ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

17 гыйнварда бөтен дөньяда «Балалар уйлап тапкан әйберләр көне» билгеләп үтелә. Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 2021 елның 17 гыйнварында "Балалар уйлап тапкан әйберләр көне» дип исемләнгән уен программасы уздырды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Юлбат авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе планы буенча 10 нчы гыйнвар көнне  "Яраткан китап битләре буйлап" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Чараның максаты: нәфис сүзгә мәхәббәт тәрбияләү, китап укуга кызыксыну уяту. Чара ахырында "Әдәби алан" проектында актив катнашучыларны бүләкләү булды. Проект Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9 январь көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Төрле төстәге кино дөньясы» дип исемләнгән танып-белү программасы үткәрделәр. Чара мультфильмнар дөньясына багышланган иде. Балаларны мультипликацион фильмнар барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Чара барышында балалар мультвикторина сорауларына җавап бирделәр, шулай ук мультфильм геройлары турында табышмаклар чиштеләр. Программа ахырында балалар «Куркынычсызлык әлифбасы» буенча видеороликлар карадылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8 гыйнвар көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе «Кышкы патшалык» дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Балалар кышкы табигатькә сокланып, рәхәтләнеп уйнадылар: чанада һәм тимераякта шудылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
гыйнвар, 2021 ел
җомга

7 гыйнвар көнне Юлбат авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре,  китапханәче ел укучыларын барлады. Иң күп китап укучыга, иң күп китап укучы гаиләгә, өлкәннәр һәм яшьләр арасында иң күп китап укучыларга бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6 гыйнвар көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Битлек, мин сине беләм!» дип исемләнгән дискотека оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

5 гыйнвар көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Кар бабайда кунакта» дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

3 гыйнвар көнне Тенеки авыл авыл клубы мөдире балалар белән "Урра, кышкы каникуллар!" дигән темага уен программасы уткәрде. Уен программасы балаларда кызыксынучанлык, активлык, эмоциональ ярдәмчеллек кебек сыйфатларны үстерүгә юнәлдерелгән һәм Яңа ел тематикасына бәйле  булган уеннар уткәрде. Балалар уеннарда актив катнаштылар: бозда шуу, кем тизрәк карны капчыкка җыя, иң югары туп һәм башка бик күп уеннарда катнаштылар. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар һәм татлы призлар һәм «Кар кызы»нан бүләкләр алдылар.

 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30 декабрь көнне Тенеки авыл клубы мөдире авылы халкы белән берлектә яңа 2021 нче ел уңаеннан “Без Яңа елны каршылыйбыз!” дип аталган бал-маскарад  үткәрде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә 31 нче декабрьдә «Яңа ел кәефе» дип исемләнгән бию - күңел ачу программасы үткәрде. Күңелле Яңа ел конкурслары һәм уеннарыннан, җыр-биюләрдән, шигырьләрдән һәм, әлбәттә, традицион әйлән-бәйләннән торган күңел ачу программасы барлык катнашучыларның кәефен күтәрде. Барлык катнашучылар да бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алып, бер-берсен Яңа ел белән котлап, бу бәйрәмне гаилә белән каршылау өчен таралыштылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International