ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

6 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Яңа ел шатлыклары» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрделәр. Конкурс һәм биремнәрнең темасы Саба районына багышланган иде. Чара темасы буенча китап күргәзмәсе оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызын сагынып көтеп алдылар. Алар шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, биеп кунакларыбызны сөендерделәр. Кыш бабай изге теләкләрен җиткерде, бүләкләрен тапшырды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бу көннәрдә Юлбат авыл җирлегендәге оешма-предприятияләрдә яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре бара. Биналар гирлянда утлары, рәсемнәр белән бизәлә, кардан сыннар ясала.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Тенеки авыл клубында атна саен традициягә кергән “Кич утыру”лар дәвам итә. 13 декабрь көнне кич утыру - “Яңа елга әзерлек” буенча узды. Бәйрәмдә уйнатыласы уеннар барланды, җыр-биюләр турында сөйләшенелде. Бәйрәм вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде. Ахырда бәйрәм чыршысы бизәлде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

3 нче декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты, кикапханә хезмәткәрләре “Ромашка балалар бакчасында “Кыш бизәкләре” дигән тема буенча уенлы танып –белү чарасы үткәрделәр. Чарада дидактик, музыкаль уеннар кулланылды.Китап күргәзмәсе оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында әниләр көненә багышлап “Әнием–күз  нурым”  дип исемләнгән  бәйрәм иртәсе булып узды. Кадерле әниләребезне котлап  балалар “Кызыл алма” әкиятен  рольләргә бүленеп уйнадылар. Бик нәниләребез үзләренең әниләренә матур җырларын, шигырьләрен, биюләрен бүләк иттеләр. Йосыф-Алан балалар бакчасында да балалар әниләрен үзләренең матур җырлары, биюләре, шигырьләре белән сөендерделәр. Иң ахырдан балалар үз куллары белән  ясаган бүләкләрен әниләренә тапшырдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

23 ноябрь көнне, Тенеки авыл клубында, Юлбат мәдәният йорты коллективы белән берлектә, "Безгә гомер биргән Әнкәйләргә - исән чакта һәйкәл куярлык" дип исемләнгән концерт программасы узды. Бәйрәм җыр, бию, шигырь һәм уеннар белән үрелеп барды. Юлбат авыл җирлеге башлыгы Талип Рәшит улы барлык әниләрне бәйрәм белән котлады.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Беренче салкыннар башлану белән сулыклар юка боз белән каплана. 17 ноябрь көнне Тенеки авыл клубында балалар белән "Сулыкларда сак булыгыз!» дигән әңгәмә үткәрелде. Беренче боз нык тоела, ә чынлыкта ул юка. Шуны истә тотарга кирәк, көзге бозга саклык белән генә чыгарга мөмкин, бары тик башкаларга ярдәм итү өчен генә. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

6 ноябрь көнне Тенеки авыл клубында ,50 яшьләрен тутырган Язилә Камил кызы һәм Рәхилә Кәримулла кызы хөрмәтенә,"Үткән гомерем-агымсу"дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде. Аларны котларга туганнары һәм күршеләре генә түгел, сыйныфташлары һәм дуслары да килгән иде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

31 октябрь көнне, Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм "Ромашка" балалар бакчасы хезмәткәрләре тарафыннан "Җир буйлап көз атлый" дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрелде. Максатлар: җырлар, биюләр, шигырьләр, уеннар аша балаларда табигатьнең көзге күренешләре турындагы күзаллауларны ныгыту һәм киңәйтү. Балаларның музыкаль-иҗади сәләтләрен үстерү.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International