ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2022 ел
җомга

29 декабрь көнне Юлбат мәдәният йортында Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5-9 сыйныф укучыларының яңа ел бәйрәме узды. Балалар матур номерлар, җырлар, биюләр әзерләгәннәр иде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 29 декабрь көнне Юлбат мәдәният йортында Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларының күптән көтелгән Яңа ел бәйрәме узды. Балалар конкурсларда катнаштылар, җырладылар, күңел ачтылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә җирлек башлыгы «Нэфис косметикс» АҖ тарафыннан әзерләнгән яңа ел бүләкләрен өләште.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бакчабызда Яңа ел бәйрәме гөрләп узды. Балаларыбыз Кыш бабай һәм Кар кызын сагынып көтеп алдылар.Алар шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, биеп кунакларыбызны сөендерделәр. ыш бабай изге теләкләрен җиткерде, бүләкләрен тапшырды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

20 декабрь көнне Юлбат авыл китапханәсендә мәдәният йорты, “Ак калфак” кызлары белән берлектә “Май канаты” ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

15 декабрьдә бөтен дөнья халыкара чәй көнен бәйрәм итә. Россиядә чәй күптәннән традицион һәм яраткан эчемлеккә әйләнде. 15 декабрьдә Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Чәй - ул ризык түгел. Чәй - ул аралашу» дип аталган түгәрәк өстәл оештырылды. Әңгәмә барышында чәй тарихы, төрле илләрдә чәй эчү традицияләре турында сөйләделәр, канатлы сүзләр, мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, чәй турында популяр җырлар башкардылар. Чара чәй эчү белән тәмамланды. Чара темасы буенча китап һәм тематик күргәзмә оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

10 декабрь көнне Юлбат авылында тантаналы рәвештә Саба үзәк район хастаханәсенең "Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча төзелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Ачылу тантанасында Саба районы Башлыгы Минниханов Раис Нургали улы, «Саба РҮХ» ДАССУ баш табибы Юсупов Марат Рафаэль улы, Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Талип Рәшит улы, шулай ук авыл халкы һәм кунаклар катнашты.

Яңа бина тулысынча заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Диспансеризация, медицина тикшерүләре, барлык кирәкле процедуралар үткәрергә мөмкинлек бирә.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
декабрь, 2022 ел
җомга

8 декабрь көнне Юлбат мәдәният йортында Саба районы А. Кәримуллин исемендәге китапханә хезмәткәрләре сумка-шоппер буяу буенча мастер-класс оештырдылар. Чарада Юлбат, Тенеки, Йосыф-Алан авылларының актив, иҗади яшүсмерләре һәм яшьләре катнашты. Чара башында китапханәчеләр сумканы ничек буярга, буяу бозылмасын өчен нинди нечкәлекләрен исәпкә алырга һәм озак саклансын өчен ничек киптерергә икәнен аңлаттылар. Катнашучыларның һәрберсе үз идеясын һәм  фантазиясен күрсәтте. Һәркем уникаль, стильле, ә иң мөһиме кабатланмас сүрәтле сумкага ия булдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

 25 ноябрьдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Сөйләшик әле, әни, бер...»  дип аталган әңгәмә очрашу үткәрделәр. Беренче күргәнебез-әни, без әйткән беренче сүз-әни. Ир кеше тормышындагы иң авыр сынаулар белән очрашканда да, ул әнисен искә төшерә. Без сезнең һәм балаларыгыз белән горурланабыз. Авылның мобилизацияләнгән егетләренең аналары белән аралаштык. Алар үз фикер-тәэсирләре, уллары, мобилизация турында язган шигырьләре белән уртаклаштылар. Әниләр турында җырлар җырланды, китаплардан патриотик шигырьләр укылды. Бу очрашу әниләрнең күңелен күрү, булышу максатыннан планлаштырылды. Кичә җылы, дустанә атмосферада чәй табыны артында тәмамланды. Авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. сәламәтлек, озын гомер һәм уллары белән тизрәк очрашуларын теләде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29 ноябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында, “Гаиләбез белән уку”- кычкырып уку оештырылды. Чара вакытында әниләр балалар белән бергә әсәрләрнең дөрес исемнәрен ачыкладылар, темалар буенча мәкальләр һәм әйтемнәр буенча белемнәрен күрсәттеләр, шигырьләр һәм хикәяләр укыдылар. Бу чара балаларга рәхәтләнеп күңел ачарга, ә ата-аналарга күптән укылган әсәрләрне искә алырга мөмкинлек бирде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International