16 октябрьдә Бөтендөнья Икмәк көне билгеләп үтелә. Икмәк-кешенең тормыш, сәламәтлек һәм иминлек символы. Ул башка продуктлар арасында аерылып тора, өстәл башына куела, туендыручы булып санала. Тенеки авыл клубында 16 октябрьдә узган чара «Икмәк - табын кояшы» бәйрәме нәкъ менә шул темага багышланган иде. Чарада икмәк, кеше тормышында әһәмияте, икмәккә сакчыл караш турында сүз барды.
16 октябрь - Бөтендөнья Икмәк көне уңаеннан Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Икмәк — бөтен нәрсәгә баш» - дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр.
Юлбат авыл җирлегендә бюджет учреждениеләре «Урманны саклыйк – 2021» табигатьне саклау акциясе кысаларында агач утыртуда катнашты.
9 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре язучы Е.Чарушинның тормышына һәм иҗатына багышланган "Балачактан таныш язучы" дип исемләнгән чара үткәрделәр.
5 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән үз куллары белән укытучылар көненә открыткалар әзерләделәр.
1 октябрь көнне Тенеки авыл клубында ветераннар өчен "Өлкәннәр - алтын канат!» исемле тугәрәк өстәл артында очрашу кичәсе утте.
2 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре, Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары, Юлбат төп белем бирү мәктәбе укучылары һәм үзешчәннәр белән берлектә "Яшәгез Сез, мәңге яшь булып” дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырдылар.
22 сентябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре яшь хуҗабикәләр өчен: "Кабак кына димәгез..." исемле мастер-класс үткәрделәр.
14 сентябрь көнне, безнең авылда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миннеханов, Газпром трансгазы Казан җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм Сәүдә Министрлыгы катнашында истәлекле вакыйга үтте. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча Вольфсон И. С.: күп балалы гаиләләргә бүлеп бирелгән җир участогында йортларга газ җибәрделәр.
Туган телләр һәм милли бердәмлек елында без республика территориясендә халыкларның күптөрлелеген һәм тыныч яшәвен чагылдырган иллюстратив материаллар тәкъдим итәргә теләдек, һәм 14 сентябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Без төрле, ләкин без бергә" исемле стенгазетасы чыгардылар.