ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

17 августта Тенеки авыл клубында Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Йосыф-Алан авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә “Бер күрешү - үзе бер гомер” дип исемләнгән авылдашлар очрашуы үткәрелде. Үзешчән сәнгать  осталары үзләренең иң матур җырларын башкардылар. Тамашачылар аларга кушылып җырладылар, биеделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
август, 2019 ел
дүшәмбе

Подрядчы оешма ШЭ «Таипов» тарафыннан "Юлбат торак пунктында мәдәният йорты ремонты" объекты буенча ремонт дәвам ителә. Хәзерге вакытта фасадны тышлау, ишекләр кую һәм тәрәзә тупсаларын урнаштыру эшләре бара.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

26 июль көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре "Ромашка" балалар бакчасында "Әкият ялган, ләкин хак, күп егетләргә сабак" исемле балалар иртәсе үткәрделәр. Балалар белән бергә әкият иленә сәяхәт иттеләр, өстәл курчак театры тәкьдим ителде. "Өч кыз" әкияте кәгазь курчаклар ярдәмендә уйнап, кычкырып укылды. Әкиятләр - балаларның иң яратып тыңлый, укый торган китаплары. Балалар иртәсе бик җанлы үтте. "Өч кыз" әкиятенең яхшылыкка, шәфкатьле, гадел, кыю булырга чакыруын аңладылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
июль, 2019 ел
дүшәмбе

20 июль көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре фольклор кичәсе - “Борын – борын заманда...” дип исемләнгән кич утыру чарасы үткәрде.  Чарада телдән – телгә, буыннан–буынга күчеп безнең көнгә кадәр килеп җиткән халкыбызның иҗат әсәрләре, энҗе – мәрҗәннәре.  мәкаль-әйтемнәрнең нигезендә яткан уй–фикер, җырлы–биюле уеннар, такмаклар,  әкиятләрнең серле дөньясы турында әңгәмә корылды. Уңган ханымнар үзләренең кул эшләрен тәкъдим итте.  Борыңгы көмеш бизәнү әйберләренә күзәтү ясалды, әбиләребезнең яулык ябу ысуллары да искә төшерелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

10 июль көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе, Тенеки,  Йосыф- Алан авыл клублары һәм авыл җирлеге үзешчәннәре белән берлектә Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында  «Җыр керсен күңелгә» дигән матур концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Һәр чыгышны өлкәннәр көчле кул чабулар белән каршы алдылар. Җыр- шигырь,  күңелгә үтеп керә торган сүзләре белән өлкәннәр күңелендә әйтеп бетергесез хис калдырдылар. Чыгыш ясаучылар тамашачыларга  күп күңелле минутлар, күңел тынычлыгы, яхшы кәеф бүләк иттеләр . 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

7 июль көнне Юлбат мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре балаларда табигатьтә  үз-үзләрен тоту кагыйдәләре формалаштыру, авылыбыз табигате матурлыгын күрә белергә өйрәтү, аңа карата  сакчыл караш тәрбияләү максатыннан  “Туган ягыбыз табигате” дип исемләнгән экологик сәгать үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

29 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты,  китапханә хезмәткәрләре, Петр I нең 350 еллыгы уңаеннан  балалар өчен "Тарихта калган исемнәр" дип исемләнгән  мәгьлүмати - танып белу чарасы үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Юлбат мәдәният йорты,  китапханә хезмәткәрләре, Юлбат төп мәктәбе укучылары "Хәтер шәме" акциясенә кушылды.

 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Балтачның "МДСУ-1"  ҖЧҖ хезмәткәрләре Юлбат авылында Г.Тукай урамы буенча "ТР җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре" программасы буенча юлларны ремонтлыйлар (юл фонды). Юлларны ремонтлау озынлыгы-150 м.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

8 июнь көнне Юлбат авыл җирлегендә милли бәйрәм - Сабантуй-2019 үтте. Сабантуй милли уеннар, җыр-биюләр, котлаулар белән үрелеп барды. Татарча көрәштә Ришат Мөбәрәков абсолют батыр калды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International