Йосыф-Алан авылында Дәүләтҗановлар гаилә фермасы төзелеше дәвам итә.
14 сентябрь урман көне уңаеннан Юлбат авыл җирлегендә агач утырту өмәсе оештырылды. Өмәдә барлык учрежденияләр дә актив катнашты.
Юлбат авыл мәдәният йорты территориясен төзекләндерү. Эшне "ПМК-Мелиорация" ҖЧҖ башкара.
1 нче сентябрьдә Юлбат төп мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды. Беренче сыйныфка 6 бала кабул ителде. Тантаналы линейкада укучыларның әти-әниләре, авыл җирлегендәге оешма җитәкчеләре, район вәкилләре катнашты. Алар укучыларны белем бәйрәме белән котладылар һәм укуда уңышлар теләделәр.
21 август көнне Тенеки авыл клубында Юлбат авыл җирлегенең халык җыены үткәрелде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов, төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Юлбат авыл җирлеге башлыгы Т.Р. Шәмсиевның авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында отчеты тыңланды. 2019 елның 12 февралендэ халыктан кабул ителгән сораулар үтәлеше каралды.
17 августта Тенеки авыл клубында Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Йосыф-Алан авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә “Бер күрешү - үзе бер гомер” дип исемләнгән авылдашлар очрашуы үткәрелде. Үзешчән сәнгать осталары үзләренең иң матур җырларын башкардылар. Тамашачылар аларга кушылып җырладылар, биеделәр.
Подрядчы оешма ШЭ «Таипов» тарафыннан "Юлбат торак пунктында мәдәният йорты ремонты" объекты буенча ремонт дәвам ителә. Хәзерге вакытта фасадны тышлау, ишекләр кую һәм тәрәзә тупсаларын урнаштыру эшләре бара.
26 июль көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре "Ромашка" балалар бакчасында "Әкият ялган, ләкин хак, күп егетләргә сабак" исемле балалар иртәсе үткәрделәр. Балалар белән бергә әкият иленә сәяхәт иттеләр, өстәл курчак театры тәкьдим ителде. "Өч кыз" әкияте кәгазь курчаклар ярдәмендә уйнап, кычкырып укылды. Әкиятләр - балаларның иң яратып тыңлый, укый торган китаплары. Балалар иртәсе бик җанлы үтте. "Өч кыз" әкиятенең яхшылыкка, шәфкатьле, гадел, кыю булырга чакыруын аңладылар.
20 июль көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре фольклор кичәсе - “Борын – борын заманда...” дип исемләнгән кич утыру чарасы үткәрде. Чарада телдән – телгә, буыннан–буынга күчеп безнең көнгә кадәр килеп җиткән халкыбызның иҗат әсәрләре, энҗе – мәрҗәннәре. мәкаль-әйтемнәрнең нигезендә яткан уй–фикер, җырлы–биюле уеннар, такмаклар, әкиятләрнең серле дөньясы турында әңгәмә корылды. Уңган ханымнар үзләренең кул эшләрен тәкъдим итте. Борыңгы көмеш бизәнү әйберләренә күзәтү ясалды, әбиләребезнең яулык ябу ысуллары да искә төшерелде.
10 июль көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе, Тенеки, Йосыф- Алан авыл клублары һәм авыл җирлеге үзешчәннәре белән берлектә Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Җыр керсен күңелгә» дигән матур концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Һәр чыгышны өлкәннәр көчле кул чабулар белән каршы алдылар. Җыр- шигырь, күңелгә үтеп керә торган сүзләре белән өлкәннәр күңелендә әйтеп бетергесез хис калдырдылар. Чыгыш ясаучылар тамашачыларга күп күңелле минутлар, күңел тынычлыгы, яхшы кәеф бүләк иттеләр .