Юлбат авылында яшәүче Нуретдин Газетдиновны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Юлбат авыл җирлеге башлыгы Талип Шәмсиев, “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Айнур Садыйков тәбрикләде.
Газутдинов Нуретдин Гиззетдин улы 1935 елның 10 гыйнварында Юлбат авылында дөньяга килә. Гаиләдә икенче бала була. Бала чагы авыр елларга туры килә. Шуңа яшьтән кул арасына керә Нуретдин абый. Әтиләре сугышка киткәч әниләренә зур терәк була малайлар. Нуретдин абыйга мәктәптә 4 класс укырга насыйп була. 1954 елда армия сафларына алына. Аннан кайткач “Искра” колхозына эшкә керә. Лаеклы ялга чыкканчы шунда төрле эшләрдә хезмәт куя.
Хәзерге вакытта Юлбат авылында энесенең улы Рамис гаиләсе тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.
20 декабрь көнне Юлбат авыл китапханәсе, авыл фельдшеры белән берлектә, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатында, «Сәламәт булыйк!» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балаларга сәламәт яшәү рәвешенең һәм физик күнегүләрнең ни дәрәҗәдә мөһим һәм файдалы булуын аңлаттылар. Балалар фельдшерның сорауларына җавап бирделәр һәм сәламәт яшәү рәвеше турында лекция тыңладылар.
Юлбат авылында мәчет түбәсен яңартып ябу эшләре бара. Ремонт авыл халкы һәм спонсорлар ярдәме белән эшләнә.
10 декабрь көнне Юлбат авыл китапханәсе мөдире Ватан Геройлары көненә багышланган «Безнең заман геройлары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде.
Коррупциягә каршы тәрбия бирү буенча чаралар кысаларында, 9 декабрь көнне Юлбат авыл китапханәсе «Бергәләп коррупциягә каршы» дип исемләнгән диалог формасында профилактик әңгәмә үткәрде.
7 декабрь көнне Юлбат авыл китапханәсе тарафыннан «Бер тамчы җылылык җитә күнелгә» дип исемләнгән рейд оештырылды. Китапханәче мөмкинлекләре чикле кешеләрнең өйләрендә булды, аларга китаплар һәм вакытлы матбугат алып килде.
3 декабрьдә Россиядә истәлекле дата – Билгесез Солдат көне. Ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә обелискка чәчәкләр салынды һәм «Исемең синең билгесез, батырлыгың үлемсез» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде.
4 декабрьдә, инвалидлар декадасы кысаларында, Юлбат авыл китапханәсендә «Көчле рухлылар» дигән китап күргәзмәсе һәм әдәбиятка күзәтү оештырылды. Катнашучылар инвалид язучылар Фирдания Гыйльфан, Фәнис Яруллин, Рәниф Шәрипов, Гакыйл Сәгыйров, Рөстәм Нәбиев, Кәүсәрия Шәфикованың авыр тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.
Юлбат хуҗалыгында тырмаларны төзекләндерү эшенә керештеләр. Бүгенге көндә слесарьлар Сәйфуллин Маннур, Багавиев Зөфәр тимерчелектә тырма тешләрен утта кыздырып очлау эшләрен башкаралар.
1 декабрь көнне, бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында, Юлбат авыл китапханәсе мөдире «Спидсыз киләчәк» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Укучылар СПИДка каршы көрәшнең халыкара символы барлыкка килү тарихы һәм профилактика чаралары турындагы белешмәлек белән таныштылар.