Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан "Георгий тасмасы" патриотик акциясе узды. Бу акциядә авыл җирлеге башлыгы, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм китапханәче катнашты.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Юлбат авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. һәм Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Р.Ф. Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
12 апрель көнне Юлбат авыл китапханәсе «Билгесез сугыш битләре» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрде.
11 апрель көнне Юлбат авыл китапханәсендә, “Авыл яши” проекты кысаларында, “Гомрә – күңел үзгәртә” дип исемләнгән очрашу үткәрелде.
10 апрель көнне Юлбат авыл китапханәсе «Минем һөнәрем - китапханәче» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү дәресе үткәрде.
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Юлбат авылында бюджетта эшләүче белгеч өчен чираттагы йорт төзелеше дәвам итә.
7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан Юлбат авыл китапханәсе фельдшер белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан «Сәламәт тәндә - сәламәт рух» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
5 апрель көнне Юлбат авыл китапханәсе мәктәп укучылары белән «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты (цифрлы мәдәният блогы) кысаларында рус халык әкияте көненә багышланган «Рус халык әкияте көне» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
Тенеки авыл эчендәге күпердә капиталь ремонт дәвам итә, нигезен ныгыту эшләре бара. Эшне ООО "Базовый проект" оешмасы башкара.
Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Юлбат авыл китапханәсе «Сугышның кырыс еллары» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде.