ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

24 октябрь көнне Тенеки авыл клубында, Юлбат төп мәктәбе белән берлектә, Т.Миңнуллинның" Авыл эте Акбай" әкияте күрсәтелде. Балалар чын артистлар кебек уйнадылар, күңел ачтылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

19 октябрь көнне, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, "Буыннар бәйләнеше: Комсомол турында сөйләшик" акциясе үткәрделәр. Чара барышында акциядә катнашучылар комсомол яшьлеге турында хатирәләре һәм хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, комсомолларның ничек яшәве, эшләве, әлеге оешмага кабул ителүләре турында сөйләделәр. Тематик күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

10 октябрь көнне Йосыф-Алан авыл клубында “Уңыш-2019” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Шәхси хуҗалыкларда үстерелгән уңышлардан күргәзмә оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

5 октябрь көнне, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре, “Ромашка” балалар бакчасында, “Балаларны укырга өйрәтүче һөнәр иясе” темасы астында мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чараның максаты: балаларның мәктәп турындагы кузаллауларын киңәйтү, аларны укытучы һөнәре белән таныштыру.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
октябрь, 2019 ел
җомга

1 октябрь көнне "Яшьлек" үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган "Ягез әле, әбиләр" дип исемләнгән спорт бәйрәме узды. Ярышта  Юлбат мәдәният йорты каршында эшләп килүче  “Зөбәрҗәт” фольклор коллективы һәм авыл җирлегенең спорт сөюче хөрмәтле ханымнары  “Җитезләр" дип аталган команда буларак катнаштылар һәм 2 нче урынга лаек булдылар. Команда чыгышы Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды һәм әзерләнде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Йосыф-Алан авылында Дәүләтҗановлар гаилә фермасы төзелеше дәвам итә.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

14 сентябрь урман көне уңаеннан Юлбат авыл җирлегендә агач утырту өмәсе оештырылды. Өмәдә барлык  учрежденияләр дә актив катнашты.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Юлбат авыл мәдәният йорты территориясен төзекләндерү. Эшне "ПМК-Мелиорация" ҖЧҖ башкара.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

1 нче сентябрьдә Юлбат төп мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды. Беренче сыйныфка 6 бала кабул ителде. Тантаналы линейкада укучыларның әти-әниләре, авыл җирлегендәге оешма җитәкчеләре, район вәкилләре катнашты. Алар укучыларны белем бәйрәме белән котладылар һәм укуда уңышлар теләделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
август, 2019 ел
дүшәмбе

21 август  көнне Тенеки авыл клубында Юлбат авыл җирлегенең халык  җыены үткәрелде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы  Рәис Нургали улы Минниханов, төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Юлбат авыл җирлеге башлыгы  Т.Р. Шәмсиевның  авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында отчеты тыңланды. 2019 елның 12 февралендэ халыктан кабул ителгән сораулар үтәлеше каралды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International