ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2021 ел
сишәмбе

Юлбат авыл китапханәсендә «Китап һәм китапханә» - библиографик дәрес үткәрелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Балаларның танып – белү кызыксынуларын һәм иҗади эшчәнлеген активлаштыру, дәүләт бәйрәмнәренең барлыкка килү тарихы белән танышу, хезмәт һәм хезмәт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан, 1 май көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Яз һәм Хезмәт Бәйрәме»дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрделәр. Китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Юлбат авыл мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р «Бөек Ватан сугышы геройлары каберләренә «Бабайга-Җиңү өчен рәхмәт» дигән чара-Акция үткәрделәр. Акциянең төп максаты - "нәрсә дә булса яңа буыннарга омтылу, кешелек тарихында иң куркыныч сугышта кем һәм нинди югалтулар белән җиңү яулаган, без кем белән горурланырга тиеш, кем турында истә тотарга тиеш". Акция "Бабамның җиңүе-минем җиңү", «Мин хәтерлим! Мин горурланам!": «Без-Бөек Җиңү варислары!", "Бабайга Җиңү өчен рәхмәт! чаралар һәм башкалар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Йосыф-Алан һәм Тенеки мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә чакырылган шагыйрә Ильмира Гыймаева белән «Гомер тавы»дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды, моңа аудиториянең гадәти булмаган ихласлыгы һәм ачыклыгы ярдәм итте. Шагыйрә бик оста итеп шигырьләр укыды, үз шигырьләренә язылган җырларын да җырлады. Аның шигырьләрен чара кунаклары бик матур итеп укыдылар, шулай ук Ильмира Гыймаева язган җырларны башкардылар. Һәр катнашучы авторга яңа иҗади үрләр яулауларын, матур якты образлар һәм яңа идеяләр булдыруларын теләде. Чара ахырында авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р һәм мәдәният йорты, авыл клублары һәм китапханә хезмәткәрләре язучыга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, алга таба да хезмәттәшлек итүләрен теләделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Юлбат авыл җирлегенең барлык оешмаларында территорияләрне чистарту буенча өмә оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 26 апрель көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Бөтен буынга кадерле шагыйрь" дип исемләнгән әдәби-музыкаль шигырь сәгате оештырдылар, анда балалар Тукай шигырьләрен кызыксынып тыңладылар, аның әкиятләреннән өзекләр сәхнәләштерделәр."Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Чара тәмамланганнан соң барысына да бүләкләр тапшырылды.

   

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Юлбат мәдәният йорты,  китапханә  хезмәткәрләре Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерудә катнашкан авылдашларыбыз Нурмый абый Хафизов һәм Ганиев Альберт  белән "Чернобыль кайтавазы" дип исемләнгән хәтер сәгате уткэрделәр. Авария һәм аның нәтиҗәләрен бетерүдә йөзләгән мең янгын сүндерүче,   

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

19 апрель көнне Юлбат авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Табышмаклар белүчеләре»дип исемләнгән мәдәни клуб үткәрде. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16апрель көнне мәдәният йорты хезмәткәрләр,китапханәче “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүчеләр белән берлектә “Үз- үзеңә массаж” исеме астында түгәрәк өстәл үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Калатау авылында яшәүче Фәттәхов Зиннур Борхан улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Юлбат авыл җирлеге башлыгы Т.Р. Шәмсиев Россия Президенты котлавын тапшырды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International