11 сентябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре һәм авыл фельдшеры белән берлектә мәктәп укучылары өчен «Бөтендөнья беренче медицина ярдәме күрсәтү көне -«Шәфкать туташы»дигән сәламәтлек сәгате үткәрелде.
2021 елның 11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне билгеләп үтелә. Аның максаты - хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү, алкоголизмга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.
Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре «Мавыктыргыч Татарстан»-дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Балалар белән Татарстан буенча мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр, республикабызның тарихы,төрле халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштылар, фикер алыштылар.
3 сентябрь-терроризмга каршы көрәш көне.Террорчылык һәм эктремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим.Шуңа күрә дә террорчылык чагышларына юл куймау өчен чаралар күрү-һәркемнең бурычы Бу көннәрдә мәктәпләрдә, китапханәләрдә төрле чаралар үткәрелеп бу афәтнең ни дәрәҗәдә кешелеккә куркыныч икәнен тагын бер кабат исбатлыйлар. 3 нче сентябрь көнне Юлбат мәдәният йорты мөдире Юлбат төп белем мәктәбендә яшүсмерләр белән “"Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне ” дигән исемдә мәгълүмат сәгате уздырды.
18 август көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен уен бәйрәме оештырдылар: "Сау бул, Җәй, Сау бул, каникуллар!", җәйге уку залын ачык һавада ябуга багышлап.
Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балалар һәм ата-аналар белән берлектә Казан шәһәренә экскурсиягә бардык : "Ямьле Казан-Шәһри Казан".
Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 2002 елда барлыкка килгән Бөтендөнья мәчеләр көненә багышланган «Минем ягымлы һәм назлы җәнлегем» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр.
Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы уңаеннан, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Саба шагыйрьләре» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрделәр.
Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Тенеки авыл клубы белән берлектә «Әбием әкиятләре»дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
августта Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре уен- дәрес үткәрделәр -"Светофорның кирәк өч сүзе" темасына. Чара Халыкара светофор көненә багышланды.