ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

      3 октябрь көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе коллективы өлкәннәр көне уңаеннан "Чын күңелдән" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Барлык катнашучыларны бәйрәм белән котладылар, күпьеллык намуслы хезмәтләре, зирәклекләре һәм эчкерсезлекләре өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр. Бәйрәм үзешчән артистлар, мәдәният йорты һәм китапханә коллективы әзерләгән концерт номерлары белән дәвам итте. Өлкәннәр концерт номерларын бик шатланып күзәттеләр, үзләре дә әкиятләр сәхнәләштерүдә катнаштылар, халык җырларын җырладылар, төрле темаларга актив аралаштылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

22 сентябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, уңыш бәйрәме кысаларында, “Көз бүләкләре" дип аталган күргәзмә оештырдылар, шул тематикада фотозона ясадылар. Бәйрәмдә күңелле җырлар яңгырады, чара тематикасы буенча хәдислар һәм шигырьләр укылды. «Кабак кына димәгез!» дип исемләнгән мастер класс оештырылды. Фәтхриева Гүзәл кабактан торт пешерү серләренә төшендерде, рецепт белән таныштырды. “Кабакның файдалы үзлекләре” дигән исем астында стенгазета эшләнде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда яшәүче халыкларның традицион  уеннарына багышланган республикада беренче «УЕН ФЕСТ» фестивале старт алды. «Uen Fest» — онытылган йолаларны һәм гореф-гадәтләрне торгызу максатыннан оештырылган проект. Фестиваль кысаларында Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән берлектә  “Соңгы яфрак” уены уйналды. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

12 сентябрь көнне Сабабызда зур бәйрәм —​ «Кабак бәйрәме —​ 2020» үтте.  Әлеге чарада Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә Йосыф – Алан, Тенеки авыл клублары да катнашты.  Быел кабактан эшләнмәләр берничә юнәлештә башкарылды: «Саба районының 90 еллыгы», «ТАССРга —​ 100 ел» һәм «Бөек Җиңүгә 75 ел». Кабактан күп төрле ризыклар тәкъдим ителде, мичтә кабактан бәлеш тә пеште.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

8 нче сентябрь көнне Юлбат авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның 2015-2020 нче ел йомгаклары буенча җыелышы булып узды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

        Бүгенге җәмгыятьне сәламәтләндерү зарурлыгы хәзер беркемгә дә сер түгел инде. Сәламәт яшәү рәвешен куәтләү һәм аңа иярү - заман таләбе ул. 5 сентябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре  мәгълүмат сәгате кысаларында “Саулык-зур байлык”  дип исемләнгән  тематик күргәзмә оештырды. Чараның максаты: саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеген аңлату, үз сәламәтлегең  турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү, балаларның иҗади активлыгын, сөйләм телен үстерү.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

31
август, 2020 ел
дүшәмбе

28 август көнне Юлбат мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән Юлбат хуҗалыгы амбарына "Икмәк һәр нәрсәгә баш" дип исемләнгән экскурсия оештырдылар. Әңгәмә барышында, безнең өстәлебезгә икмәк килгәнче,  никадәр хезмәт башкарылуы аңлатылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
август, 2020 ел
дүшәмбе

8 август көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре саф һавада "Физкульт-УРА" темасы астында спорт уеннары программасы үткәрделәр. Уен барышында балаларны спорт туризмы, олимпия уеннары һәм аларның төрле юнәлешләре барлыкка килү тарихы белән таныштыру үткәрелде. Күп төрле  күңелле уен- ярышлар балаларның күңелләренә хуш килде, алар рәхәтләнеп йөгерделәр, сикерделәр. Чара ахырында “Балаларга бергә укыйбыз” акциясенә кушылдык.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
июль, 2020 ел
дүшәмбе

11 июль көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче " Ямьле Саба" проекты кысаларында, "Челтер-челтер-чишмәбез" дип исемләнгән экологик маршрут уздырдылар. Маршрут, балаларны табигатебезнең байлыгы-авылыбыз чишмәләренең тарихы белән таныштырып, табигатькә, әйләнә-тирәгә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз агымы, үз моңы, үз юлы бар. Балалар, чишмә буенда, авылыбыз тирә-юнендә үскән дару үләннәре турында да мәгълүмат алып, китаплар укып, табышмакларга җаваплар табып, уйнап, рәхәтләнеп ял иттеләр. Чиста, саф, тәмле салкын чишмә суын эчеп сыйландылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
июль, 2020 ел
сишәмбе

Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсенең 5 июль көне планы нигезендә “Экологик куркынычсызлык” темасы буенча экологик сәгать үткәрелде. Экологик сәгатьнең максаты әйләнә-тирә дөнья һәм иминлек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, гомумиләштерү. Танып-белү активлыгын, фикерләүне, күзәтүчәнлекне үстерү. Экологик тәрбия бирү, коллективта дуслык, бер-береңә ярдәмчеллек, кызыксынучанлык тәрбияләү. Чара барышында “Экологик грамоталылык” рубрикасы, “Табигатьне саклагыз”  темасына викторина, экологик  мәсьәлә буенча фикер алышу, “Җир – безнең уртак йортыбыз ” – стена гәҗите, “Балаларга табигать турында” – китаплар күргәзмәсе оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International