ЯҢАЛЫКЛАР


4
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

31 декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты Кыш бабае һәм Кар кызы Юлбат Тенеки авылында яшәүче гаиләләрне Яңа ел белән тәбрикләде. Һөнәрләрен  күрсәткән һәрбер балага Кыш бабай бүләкләр тапшырды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30 декабрь көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә коллективы «Яңа ел белән!" дип исемләнгән яңа ел тамашасы үткәрде». Бәйрәм дәвамында кызыклы конкурслар һәм уеннар үткәрелде. Кунаклар гаиләләре белән конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм чарасы кызыклы һәм бай эчтәлекле булды. "Юлбат» АХП ҖЧҖ директоры Садыков А.Р., Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. котлау сүзләрен җиткерделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Юлбат авылында 80/20 программасы буенча йорт төзелә башлады. Төзелешне җаваплылыгы чикләнгән “Мелиорация” ПМК җәмгыяте башкара.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Калатау авылында 80/20 программасы буенча йорт төзелеше дәвам итә. Йортның эчке эшләре эшләнә. Төзелешне "Кристал" ҖЧҖ башкара.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Юлбат “Ромашка” балалар бакчасында яңа ел бәйрәме гөрләп узды. Кунакка әкият геройлары да килгән иде. Балалар күңелле уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Ә Кыш бабай балалар бакчасы белән бәйрәмгә кадәр үк таныша башлаган иде инде. Ул бу атнада һәркөнне килеп яңа мәйданчыгыбызны, кар сыннарын, балаларның бәйрәмгә әзерләнүен күзәтеп йөрде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Юлбат авыл җирлегендәге оешма-предприятияләр яңа елны каршыларга әзерлек эшләре алып бара. Биналар гирлянда утлары, рәсемнәр белән бизәлә, кардан сыннар ясала.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

22 декабрь көнне Тенеки  авыл клубында Олы Кибәче авыл җирлеге үзешчәннәренең "Буыннар чылбыры" концерты булды. Концерт программасы бик эчтәлекле һәм бай иде, тамашачылар һәрбер чыгышны көчле алкышларга күмде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22 декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсенең планы нигезендә "Ач, шигьрият, серләреңне" дип исемләнгән шигърият сәгате үтте. Чара матур, тылсымлы, барлык әкияти вакыйгаларга бай ел фасылы - кышка багышланды. Балалар белән берлектә яратып укыла торган шигырьләр кабатлап укылды, җырлар да искә төшерелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

15 декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты, авыл китапханәсе белән берлектә, «Якты чырай – такта чәй» дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрделәр. Чара барышында чәйнең составы, төрләре, чәй әзерләү серләре, чәйнең файдасы, халык арасында әлеге табигать бүләге турында дөреслеккә туры килмәгән бик күп уйдырмалар турында сөйләшү алып барылды. Чәй турында мәкальләр, әйтемнәр барланды, җырлар искә төшерелде. Чәй көненә багышланган кичә халкыбызның матур гореф-гадәте -  чәй эчү белән тәмамланды.  Чара темасы буенча китап күргәзмәсе оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Калатау авылында 80/20 программасы буенча йортлар төзелеше дәвам итә. Төзелешне "Кристал" ҖЧҖ башкара.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International