ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Хәтер һәм кайгы көнендә Юлбат авыл мәдәният йорты, китапханә, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе, Тенеки авыл клубы, Юлбат авыл җирлеге хезмәткәрләре «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны шәм яндырып бер минут тынлык белән искә алдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

12 июньдә иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе – Россия көнен билгеләп үтәбез. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Шушы уңайдан, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символларын - гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру максатыннан, Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Юлбат төп мәктәбе белән берлектә, “Россия тәрәзәләре“ #ОкнаРоссии акциясенә кушылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11 июнь көнне, ай планы нигезендә, Юлбат мәдәният йорты, китапханә, төп мәктәп хезмәткәрләре  белән берлектә Россия көненә багышланган «Мин Россиядә яшим!» дип исемләнгән уен-сәяхәт  үткәрелде.  Бу чараның максаты – балаларда туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, илебезнең чын патриотлары булып үсәргә өндәү, дуслыкны ныгыту иде. Уен тукталышларда биремнәр үтәү формасында үтте. Балалар  сорауларга бик теләп җавап бирделәр, Россиябезнең төп символларын барладылар. Гербның сурәтенә,  флагның төсенә аңлатма бирделәр, гимнны җырладылар.  Матур чара саф һавада кызыклы сорауларга җавап бирү һәм биремнәр үтәү белән бергә үрелеп барды. Чара ахырында балаларга тәмле призлар да бирелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Юлбат авылында  малларны көтү өчен электрлы җайланма урнаштырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Юлбат авыл җирлегендә 2 аренда йорты төзелеше төгәлләнде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
май, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән үзизоляция вакытында “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” акциясенә старт бирелде, аның кысаларында гражданнарның аерым категорияләренә азык-төлек тартмаларын тарату оештырылды. Мондый тартмаларны Юлбат авыл җирлегеннән 9 гаилә алды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тенеки авылының М.Җәлил урамында юл ремонтланды. Эшне Балтач районының МДСУ1 оешмасы башкарды. Бралыгы 300 метр юл җәелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
март, 2020 ел
дүшәмбе

20 март көнне Юлбат мәдәният йорты базасында үткән «Җиңү кайтавазы мәңгелек....» конкурсының зона этабында 12 мәдәният йорты һәм авыл клубы катнашты. "Вокал" номинациясендә Гыйльметдинова Л.Ф, «Лачын» ансамбле, «Нәфис сүз» номинациясендә Хуҗин Р.А. чыгыш ясады. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Саба районының 90 еллыгына багышлана.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
март, 2020 ел
дүшәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, 15 мартта, Казан шәһәрендә Н.Г.Җиһанов исемендәге «Татарстан мирасы» дигән l Халыкара татар мәдәнияте, музыка һәм сәнгать конкурсы узды. Бу конкурста Юлбат авыл мәдәният йортыннан "Хореография" номинациясендә "Шаян" дуэты катнашты.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
март, 2020 ел
сишәмбе

2020  елның 8  мартында Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә коллективы, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә, Халыкара хатын - кызлар көненә багышланган "Яз гөлләре - хатын - кыз" дип исемләнгән зур бәйрәм концерты оештырдылар. Балалар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкаруында яраткан әниләр, әбиләр һәм барлык хатын-кызлар өчен музыкаль котлаулар яңгырады.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International