыбызга ярдәм итү темасы да күтәрелде. Якташларыннан җылы сүзләр язылган хатлар, туган якларыннан килгән посылкалар һәр хәрби хезмәткәрнең җанын җылыта һәм аларның күңел рухын саклый. Бу бик мөһим һәм кирәкле эш. Балалар хәрби хезмәткәрне зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Очрашу егетләр һәм кызлар  өчен дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды. Ачык мисаллар аша укучылар чын геройларның янәшәдә яшәүләренә тагын бер кат инандылар. Укучылар һәм дә барлык авыл халкы безнең солдат геройларыбыз өчен борчылалар һәм алар белән горурланалар Әңгәмә ахырында катнашучылар солдат егеткә сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк кайтуларын теләделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Чернобыль АЭСындагы һәлакәт вакыйгалары һәм геройлары турында хәтерне саклау максатыннан, 25 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре чарада катнашучылар белән бергәләп, Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы, авылдашыбыз Хафизов Нурмый абый янына барып, "Чернобыль -наша боль" дип исемләнгән хәтер сәгатен үткәрделәр. Хафизов Нурмый абый 1986 елның сентябреннән декабренә кадәр АЭС җимерелгән урында 82 эш көне булган.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан авыл җирлеге  Башлыгы Шәмсиев Талип Рәшит улы һәм Шакиров Илфат Фоат улы Юлбат авыл җирлегендә яшәуче тыл ветераннарын котладылар. Аларга ТР Рәисе һәм Саба муниципаль районы Башлыгы исеменнән котлау открыткалары, күчтәнәчләр тапшырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, Изге Рамазан ае уңаеннан, 18 апрельдә Тенеки авылы мәчетендә ифтар узды. Чарада 30 кеше катнашты.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22 апрель көнне, Татарстан Республикасында игълан ителгән милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында, Йосыф-Алан авыл клубы һәм Юлбат мәдәният йорты мөдирләре халык иҗатын яратучыларны искиткеч күңел чарасы - «Борынгы җырлар» исемле фольклор кичәсенә җыйдылар. Кичә буена борынгы татар җырлары, халык фольклоры, күңелле, дәртле җырлар һәм гармун көенә биюләр булды. Чарада катнашучылар халык һәм милли бәйрәмнәрне, үзләренең яшь чакта уйналган кызыклы уеннарны искә төшерделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

11 апрель көнне бөтен дөньяда Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне билгеләп үтелде. 15 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты мөдире, «Сугыш хатын-кыз өчен түгел» проекты кысаларында, «Билгесез сугыш битләре» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде, хатын-кызлар концлагерьлары турында сөйләшү оештырылды, бу хакта видеоматериаллар карадылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
апрель, 2023 ел
җомга

12 апрель көнне Юлбат мәдәният йортында авыл мәчетенең имам-хатыйбы белән «Иман нуры иңсен күңелләргә» дип исемләнгән дини кичә узды. Ифтар тантанасы Коръән аятьләрен уку һәм Рамазан ае уңаеннан дога кылудан башланды. Имам-хатыйб Фаил Данил улы үзенең вәгазьләрендә мөселман гаиләсендә үзара аңлашуның мөһимлеге, Аллаһ алдындагы бурычларыбыз турында сөйләде. Ул шулай ук әхлак, рухи чисталык, мөселман тәгълиматларын дөрес аңлау мәсьәләләре һәм традицион кыйммәтләр турында сөйләшү урын алды. Чарага җыелган барлык мөселманнарны тормышта күбрәк игелек һәм матурлык күрергә, булганнарыннан канәгать булырга, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә диннең роле турында  да сөйләде. Мөселманнар авыз ачу йоласын үтәгәннән соң, бергәләп намаз кылдылар. Чара бай өстәлләр артында аралашу һәм зур ифтар белән тәмамланды.  Төп иганәчеләребез  Абдуллин Фәннүр, Ильшат һәм Ирек Төхвәтуллиннар гаиләләренә ифтарны оештырганнары һәм үткәргәннәре өчен аерым рәхмәт белдерәбез. Шулай ук ифтарны оештыруда  булышкан Тенеки  авыл клубы мөдире һәм ярдәм иткән авылдашларыбызга савабы булсын, догаларыбыз кабул булсын дип калабыз.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International