ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

21 нче февральдә  Юлбат “Ромашка” балалар бакчасында  “Халыкара туган тел көне”  билгеләп үтелде.  Балалар дөньядагы телләр турында күп мәгълүмат алдылар, туган тел турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар. Туган телгә горурлык хисләре тәрбияләүне күздә тотып  уен-викторина уздырылды. Балаларга туган телнең кадерен белергә, аны яратырга кирәклеге турында төшенчә бирелде.
 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

 15 февральдә Тенеки авыл клубы һәм Юлбат авыл китапханәсе мөдирләре 1980-1982 елларда Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Галләмов Фердинант Равил улы гаиләсенә барып, "Әфганстан – йөрәк ярасы" дип исемләнгән очрашу сәгате уздырдылар. Әфган сугышы ветераны үзенең хезмәт иткән дуслары, солдат көннәре, сугыш кырында яшьлекнең ничек узуы турында сөйләде. Армия альбомыннан фотолар һәм медальләрен күрсәтте.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Шагыйрь - Муса Җәлилнең 117 еллыгына багышлап, 14 февраль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  "Муса Җәлил - герой шагыйрь» исеме астында шигырь кичәсе үткәрделәр. Аның шигырьләре, кинохроника кебек, Бөек Ватан сугышы дәһшәтләре турында сөйли. Чарада катнашучылар Ватан, тормыш, үлем турында һәм балалар шигырьләрен кычкырып укыдылар. Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең катлаулы биографиясе, аның иҗаты, данлыклы «Моабит дәфтәре» турында тыңладылар. Китап күргәзмәсе оештырылды,  язучының тормышы һәм иҗаты турында материаллар, аның әсәрләре тәкъдим ителде. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
февраль, 2023 ел
сишәмбе

13 февраль көнне, хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында, Юлбат төп мәктәбендә Абдуллаҗанов Гапделхәмид Мәннәф улы 2 нче ранг капитаны Татарстан Республикасының «Хәрби Диңгез флоты» ветераннар оешмасы рәисе урынбасары  белән очрашу булды. Кунаклар мәктәп тормышы белән танышып, музей эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Очрашу программасы Юлбат мәдәният йортында дәвам итте. «Экипаж –бер гаилә» дип аталган Хәрби-Диңгез флоты ветераннары ансамбленең концерт программасы тәкъдим ителде. Республика Ветераннар берлеге әгъзалары-ТР Диңгез флоты оешмасы һәм Саба районы филиалы әгъзалары Галиев Илдус Усман улы катнашучыларны якынлашып килүче 23 февраль бәйрәме һәм хәрбиләр өчен истәлекле дата -15 февраль, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне белән котлады. Әлеге чара кысаларында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы тантаналы рәвештә Россия гражданнарына, 7 сыйныф укучылары Ганиева Нәзилә һәм Сәйфуллин Миндиярга, паспортлар тапшырды. Марат Рәшит улы укучыларга Ватанын яратырга һәм хөрмәт итәргә, Россия Федерациясенең лаеклы гражданнары булырга өндәде.  Хәрби флот оешмасы  геройларның батырлыклары һәм диңгез флоты тарихы турындагы хәтерне саклауга аерым игътибар бирә. Чарада мәктәп укучылары, хәрби-диңгез флоты ветераннары катнашты. Мәдәният йортының ветеран хезмәткәре - Мансурова Сәрия Самат кызы  җылы теләкләрен шигьри юллар белән җиткерде. Очрашу тантанасы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәленә чәчәкләр салу һәм бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 12 февраль көнне Юлбат авылы бозында хоккей буенча Саба район чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта “Юлбат”, “Ястреб”, “Шекше”, «Мишәбаш”  командалары көч сынашты.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 15 февраль - Әфганстан территориясендә хәрби конфликтта катнашып, үз гомерләрен биргән кешеләрне искә алу көне. Шул уңайдан, 11 февраль көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре Әфган сугышы тарихына ул чорның кадрларын, тарихи белешмәләрне тыңлап һәм слайдларда карап кыскача күзәтү ясадылар. Әфган сугышы тәмамлануга күп еллар үтте. Совет сугышчылары үз бурычларын намус белән үтәделәр. Анда бик күп үлүчеләр, геройлар бар. Алар арасында 1982 елда Әфганстанда һәлак булган якташыбыз Тенеки авылында туып-үскән Харисов Илгизәр Тимершаех улы да бар. Әңгәмә барышында дуслары, сыйныфташлары, авылдашлары, укытучылары аның турында язган истәлекләрен укыдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10 февраль көнне, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Мәрҗән барлык зәвыкларга» дигән тарих сәгате үткәрделәр. Китапханә һәм мәдәният йорты мөдирләре энҗе-мәрҗән барлыкка килү тарихы һәм төрләре турында сөйләделәр. Чара ахырында хатын-кызларга йолдызнәмә билгесе буенча нинди таштан мәрҗән туры киләчәген белергә тәкъдим ителде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
февраль, 2023 ел
җомга

10 февраль көнне  Юлбат авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре  катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыелышның көн тәртибе түбәндәгечә булды:

1.Участок вәкаләтлесе Гилметдинов Д.Д.  чыгышы.

2. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин А.Р. чыгышы.

3. Урман участогы вәкиле Гайнетдинов А.С. урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күрү буенча чыгышы.

4. «Россельхозбанк» АҖ өстәмә офисы начальнигы Р. К. Билалова чыгышы.

5. Юлбат авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2022 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты һәм  2023 елга планнары.

6. Юлбат  авыл җирлеге башлыгы  Т.Р. Шәмсиевның 2022 елда эшләгэн эшләргә еллык отчеты һәм 2023 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.

7. 2022 елда гражданнар җыелышында әйтелгән тәкъдимнәрне, үтенечләрне һәм теләкләрне үтәү буенча отчет һәм 2023 елда гражданнарның тәкъдимнәрен һәм сорауларына җаваплар.

8. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгышы белән йомгак ясады. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2022 елда башкарылган эшләр, 2023 елга планнар турында җентекләп сөйләде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9 февраль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Татарстанның халык язучысы Фәнис Яруллинның туган көне уңаеннан «Җан авазы» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр. Фәнис Яруллин - гаҗәеп язмыш кешесе.  Ул бик күп шигырьләр, хикәяләр, повестьлар һәм әкиятләр язган. Аның әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителгән. Чарага "Ак калфак" клуб оешмасы әгъзалары чакырылган иде. «Түземнәр генә бәхеткә лаек»  дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды һәм әдәбиятка күзәтү ясалды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

7 февральдә, Татарстан Республикасы гербы көнендә, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Татарстан гербы - Дәүләт символы»  мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Катнашучыларга гербны кабул итү, аның тарихы, республикабыз турында сөйләделәр, истәлекле урыннар турында китаплар тәкъдим ителде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International