ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

Юлбат авыл җирлегендә 80/20 программасы буенча йортлар төзелеше дәвам итә. Йортларның эчке эшләре эшләнә. Төзелешне ПМК Мелиорация ҖЧҖ һәм “Кристал” ҖЧҖ башкара.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
март, 2021 ел
җомга

Татарстан тарихы  белән танышу максатыннан 12 март көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Татарстан – туган җирем" дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Китапханәче балаларны республикабызның тарихы белән таныштырды. Балалар башкалабыз, аның истәлекле урыннары турында күп яңалыклар белделәр һәм туган якны өйрәнү өлкәсендә булган белемнәрен тулыландырдылар. Соңыннан балалар «Мавыктыргыч Татарстан» китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
март, 2021 ел
сишәмбе

8 март көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, "Ак калфак" клубы әгъзалары белән берлектә, "Тәмле табын серләре" дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрделәр. Чара барышында милли ризыклар әзерләү серләре белән уртаклаштылар. Төрле уеннар, конкурслар үткәрелде. Чара ахырында түгәрәк өстәл артында чәй эчү оештырылды, анда халык җырларын искә төшерделәр һәм бергәләп башкардылар. «Ак калфак» та катнашучыларның берсе Халикова Мәрзия Гатаулла кызы үзенең шигырьләрен укыды. Чара темасы буенча китап күргәзмәсе оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5 март көнне, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Юлбат авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан «Ягез әле, кызлар" дип исемләнгән конкурс - уен программасы үткәрелде. Әлеге чарада 1-2-3-4 сыйныф укучылары катнашты. Чара темасы буенча китап күргәзмәсе оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

"Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел" дигән социаль-гуманитар проект кысаларында уздырылучы чаралар һәм ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатларыннан торучы "Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсенең беркетмәсен үтәү максатыннан, Юлбат авыл җирлегендә хатын-кыз тыл ветераннары 8 март бәйрәме белән тәбрикләнде. Бүләк пакетларга иганәче "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесе булды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Балаларның иҗади сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен, танып-белү һәм сөйләм активлыгын үстерү, сүзлек запасын киңәйтү, халык иҗатына мәхәббәт, бер-береңә карата яхшы хисләр тәрбияләү, китапка карата һәм әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, балаларның халык әкиятләре турында күзаллауларын тирәнәйтү, әкият аша әхлакый тәрбияләү максатыннан, 3 март көнне Юлбат авыл китапханәсе 2 сыйныф укучылары белән «Тынычлык һәм татулыкка әкиятләр аша: туган телдә халык әкиятләре укыйбыз» дигән Бөтенроссия акциясендә катнашты. Балалар Татарстанның төрле халыкларының әкиятләрен туган телдә укыдылар һәм «Сер тотмас үрдәк» дип аталган әхлакый әкиятне аңларга тырыштылар. Чара ахырында тематик китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

21 февраль - халыкара туган тел көне. Шул уңайдан, 19 февраль көне, Юлбат авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә өлкәннәр белән “Әткәң–әнкәң телен белсәң, адашмассың кайда да...” – фольклор сәгате үткәрелде. Туган тел көне турында сөйләнде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Язучыларыбызның телләр турында язган сүзләре һәм шигырьләре кычкырып укылды. Өлкәннәребез туган тел турында үз фикерләрен әйтеп, мисаллар китерделәр. Чара бик эчтәлекле һәм җанлы үтте,  чыгышларга бай булды. Ахырдан кичә Туган тел җыры белән тәмамланды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23 февраль көнне  Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсендә, 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, төрле сыйныфта укучы ир балалар арасында “Армиядә бер көн” дигән  конкурс – уен үткәрелде. Малайлар армия хезмәтен чагылдырган  конкурста катнаштылар. Кичә ахырында бәйрәм белән котлап, һәр катнашкан уенчыга бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
февраль, 2021 ел
шимбә

 19 февраль көнне Юлбат “Ромашка” балалар бакчасында,  тәҗрибәләр аша әйләнә-тирәне өйрәнү темасы астында, тәрбиячеләрнең  район семинары булып узды. Тәрбияче Каримова Г.Ф. 3-4 яшьлек балалар белән “Диңгезгә сәяхәт”, тәрбияче Рахимуллина Р.Х.  5-7 яшьлек балалар белән  “Ел фасыллары алмашы” темасына ачык эшчәнлекләр күрсәттеләр. Балалар һәм тәрбиячеләр белән берлектә “Аулак өй” күренеше күрсәтелде. Семинарда район мәгариф  бүлеге методисты Гумерова Л.М. чыгыш ясады. Явлаштау  “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе Багутова Н.М. “Күңелле атна” дидактик уены, Мичән  “Каенкай” балалар  бакчасы тәрбиячесе  Загидуллина А.Ф. ИКТ технологияләре кулланып  эшләнгән  уеннар тәкъдим итте.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

16 февраль көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә герой – шагыйрь М.Җәлилгә - татар шагыйренә багышланган «Муса Җәлил – балаларның дусты» дип исемләнгән шигырь сәгате үткәрделәр. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, аның батырлыгы турында сөйләделәр. Чара барышында укучыларны китап күргәзмәсе материаллары белән таныштырдылар һәм тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International