ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2 апрельдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Халыкара балалар китабы көне кысаларында, «Г.Х. Андерсен әкиятләре юллары буенча» дип исемләнгән квест-уен үткәрделәр. Балалар әкиятләр буенча әдәби сәяхәт ясадылар, язучының тормышы юлы белән таныштылар, табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр. “Балалар китабы көне белән” дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ҖЧ «Юлбат» АХ җәмгыятененең тракторларына һәм авыл хуҗалыгы машиналарына техник карау үткәрелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

30 мартта Юлбат мәдәният йорты, хезмәткәрләре китапханә белән берлектә, «Нәүрүз!» бәйрәме оештырдылар. Бәйрәмгә авыл халкы, балалар чакырылган иде. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре, бу бәйрәмгә әзерләнә торган милли ризыклар белән таныштылар. Бәйрәм кунаклары тәмле "Карга боткасы" белән сыйланды. Бәйрәм барышында барлык теләүчеләр дә күңелле конкурсларда катнаштылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1 апрельдә дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. 30 мартта Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балаларны «Иҗат итәбез, уйлап чыгарабыз һәм уйлап табабыз» дип исемләнгән иҗади кул эшләре конкурсында катнашырга чакырдылар. Чара башында мөдирләр балаларга кошлар турында сөйләделәр. Балалар төсле картоннан җимлек ясадылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28 мартта Юлбат күчмә авыл китапханәсе, Йосыф-Алан авыл клубы белән берлектә, "Яраткан китаплар битләре буенча" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Китапханәче китап күргәзмәсе куеп, яңа китапларга кыскача күзәтү ясады. Чара "Әдәби алан" проекты җиңүчеләре белән бергә шәмнәр ясау буенча мастер-класс белән тәмамланды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28 мартта Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Балалар өчен һөнәрләр турында әкият» дигән уйлану сәгате үткәрделәр. Әкият геройлары төрле һөнәр ияләре булган әсәрләрдән өзекләр укылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
март, 2024 ел
җомга

Халык артисты Шәүкәт Биктимеровның тууына 95 еллыгы уңаеннан “Гаилә белән әкият илендә” видео-конкурста Төхвәтуллиннар гаиләсе катнашып “Танылган әдипнең әкиятен ин яхшы башкаручы” номинациядә III урын яулады.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20 март көнне Саба район китапханәсендә  “Мин кулыма китап алам” видео-бәйгесендә “Без тарихта эзлебез” номинацияләрендә 1 урын алган Юлбат төп гомум белем бирү мәктәбенең 9 класс укучыларын Саба район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы тәбрикләде. Чара реконструкциядән соң заманлаштырылган яңа китапханә буйлап экскурсия белән башланды. Аннары бәйгедә урын алган видеолар күрсәтелеп, катнашучылар видео төшергәндә нинди вакыйгалар белән очрашулары, уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Чара җиңүчеләр белән бергә шәм ясау буенча мастер класс белән тәмамланды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18 мартта Юлбат авыл китапханәсендә «Сезнең өчен вакытлы матбугат» дип исемләнгән танып-белү сәгате үтте.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 Халкыбызның күптәнге милли бәйрәмнәренең берсе – Нәүрүз алдыннан, 16 мартта Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән бергә “Дәрә,  дәрә,  дәрә...” йоласын үткәрделәр. Катнашучылар җырлар җырлап, теләкләр әйтеп өйдән-өйгә йөреп, төрле ярмалар җыйдылар. Алардан 24 мартта "Нәүрүз" бәйрәмендә ботка пешереләчәк.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International