ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

 Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре яшьләр белән бәйрәмнең барлыкка килү тарихын искә төшерделәр, мәдәният йорты территориясендә эшләделәр һәм дискотека оештырдылар. Барысы да яхшы кәеф белән һәм тагын шундый җылы кичә үткәрергә теләк белән кайтып киттеләр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тенеки авыл клубы мөдире менә шушы гореф-гадәтне яңартып, “Капка төбе” дип аталган чара оештырды. Кич утыру өчен клуб территориясе капка төбе итеп әзерләнде, фотозона да бар иде. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре хикәя ярдәмендә «Вакытлар артында исемнәр, исемнәр артында тарих " дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

23 июнь көнне иртәнге 04:00 сәгатьтә Юлбат авыл мәдәният йорты , китапханә Й-Алан авыл клубы хезмәткәрләре , авыл җирлеге башлыгы Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар обелискы янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Хәтер көне» акциясенә кушылдылар. Чара сценарий буенча шигырьләр уку, чәчәкләр салу һәм бер минут тынлык белән узды. Бөек Ватан сугышында Җиңүне якынайткан, әмма аңа кадәр яшәмәгән ветераннарга ,батырларга мәңгелек дан һәм хөрмәт.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты , китапханә, Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре "Хәтер шәме" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. «Хәтер шәме» акциясе, беренче чиратта, Бөек Ватан сугышы тарихын үсеп килүче буынга җиткерүгә юнәлтелгән. Безнең ата-бабаларыбызның батырлыклары үрнәкләре яшь буында аларның Россия тарихына, Ватанны саклаучыларның батырлыгына һәм үз-үзләрен корбан итүгә мөнәсәбәтен формалаштырырга тиеш.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19 июнь көнне Юлбат авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре , китапханәче,Тенеки, Йосый-Алан авыл клублары һәйкәл янында "Без сезнең исемнәрегезне хәтерлибез" дип исемләнгән тематик чара үткәрделәр . 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре Әтнә районында Калатау җирлегендә урнашкан "Изгеләр чишмәсенә" ( "Әүлиәләр зиратына ") "Ак калфак" берләшмәсенә  йөрүче апаларыбыз белән сәяхәт кылдык.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Петр I тууына 350 ел тулуга багышланган чаралар циклы кысаларында Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Бөек исемнәр " дип исемләнгән презентация күрсәттеләр. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

          13 июнь көнне Юлбат авыл җирлегендә "Сабантуй" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм Юлбат авыл мәдәният хезмәткәрләре , китапханәче , Йосыф–Алан һәм Тенеки авыл клублары хезмәткәрләре , авыл җирлеге үзешчәннәре,  «Юлбат урта  мәктәбе» укучылары белән берлектә әзерләнгән концерт программасы белән башланып китте. 

       

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10 июнь көнне Юлбат авыл мәдәният хезмәткәрләре , китапханәче җирлек башлыгы белән берлектә "бирнә җыю" дип исемләнгән Сабантуйга бүләкләр «бирнә җыю»оештырдылар.Авыл халкы үзләренең юмарт бүләкләрен, балаларга тәм - томнарын чыгардылар. Җылы сүзләр, иминлек, уңышлы ел теләкләре яңгырады. Җыентыкчылар һәркемгә күңелле җырлары белән рәхмәтләрен белдерделәр, бәйрәм чарасына җәлеп итеп, Сабантуйга чакырдылар. Күңелле, бай бәйрәм булды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International