ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

13 нче февраль көнне Тенеки авыл клубында Юлбат мәдәният йорты, китатханә белән берлектә “Әфган кайтавазы” дип исемләнгән батырлык сәгате үтте.  Әфганстан сугышын яктыртып китап күргәзмәсе куелды. Әфганстан һәм Чечня сугышында  катнашкан егетләр турында әңгәмә үткәрелде. 1964 елда туган,1982 елның 31 октябрендә Әфганстанда һәлак булган Юлбат авыл җирлегендә урнашкан  Тенеки  авылы егете  Илгизәр Харисов турында сөйләнде. Аның турында авылдашлары, сыйныфташлары, укытучылары язган  истәлекләр укылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

11 февраль көнне Юлбат авыл китапханәсе 3 сыйныф укучылары (җитәкчесе Фирая Фаруковна) белән "Халыклар дуслыгы" дип исемләнгән толерантлык дәресе үткәрде. Максат: милли аермаларга карата толерант, гуманлы мөнәсәбәт һәм хөрмәт тәрбияләү, мәдәни хезмәттәшлеккә, патриотизмга омтылыш тәрбияләү. Яшь китап укучылар дөнья халыклары әдәбияты һәм әкиятләре белән таныштылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
февраль, 2021 ел
җомга

12 февраль  көнне Юлбат авыл җирлегендә халык җыелышы булып узды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Юлбат авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә язучы Фәнис Яруллинның туган көне уңаеннан “Түземнәр генә бәхеткә лаек...” дип исемләнгән әдәби сәгать үтте.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Калатау авылында яшәүче Фәттәхова Сания Нуретдин кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Юлбат авыл җирлеге башлыгы Т.Р. Шәмсиев Россия Президенты котлавын тапшырды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5 февраль көнне Юлбат авыл мәдәният йорты, китапханә һәм авыл фельдшеры Халыкара куркынычсыз интернет көне уңаеннан «Сәламәт булсаң –бай буласың» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвеше турында белем формалаштыру; коллективта үзара хезмәттәшлек күнекмәләрен ныгыту. Балалар фельдшерның сорауларына җавап бирделәр һәм сәламәт яшәү рәвеше турында лекция тыңладылар. Глобаль интернет өлкәннәр өчен генә түгел, балалар өчен дә күп кенә эшләрдә төп ярдәмчегә әверелә. Биредә алар кирәкле мәгълүмат эзлиләр, китаплар укыйлар, уйныйлар, аралашалар. Интернет челтәрендә куркынычсызлыкны ничек тәэмин итәргә? Чара барышында укучылар бу сорауга җавап таптылар. Балалар танып-белү викторинасында катнаштылар, бердәм рәвештә сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр искә төшерделәр, «зарарлы», «файдалы» уенын кызыксынып уйнадылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

29 гыйнвар көнне,  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Юлбат мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан язучы, драматург, сценарийлар авторы,  ТР атказанган сәнгать эшлеклесе,  ТР язучылар ,  РФ театр әһелләре берлекләре әгъзасы Мансур Аяз улы Гыйләҗевка багышланган мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада язучының тормышын, иҗатын, гаилә тарихын чагылдырган презентация тәкъдим ителде. Авторның китапларына, аның турында язылган журналлардан күргәзмә куелып, күзәтү ясалды. "Рәхәт яшибез" дип исемләнгән сатирик комедиясеннән өзекләр укылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Юлбат авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, 1 сыйныф укучылары өчен "Китап – белем чишмәсе» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара барышында туган телнең әһәмияте турында сөйләделәр. Шулай ук викторина үткәрелде, анда туган тел турында бик күп мәкальләр яңгырады. "Китап – якын сердәш ул" дигән китап күргәзмәсе һәм әдәбиятка күзәтү оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тенеки авылында яшәүче Муллиева Сания Муллый кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Юлбат авыл җирлеге башлыгы Т.Р. Шәмсиев Россия Президенты котлавын тапшырды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсенең 23 нче гыйнвар планы нигезендә,   студентлар көне уңаеннан, танып-белү бәйгесе үткәрелде. Чараның тематикасы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Кичәге, бүгенге һәм булачак студентлар  бәйге барышында үзләренең белемнәрен барлап, зирәклекләрен һәм  тапкырлыкларын исбатлап,  күп төрле биремнәрне үти алдылар. Бер сорау да җавапсыз калмады. Чара бер сулышта, күңелле, эшлекле мохиттә үтте.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International