ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

1 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә, Халыкара китап көне кысаларында «Сезне  уку утравында маҗаралар көтә» дип аталган әдәби сәяхәт үткәрделәр. Балалар китаплары – ул тулы бер дөнья, иң кызыклы һәм серле китаплар-балалар китаплары. 2 апрель көнне Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Ганс Кристиан Андерсен барлык чорларның иң бөек әкиятчесе дип санала. Балалар бөек Г.К.Андерсен әкиятләре буенча әдәби сәяхәт ясадылар. Алар язучының тормыш юлы белән таныштылар, презентация-викторина ярдәмендә Андерсенның  әкият геройларын танып, сөйләп бардылдар. Г.Х. Андерсен әкиятләренә багышланган уен-квест балаларда күңелле җанлану уятты. Китаплар турында мәкальләр укыдылар, табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр. Һәр станциядә катнашучылар яңа биремнәр алдылар. Сәяхәт серле сандыктан хәзинә табу белән тәмамланды. “Балалар китабы көне белән” дигән китап күргәзмәсе куелды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
март, 2022 ел
дүшәмбе

27 март көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре көче белән "Нәүрүз" бәйрәменә зур һәм эчтәлекле программа әзерләнде, стенгазета, фотозона куелды. Чара кыш һәм яз арасындагы каршылыкны сурәтләүче театр инсценировкасы белән башланып китте. Бәйрәм барышында барлык теләүчеләр дә күңелле конкурсларда катнаштылар. Тамашачы кунаклар җырлар тыңладылар, көч һәм җитезлек буенча төрле ярышларда катнаштылар, коймак, ботка ашап, чәй эчтеләр. Күңелле җырлар, призлар белән мавыктыргыч ярышлар-болар барысы да бәйрәм атмосферасы һәм җыелучыларга яхшы кәеф тудырды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
март, 2022 ел
дүшәмбе

19 март көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшьләр белән «Терроризмга һәм экстремизмга –юк дип әйтик!» дип исемләнгән кисәтү кичәсе үткәрделәр.  Катнашучылар белән терроризм һәм экстремизм кебек куркыныч күренешләр турында фикер алыштылар. Яшьләр көтелмәгән хәлләр килеп туганда саклану, үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен әйбәт белергә тиешләр. Безгә хәвефсезлек чараларын тагын да камилләштерергә кирәк. Әледән-әле кабатланып торган хәвефле очраклардан һәркайсыбызга сабак аласы иде, чөнки бу очракта сүз барыбызның да иминлеге хакында бара.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
март, 2022 ел
чәршәмбе

4 март көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Тенеки авыл клубы белән берлектә, әбиләребезнең әзерләгән татар халык ашларының үзенчәлеген өйрәнеп, көндәлек табыныбызны милли ризыклар белән баету максатыннан, «Ак калфак» клубы әгъзалары белән «Тәмле табын серләре» дигән түгәрәк өстәл артында халык ашлары серләре белән уртаклаштылар. Төрле конкурслар үткәрелде, алар концерт номерлары белән үрелеп барды. Чара чәй өстәле артында тәмамланды. «Тәмле табын серләре» - китап күргәзмәсе, «Минем пешерү  серләрем» - тематик күргәзмә оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

25 февраль көнне Юлбат мәдәният йортында "Татавтодор" АҖ хезмәткәрләре "Җырлыйк әле" шоу-проекты кысаларында, искиткеч концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Турлар арасындагы тәнәфесләрдә җырладылар, биеделәр, шаярдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

21 февраль Халыкара туган тел көне. 19 февраль көнне Юлбат мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә “Горур телем” дигән фольклор сәгать үткәрелде. Чарада алып баручылар катнашучыларга туган тел, аның байлыгы һәм кабатланмас булуы, туган ягыбызның ничек кадерле булуы һәм ничек яшәүе, Татарстан Республикасында яшәүче халыклар, халык йолалары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. «Мәкальне төгәллә» дигән уен-викторина кызыклы булды. Чара азагында балалар «Әдәби Алан» проекты өстендә эшләделәр. «Горур безнең тел» - китап күргәзмәсе, «Халкымның күңел җәүһәрләре» - тематик күргәзмәсе оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22 февраль көнне, безнең катнашучыларны армия тормышы шартлары белән якыннанрак таныштыру максатыннан, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Армия чемоданы» дип исемләнгән очрашу-уен үткәрделәр. Тенеки авыл клубы мөдире жюри әгъзасы булды. Уен шартларын үтәү чара башланганчы ук башланды: командалар «Армия чемоданын» җыю өчен: фотографияләр, көнкүреш, ял предметлары һәм үз туганнарының вакытлы яки профессиональ хезмәт  үтү  өчен барлык кирәк-яраклар салырга тиеш иде. Бу өй эше биреме иде, ә иң кызыгын катнашучылар очрашу барышында күрсәттеләр. Бәйрәм концерт номерлары  белән үрелеп барды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

11 февраль көнне  Юлбат авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре  катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

5 февраль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Кошларга ярдәм итик» исемле экологик челленджга кушылдылар. Ел саен үткәрелә торган акция кошларны кышлату мәсьәләләренә җәлеп итүгә исәпләнгән. Узган чара кысаларында мөдирләр катнашучыларга бездә кышлаучы кошлар турында сөйләделәр. Моннан тыш, акциядә катнашучылар викторинада һәм кошлар өчен җимлекләр ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Кул астындагы материаллардан төрле җимлекләр ясауда бик теләп катнаштылар. Соңыннан алар барысы да мәдәният йорты территориясендә эленде, ә балалар көн саен төрле ризыклар (орлыклар, икмәк, ашлык) белән тулыландырырга сүз бирделәр. Китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү үткәрелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

31
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Студентлар бәйрәме уңаеннан, 28 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре студентлар өчен «Татьяна көне» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрделәр. Алып баручылар катнашучыларны бәйрәмнең тарихы һәм аның традицияләре белән таныштырдылар. Катнашучылар конкурс-уен программасына җәлеп ителде. Студентлар тормышы турында викторина сорауларына җавап бирделәр һәм хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Чара дискотека белән тәмамланды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International