ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Юлбат авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәре белән берлектә  “Космонавт – кыюлар һөнәре”дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шушы уңайдан Юлбат авыл китапханәчесе  авыл фельдшеры белән берлектә  “Сәламәтлекне сатып алып булмый” темасына әңгәмә үткәрделәр. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Юлбат мәдәният йортында китапханә белән берлектә  кошлар көненә багышланган “Исәнмесез кошкайлар” – танып- белү сәгате үткәрелде. Әлеге чараның максаты балаларны кошлар белән якыннанрак таныштыру, кошларның безгә кирәклеген аңлату, кошлар турында китаплар белән таныштыру. Укучыларга кошлар турында, аларның кеше тормышында зур роль уйнауларын сөйләнде. Балалар  кошлар турында викторинаның сорауларына бердәм җавап бирделәр,табышмаклар чиштеләр.  “Кошлар” китабын карап, кызыклы җирләрен кычкырып укыдылар.Соңыннан “Канатлы дусларыбыз”дип исемләп рәсем бәйгесе үткәрелде. «Кошлар безнең канатлы дусларыбыз»- китап күргәзмәсе куелды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Юлбат мәдәният йортында китапханә белән берлектә ,язгы каникул көннәрендә балаларның ялын кызыклы һәм файдалы үткәрү максатыннан, “Укы,уйла эзләп тап,йөз сорауга йөз җавап”-дип исемләнгән төрле өстәл уеннары оештырылды. Өстәл уеннары уйнап, башларны эшләтәбез,дуслыкны ныгытабыз. Бергә уйнау балаларда татулык,бер- береңә ярдәмләшү,матур итеп аралаша белү күнекмәләрен үстерә.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
март, 2021 ел
җомга
22 март көнне "Укучылар өчен мәдәният", "Культпоход" блогы федераль проекты кысаларында, Юлбат авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән мәдәни көндәлек биремнәрне үтәделәр. Шулай ук «Казан» китабы битләре буйлап сәяхәт үткәрелде. Укучыларга Казан шәһәренең иң күренекле һәм күренекле урыннары белән таныштырылды.
Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2021 елның 21 март көнендә Юлбат мәдәният йорты территориясендә кыш озату - "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән тамаша күрсәтелде, Юлбат авыл җирлеге, "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиясе оешмалары, Юлбат төп мәктәбе белән берлектә урамда пешерелгән ботка һәм коймаклар белән өстәлләр әзерләделәр. Юлбат халкы автив рәвештә уеннарда катнашты һәм күңелле итеп ял итте.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20 март көнне Юлбат мәдәният йорты , китапханә,Йосыф-Алан клуб  хезмәткәрләре Йосыф -алан авылы клубында якташ шагыйрәбез, өч китап авторы  Илмира Гимаева белән “Дусларым- шигырьләрем” дип исемләнгән  әдәби музыкаль кичә үткәрде. Һәр китабына аерым тукталып,тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар алып, шигырь укып,җырлап үтте шигырь кичәсе. Бик җылы,тәрбияви очрашу булды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19 март көнне Юлбат авыл китапханәсе клуб белән берлектә балаларны әүвәл заманнарда уздырыла торган бәйрәмнәр белән таныштырды.Ул чорларда да заманына күрә үз бәйрәмнәре,күңел ачулары булган.Шуларның берсе-Нәүрүз бәйрәме.Балаларга  шушы бәйрәм турында ,нинди тәртиптә уздырылуы турында сөйләп үтелде.Соңыннан балалар белән, авылда үтәчәк Нәүрүз бәйрәмендә “Карга боткасы” пешерү өчен, өйдән-өйгә йөреп дәрә җыйдык. Балалар халыкны  бәйрәмгә чакырдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
март, 2021 ел
җомга

18 март көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Сугыш хатын – кыз йөзе түгел” проекты кысаларында хәтер сәгате үткәрделәр. Чара барышында сугыш елларында авылыбызда авыр хезмәт башкарган хатын-кызлар турында әңгәмә барды. Аларның батырлыкка тиң булган, җиңүне якынайту өчен эшләгән эшләре турында укылды. Чараны уздырганда “Кыз- әбиләр” китабыннан өзекләр һәм тыл ветераннары турында тупланган папка кулланылды. «Истәлекләр калсын күңелдә»дип исемләнгән тематик күргәзмә тәкъдим ителде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
март, 2021 ел
сишәмбе

15 март көнне Юлбат   мәдәният  йортында,  китапханә  белән берлектә  үзебез сәхнәләштергән “Табылдык” пьесасы авторы Рәмзия Хөсәенова белән очрашу-кичә үткәрелде. Очрашуда Рәмзия Хөсәенова бик матур чыгыш  ясап, “Табылдык”ларга матур теләкләрен  җиткерде. Залдан кызыксындырган сорауларга  Рәмзия ханым бик теләп җавап бирде. Рәмзия Хөсәенова  иҗатына сокланмый  мөмкин түгел. “Өзелмәсен кайтыр юлыгыз! ”дигән китап авторы да ул. “Табылдык”ларга матур теләкләрен язып, китабын бүләк итте. Видеоязманы карап, бергә, бераз гына “Чаганлы”да яшәп кайттык. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International