ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

3 декабрь көнне Юлбат авыл мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре һәм сыйныф җитәкчесе 3 сыйныф укучылары өчен Билгесез солдат көненә багышланган "Яшь сугыш геройлары" дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Әлеге чараның төп максаты һәм бурычлары: укучыларга Бөек Ватан сугышы вакытында күрсәткән батырлыклар турында сөйләү, патриотизм хисе, югары әхлакый сыйфатлар, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, ил тарихын өйрәнү. "Герой-пионерлар» китабына күзәтү үткәрелде, чара темасы буенча китап күргәзмәсе оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Калатау авылында 80/20 программасы буенча йортлар төзелә башлады. Төзелешне "Кристал" ҖЧҖ башкара.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Саба районы, авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында Юлбат авыл җирлегендә дә  йортлар төзелеше дәвам итә. Чираттагы йортлар Юлбат авылында, авыл хуҗалыгы белгечләре өчен төзелә.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

10 ноябрь көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Яшь сугыш геройлары» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Әлеге чараның төп максаты һәм бурычлары: укучыларның Бөек Ватан сугышы вакытында күрсәткән батырлыклары турында сөйләү, патриотизм, югары әхлакый сыйфатлар, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, ил тарихын өйрәнү. "Герой-пионерлар» китабына күзәтү үткәрелде, чара темасы буенча китап күргәзмәсе оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

6 ноябрь көнне, Юлбат мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышлап,  «6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне» дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Балаларга Конституциянең барлыкка килү тарихы турында сөйләнде, презентация материаллары аша аның структурасы белән таныштырылды, шулай ук балалар ТР гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары турында белде. Әңгәмә барышында балаларга законнарның әһәмияте һәм Конституциянең мөһимлеге турында аңлатылды. Чара ахырында балалар викторинада катнаштылар һәм  Татарстан әләме макетын төзеделәр, китап күргәзмәсенә күзәтү оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

1991 елдан башлап 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала. Төрле елларда илдә барган сәясәт нигезендә административ тәртиптә репрессияләнгәннәрне тагын бер кат искә алу көне бу. Мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлары булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышын хәтердә яңарту көне. 30 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре тарафыннан “Без хәтерлибез, беләбез” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате  үткәрелде. Тенеки авылында яшәп гомер итүче, 1933 елда гаиләләре белән репрессиягә дучар булган  Мөнәвәрә апа гаиләсе язмышы, Сафин И.Ф. ның “Юлбатым - Ямбулатым” китабында репрессияләнгән якташларыбыз турындагы мәгьлүмат бирелде. Чара тематикасы буенча китап күргәзмәсе оештырылды.  

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

22 октябрь көнне Юлбат  мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре, Юлбат төп мәктәбе китапханәсе белән берлектә, Халыкара мәктәп китапханәләре көненә багышланган “Күңел өчен даруханә” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Балалар беренче китапханәләрнең ничек барлыкка килүен, борынгы заманнардан алып хәзерге заманга кадәр ничек үсеш алуын белделәр. Чара ахырында балалар үзләренең белемнәрен тикшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Юлбат  мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре “Читаем Дарзамана. Дәрзаман әсәрләрен укыйбыз” акциясенә кушылып, 13 нче октябрь көнне, Җәүдәт Дәрзаман шигырьләрен,әсәрләрен кычкырып уку оештырдылар.Чара балалар язучысы,шагыйрь һәм прозаик Җәүдәт Дәрзаманның тууына 75 ел тулуга багышланган иде. Балалар һәм китап укучылар юбилярның биографиясе белән таныштылар, шигырьләрен кычкырып укыдылар. Балаларга бигрәк тә аның «Караурман кунаклары» дип исемләнгән әкият – поэмасы ошады. “Дәрзаманны укыйбыз” -  китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде һәм китаплары тәкъдим ителде. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

7 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  план нигезендә  үзләрендә Әлмәт татар дәүләт драма театры артистларын кабул итте. Халык язучысы Аяз Гыйләҗевның “Кар астында кайнар чишмә” пьесасы буенча куелган  спектакльне Юлбат авыл җирлеге тамашачысы бик җылы кабул итте.  Пьеса моннан кырык ел элек язылган булса да, бүген дә актуаль. Сәхнәдәге дүрт герой – ата белән ул, ана белән кыз арасында “аталар һәм балалар” мәңгелек проблемасы ята. Спектакльнең режиссеры – Булат Хәйбуллин.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе 1 нче октябрь көнне "Ягез әле, әбиләр!” дигән спорт-күңел ачу чарасы үткәрделәр. Катнашучылар үз көчләрен төрле дисциплиналарда сынап карадылар. Шулай ук командалар көче белән иҗади номерлар, күңел ачу конкурслары һәм уеннар әзерләнгән иде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International