ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

11 апрель көнне Юлбат мәдәният йортында тамашачы игътибарына Аманулла пьесасы буенча куелган «Мактанчык Әтәч» спектаклен район мәдәният йортының  “Сәяхәт” балалар театр коллективы тәкъдим итте.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
апрель, 2023 ел
сишәмбе

9 апрель  Космонавтика көненә Юлбат мәдәният йорты мөдире  «12 апрель  Космонавтика көне» - стена газетасын чыгарды  һәм тематик күргәзмә оештырды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре «Алга, космоска!» - дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Бүген без балалар белән аларның фантазияләрен кәгазьдә тормышка ашырдык һәм рәсемнәребезне «Чиксез Космос» Бөтенроссия балалар иҗат эшләре конкурсына җибәрдек.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

7 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе белән берлектә  «Бер күк астында» - патриотик сәгать үткәрделәр. Кунагыбыз герое, Халиков Мөнир Илхам улы,  күптән түгел  туган авылына махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтты. Якташыбыз өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операция зонасына эләкте. Хәрби хезмәткәр солдатларның көнкүреше,  беренче көннәрендә сугыш зонасында юлыккан кыенлыклар, җирле халык белән аралашу, аларның мөнәсәбәтләре һәм көнкүреше турында сөйләде. Әңгәмәдә тылдан килгән солдатларыбызга ярдәм итү темасы да күтәрелде. Якташларыннан җылы сүзләр язылган хатлар, туган якларыннан килгән посылкалар һәр хәрби хезмәткәрнең җанын җылыта һәм аларның күңел рухын саклый. Бу бик мөһим һәм кирәкле эш. Балалар хәрби хезмәткәрне зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Очрашу егетләр һәм кызлар  өчен дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды. Ачык мисаллар аша укучылар чын геройларның янәшәдә яшәүләренә тагын бер кат инандылар. Укучылар һәм дә барлык авыл халкы безнең солдат геройларыбыз өчен борчылалар һәм алар белән горурланалар Әңгәмә ахырында катнашучылар солдат егеткә сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк кайтуларын теләделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
апрель, 2023 ел
җомга

Бөтен Россия буенча Украинада махсус операциядә катнашкан Россия хәрбиләренә ярдәм итү максатыннан күп санлы акцияләр һәм патриотик чаралар үткәрелә. 6 апрель көнне, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучы, әлеге вакытта ялга кайткан Украинада махсус операциядә катнашучы солдат белән очрашу алдыннан,  Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эше буенча урынбасары белән берлектә «Ватанны саклаучылар-безнең горурлык» һәм «Без сезнең белән горурланабыз, Солдат» исемле стена газеталарын чыгардылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Укытучы һәм остаз елы кысаларында,  30 март көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре хәзерге вакытта лаеклы ялдагы укытучы - Г.Р.Габделхаева катнашында «Минем беренче укытучым» исемле очрашу-әңгәмә үткәрделәр. Әлеге чарада катнашучыларга мәктәп укучылары тормышында беренче укытучының роле һәм беренче мәктәп китабы - Әлифбанын   тарихы, авторлары турында сөйләнде. Әңгәмәдә мәктәптә кайсы авторларның  китапларын кубрәк файдаланулары турында сөйләштек, чөнки лаеклы ялда булуга карамастан, Гөлсинә Раяновна мәктәпкәчә яшьтәге балаларны беренче сыйныфка әзерли.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
март, 2023 ел
дүшәмбе

26 март көнне «Бергә атлау күңелле» уен программасы уткәрелде .Чараны үткәрүнең төп бурычы, беренче чиратта, үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, әхлакый-ихтыяр сыйфатларын, бердәмлек хисләрен тәрбияләү, актив һәм уңай тормыш позициясен формалаштыру булып тора. Ярыш элементлары балаларны ярышырга һәм җиңүгә ирешергә өйрәтте.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25 март көнне Лесхоз мәдәният йортында рус бильярды буенча зона ярышлары узды. Анда Лесхоз бистәсендә, Юлбат авылында һәм Туктар авылында яшәүчеләр катнашты. Барлык катнашучылар да бильярд сөючеләр өчен яхшы һәм тигез уен күрсәттеләр. Нәтиҗә ясаганнан соң, безнең авылдан катнашучы Сәйфуллин Минсур призлы 3 урынны яулады.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
март, 2023 ел
дүшәмбе

19 март көнне  Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Нәүрүз!» милли бәйрәмен үткәрделәр. Бәйрәм барышында барлык теләүчеләр дә күңелле конкурсларда катнаштылар. Чара барышында төрле халык уеннары үткәрелде, алар концерт номерлары белән үрелеп барды. Тамашачы кунаклар җырлар тыңладылар, көч һәм җитезлек буенча төрле ярышларда катнаштылар, коймак, ботка ашап, чәй эчтеләр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

"Ромашка" Юлбат балалар бакчасында "Су-яшәү чыганагы" атналыгы булып узды. Төркемдә су белән төрле тәҗрибәләр, уеннар үткәрелде. Әлбәттә инде, су буенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International