ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2023 ел
чәршәмбе

Юлбат авыл җирлегендәге торак пунктларда язгы су басу чорына  әзерлек бара.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
март, 2023 ел
дүшәмбе

8 март көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Әбием сандыгы» дип исемләнгән конкурс-уен программасын үткәрделәр. Чара конкурс формасында узды. Катнашучылар йолаларны искә төшерделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
март, 2023 ел
җомга

7 март көнне Тенеки авыл клубында "Милли ризык" дип аталган конкурс узды. Конкурска катнашучылар үзләренең яратып әзерли торган милли татар ризыкларын әзерләп алып килделәр. Рецепт һәм пешерү серләре белән бүлештеләр. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, милли  мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, «Ак калфак» клубы әгъзалары белән «Тәмле табын серләре» исемле түгәрәк өстәл артында әбиләребез нинди милли ризыклар әзерләгән һәм татар халкының милли ашларын пешерү серләре белән уртаклаштылар. Ике командага бүленеп төрле конкурсларда, викториналарда  катнаштылар. Чара чәй өстәле артында тәмамланды. «Милли табын серләре» исемле тематик күргәзмә оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
март, 2023 ел
дүшәмбе

Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан, 1 март көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Язмышыңа үзең аяк чалма» дигән профилактик әңгәмә уздырдылар. Әңгәмә барышында балалар наркоманиянең зыяны һәм аның кеше сәламәтлегенә һәм тормышына зарарлы йогынтысы, «элмәккә» эләкмәү һәм наркотикларга бәйле хокук бозулар турында белделәр. Шулай ук Россиядә «спайс-бәла» темасы да күтәрелде, ул елдан-ел илебезнең үсеп килүче буынның наркотик матдәләр саклау һәм куллану өчен җинаять җаваплылыгы турында да хәбәр ителде. Әңгәмә вакытында күргәзмәгә күзәтү ясалды һәм чарада катнашучыларга мәгълүмати буклетлар «Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз» таратылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2 мартта язучы Дәрҗия Аппакованың тууына 125 ел тулган булыр иде. 3 март көнне язучының юбилее уңаеннан Юлбат авылы китапханәсе балалар өчен әдәби сәгать үткәрде. Дәрҗия Аппакова балалар өчен генә язган. Балалар китапханәченең Бану исемле кызның балачагы турында сөйләгәнен тыңладылар һәм "Сөмбел" әкиятен укыдылар. Шулай ук язучының тормышы һәм иҗаты турында да белделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ел саен, мартның беренче чәршәмбесендә Бөтендөнья кычкырып уку көне үткәрелә. Юлбат авыл китапханәсе педагог һәм остаз елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган «Балалар китаплары битләрендә укытучы образы» республика акциясенә кушылды. Башлангыч сыйныфлар өчен "Без бергә укыйбыз, кычкырып укыйбыз” дип аталган кычкырып уку көне үткәрде. Барлык теләүчеләр дә үзләрен укучылар ролендә сынап карадылар. Укучылар укытучылар турында әсәрләрне кычкырып укыдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

 27 февраль көнне, Шәмәрдән мәдәният йортында «Гаилә тарихында Гасырлар кайтавазы - тарихта без эзлебез!» Республика шәҗәрәләре конкурсының муниципаль турында Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Тенеки һәм Йосыф-Алан авыл клубы  хезмәткәрләре Рахимуллиннар нәселе командасында катнаштылар. «Гаилә тарихында Гасырлар кайтавазы-тарихта без эзлебез!» муниципаль турының республика шәҗәрәсе фестивалендә Рәхимуллиннар гаиләсе 3 нче урынга лаек булды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25 февраль көнне Юлбат мәдәният йортында Юлбат авыл җирлеге үзешчәннәренең "Солдат һәм җыр һәрвакыт бергә" дип аталган концерты узды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Халыкара туган тел көне 21 февральдә билгеләп үтелә. Шул максаттан, 18 февраль көнне Юлбат авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тел - ул халык җаны» дигән фольклор сәгате үткәрделәр. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында чара кеше һәм җәмгыять тормышында телнең ролен күрсәтү, туган телгә һәм тугандаш халыклар теленә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Чара "Туган тел" җырын күмәк башкарып тәмамланды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International