ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 7-14 февралендә Россиядә куркынычсыз Рунет атналыгы уза, ул Халыкара куркынычсыз интернет көненә (SaferInternetDay) туры китерелгән. 8 февраль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Балалар челтәрдә" Интернет-куркынычсызлык дәресе үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды белән бергә Дөньякүләм проект - әдәби марафон эшләп килә. Бу проектның максаты: татарча китаплар, әдәби әсәрләр уку гадәтен формалаштыру. Проект кысаларында 21 көн  татарча әдәби әсәр укырга һәм укылган әдәби әсәрләр, өзекне үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, медиафайллар өстәп, контакт челтәренә урнаштырырга кирәк. Әлеге әдәби марафонда Юлбат авыл китапханәсенең китап укучылары да актив катнашып киләләр. 7 февраль көнне Юлбат авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, “Китап – якты нур”дип исемләнгән  бик мавыктыргыч, эшлекле очрашу –әдәби сәгать үткәрдек. Марафонда катнашучылар укыган китаплары, шушы китапларның авторлары турында фикер алыштылар. Үзләренә ошаган китапларны бер-берсенә тәкъдим иттеләр,  укыган китаплардан иң кызык дип тапкан өлешләрен кычкырып укыдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

6 февраль көнне Юлбат мәдәният йортында ҖЧ «Юлбат» АХ җәмгыятененең еллык хисап җыелышы булды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
февраль, 2023 ел
җомга

30 гыйнвардан 4 февральгә кадәр Юлбат балалар бакчасында "Заманча әкиятләр" атналыгы уза. Атна дәвамында балаларның әкиятләр турында белемнәрен системалаштыру, камилләштерү, уй-фикерләү  сәләтләрен үстерү  һәм әкиятләрнең нинди мәгънә белдерүе турында белемнәрен тирәнәйтү күздә тотыла.                                                                                          

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 2 февраль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  «Сталинград батырлыгын искә алыйк!» дип исемләнгән тарих сагате үткәрделәр. Балаларны мөһим тарихи дата белән таныштырдылар, герой-Сталинград шәһәре, аны яклаучылар, сугышның тарихи фактлары, совет солдатларының дәһшәтле сугышы һәм батырлыгы турында сөйләделәр. Чара ахырында Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган «Сталинград» документаль фильмы тәкъдим ителде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

27 гыйнварда ел саен Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне (1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцимдагы нацистлар концлагере тоткыннарын азат иттеләр - хәзерге Польша территориясе). Бөтен дөньяда Холокост корбаннарын искә алган бу истәлекле көнне Юлбат мәдәният йортында яшь буынга геноцидның мәгънәсезлеген, рәхимсезлеген искә төшерделәр. Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре стена газетасын чыгардылар һәм «Онытырга хокук юк» дип исемләнгән мәгълүмат көне үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2023 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы өзелүгә 79 ел була. Бу көнне Россиядә Бөек Ватан сугышы барышында саклау тарихына һәм Ленинград блокадасы тарихына багышланган «Блокадалы икмәк» Бөтенроссия Хәтер акциясе уза. 27 гыйнварда Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Ленинград шәһәре блокадасын тулысынча бетерү көне» дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрделәр һәм акциягә кушылдылар. Акциядә катнашучылар блокадалы икмәк турында белделәр, символик икмәк кисәге һәм тасвирланган белешмә алдылар. Катнашучыларга авыр сугыш көннәре, Ленинград блокадасында яшәгән балалар, Ленинград укучысы Таня Савичева көндәлеге, аның гаиләсе һәм сугышка кадәрге тормышы, кызның якыннарын югалту һәм блокада вакытында ялгызы калуы турында сөйләделәр. Балалар игътибарына "Блокадалы Ленинград Геройлары һәм татарстанлылар блокадалы Ленинградта»-презентациясе тәкъдим ителде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Юлбат авыл китапханәсендә 2022 елның иң актив укучыларын сайладылар. Әлеге чара «Күбрәк укыйсың – күбрәк беләсең» исеме астында узды. Барлык актив укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара ахырында катнашучылар Татарстанның халык шагыйре һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты драматург Илдар Гафур улы Юзеевның  90 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган "Моң эчендә асылташ" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

4 гыйнварда Тенеки авыл клубында балалар өчен яңа ел бәйрәме узды. Тенеки һәм Йосыф-Алан авыл клубы, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балалар өчен «Чыршының яңа ел маҗаралары» дип аталган театральләштерелгән уен тамашасы әзерләделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30 декабрьдә Тенеки авыл клубында Йосыф-Алан авыл клубы мөдире белән берлектә "Яңа ел белән!" дип  исемләнгән бал-маскарад үтте.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International