Әдәби пикник - китаплы җәй өчен искиткеч идеяләрнең берсе. 19 август көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре туган як табигате киңлегендә «Китап, җәй һәм мин - дуслар» дип исемләнгән пикник оештырдылар. Табигатьтә балалар бик теләп тылсымлы әкиятләрне китаплардан һәм журналларының гаҗәеп битләрен карадылар. Чара барышында катнашучылар танылган татар шагыйре, прозаик, драматург-Рөстәм Миргалимнең бу көннәрдә 85 яшьлек юбилее булу уңаеннан биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Чарада катнашучылар шигырьләр укыдылар, табигатьтә хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Ачык һавада уку файдалы гына түгел, кызыклы да, уңайлы да. Китап һәм уеннар уку арасындагы тәнәфесләрдә, табигать тавышлары астында чып-чын пикник оештырдылар.
18 август көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балалар белән төрле һөнәрләргә багышланган «Әти-әниемнең һөнәре» дип исемләнгән ата-аналарның эш урыннары буйлап экскурсия үткәрделәр. Дөньяда меңләгән һөнәр бар. Без авылда иң мөһим һәм кирәкле һөнәрнең нинди булуын ачыкларга тырыштык. “Юлбат” авыл хуҗалыгы җәмгыяте ындыр табагында булдылар һәм авыл шартларында ашлыкны саклау, эшкәртү процессы турында мәгълүматларны формалаштыру максатларында ашлык эшкәртү өлкәсендәге һөнәрләр белән таныштылар. Балалар авылда хезмәтнең ничек башкарылуы турында күзалладылар. Чара барышында: җирне ничек эшкәртәләр, иген чәчәләр, уңыш җыялар, йорт хайваннары үрчетәләр, мал-туар өчен җылы биналар салалар, аларны карау турында әңгәмә үткәрелде. Кыр һәм ферма хезмәтчәннәре, аларның авыр, әмма мактаулы эше турында сөйләгәндә, авыл хуҗалыгы хезмәтенең гаять зур әһәмиятен аңладылар. Аш, ботка, котлетлар, ипи пешерүнең нидән әзерләнүе турында да әңгәмә уздырылды. Балалар үз өстәлендә күргәннәренең авылда үстерелүен аңлый башладылар. Авыл хезмәте бөтен кешене туендыра дигән нәтиҗә алар өчен кызыклы ачыш булды. Әти-әниләренең шундый мөһим кешеләр икәнен дә аңладылар. Балалар әти-әниләренең ындыр табагында, ашханәдә, фермада эшләүләрен күзәттеләр, машинаның ремонтын да карадылар.
17 август көнне мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре "Әдәби алан"-"Җәйге китапханә әдипләре"проекты кысаларында әдәби - танып-белү сәгате оештырдылар. Балалар җәйге китапханәне тәмамлап, социаль челтәргә куелган чираттагы биремнәрне үтәделәр. Эш нәтиҗәләре белән дә уртаклаштылар. «Җәйге китапханә» проекты белән эшләү дәвамында төрле язучылар белән таныштылар, аларның тормыш-көнкүрешләре, иҗаты турында бик күп яңалыклар белделәр.
1 июль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балалар өчен саф һавада әңгәмә "Әдәби кафе!" үткәрделәр. Балаларга китапханәче яңа китапларга күзәтү үткәрде, кыскача гына балалар язучылары һәм әкиятләре турында сөйләде.
30 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор, полиция майоры Котдусова Миләүшә Илдар кызы белән берлектә «Наркотиклар – балалар уены түгел» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Җәйге каникуллар дәвам итү сәбәпле, хокук бозулар, юлларда, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә дә кагылып үтелде. Әңгәмә җанлы диалог формасында узды, яшүсмерләр үзләрен кызыксындырган сорауларны актив бирделәр, үз фикерләрен әйттеләр һәм инспектор белән бергә хокукый һәм тормыш ситуацияләрен карадылар. Тематик күргәзмә оештырылды, буклетлар чыгарылды.
28 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Тенеки һәм Йосыф-Алан авыл клубы мөдирләре Саба үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Җәйге китапханә – 2022» дип исемләнгән балалар өчен үткәрелгән «Әдәби аланга сәяхәт» проекты кысаларында бәйрәм ачылышында актив катнаштылар. Бәйрәм тамашасы әкият геройлары-Убырлы, Шүрәле белән башланып китте. Убырлы һәм Шүрәле урлаган китапларны кире кайтару өчен Буратино белән балалар сорауларга җаваплар эзләделәр. Нолик төрле фокуслар күрсәтте, аның артыннан чарада катнашучылар зур кызыксыну белән күзәттеләр. Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елында, әлеге проект кысаларында халык уеннары уйналды, анда балалар актив катнаштылар, бүләкләр һәм тәм-томнар алдылар. Бәйрәмнең төп герое Зур китап, бәйрәм ахырында "Җәйге китапханә - 2022" ачылуын игълан әйтте. Балалар җәй өчен кирәкле уңай эмоцияләр һәм бик яхшы бәйрәм кәефе алдылар. Алар әле озак вакытлар бу искиткеч бәйрәмне искә төшерәчәкләр һәм күңелле итеп сөйләшәчәкләр.
21 июнь көнне, Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Бездә кунакта- табышмаклар» дип исемләнгән табышмаклар сәгате үткәрделәр. «Тапкырларга табышмак» китап күргәзмәсе һәм әдәбиятка күзәтү оештырылды.
23 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Балалар журналлары иле буйлап сәяхәт» - библиографик күзәтү үткәрделәр. Журнал битләрендә балаларга гаҗәеп һәм кызыклы дөнья ачылды. Чарада катнашучылар үткәннәргә сәяхәт кылдылар һәм вакытлы матбугатның тарихын белделәр. Нәрсә ул периодик басмалар, ни өчен журналлар укырга файдалы? Чара барышында «Ежик», «Мурзилка», «Развивалки», «Непоседа», «Салават күпере» балалар газеталары һәм журналларының күргәзмәләренә күзәтү үткәрелде. Балалар үзләре өчен бик күп кызыклы табышмаклар, ребуслар һәм викториналар ачтылар. Мәгълүмат дөньясында вакытлы матбугат әһәмияте турында белделәр. Юлбат мәдәният йорты китапханәсе балалар өчен бик бай вакытлы матбугат фондына ия. Кайбер журналларда QR-кодлар бар, алар онлайн-контентка керү мөмкинлеге бирә. Басмаларда QR-код куллану балаларның әлеге технологиягә кызыксынуы арта, алар Татарстан Республикасында цифрлаштыру елында яңа цифрлы чорда тормыш күнекмәләренә әзерләнә.
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көнендә Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Йосыф-Алан авыл клубы хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә иртәнге сәгать 4тә «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Митингта катнашучылар сугышта һәлак булган барлык кешеләр истәлегенә шәмнәр кабыздылар һәм бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Шулай ук «деньпамяти.рф» платформасында виртуаль «Хәтер шәмен» кабыздык. Бөек Ватан сугышында Җиңүне якынайткан һәм аңа кадәр яши алмаган Ветераннарга, Батырларга мәңгелек дан!