ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2024 ел
җомга

24 майда славян язуы һәм мәдәнияте көне үз чорының иң белемле кешеләре, бертуган Кирилл һәм Мефодий тарафыннан славян әлифбасын булдыру истәлегенә билгеләп үтелә. Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре яшь укучылар өчен «Сүзләр кайдан килде» дигән танып белү сәгате үткәрделәр. Балаларга китапның һәм славян алфавитының барлыкка килү тарихын сөйләделәр. Чара ахырында «Славян язуын булдыручылар – Кирилл һәм Мефодий» турында презентация күрсәтелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 24 майда Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Чыгарылыш сыйныф укучыларын бу истәлекле көн белән Саба фл ФБУЗ "ТРда Гигиена һәм эпидем үзәге" җитәкчесе Исмәгыйлев Илдус Шәрифулла улы, Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Талип Рәшит улы котладылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
май, 2024 ел
чәршәмбе

18 майда Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Юлбат авылы музеен оештыручы һәм саклаучы - җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте советы әгъзасы, атказанган укытучы, тарихчы - Сафин Илдар Фәтхулла улы белән берлектә Халыкара музей көненә багышланган «Хәтер саклаучы-музей» дип исемләнгән экскурсия оештырдылар. Кунаклар күпсанлы экспонатларны, көнкүреш савытларын, документларны, бүләкләрне, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында сөйләүче киемнәрне кызыксынып карадылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17 майда Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Яраткан китап битләре буенча» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Укучылар яңа китаплар белән таныштылар һәм ошаткан китапларын өйгә укырга алдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

15 майда Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Гаилә елы кысаларында һәм Халыкара гаилә көне уңаеннан "Иң күп укучы гаилә" дип исемләнгән китап сәгате үткәрделәр. Яшь укучылар һәм аларның әти-әниләре рәхәтләнеп әңгәмәдә катнаштылар, яраткан язучыларын һәм китапларын искә төшерделәр, яраткан әсәрләре турында сөйләделәр, «Гаиләмнең яраткан әкиятләре» викторинасы сорауларына җавап эзләделәр. Чара шәмнәр ясау буенча мастер-класс белән тәмамланды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
май, 2024 ел
чәршәмбе

8 май көнне Юлбат авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган Җиңү көне хөрмәтенә митинг узды. Бөек Ватан сугышы геройларын искә алырга тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, җирлек халкы җыелган иде. Митингта авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Талип Рәшит улы һәм 10 нчы Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча районара инспекциясе башлыгы Шафиков Айрат Вазыйх улы туган иле өчен гомерләрен биргән солдатларга рәхмәт сүзләрен яңгыраттылар. Сугыш елларында һәлак булган сугышчыларны, сугыштан соң үлгән ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар һәм җитәкчеләр, ветераннар белән бергә «Хәтер бакчасы» утырттылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан "Георгий тасмасы" патриотик акциясе узды. Бу акциядә авыл җирлеге башлыгы һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
май, 2024 ел
җомга

«Ветеранга кунакка» Бөтенроссия акциясенә кушылып, 2 майда Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре» дигән әңгәмә-очрашу үткәреп тыл ветераннары Сәгыйтова Рәшидә апа һәм Ибәтуллиннар гаиләсенә бардылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

ҖЧ “Юлбат” авыл хуҗалыгы җәмгыятендә язгы кыр эшләре тулы көченә бара. Хәзерге вакытта бөртекле культуралар чәчү буенча эш алып барыла.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Юлбат авыл зиратында авыл халкы белән зиратта өмә үткәрелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International