Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасында Кыш Бабай балаларга бүләкләр тапшырды.
Арташ авыл җирлеге халкы, бердәм булып, солдатларга кирәк-ярак жыеп, СВОда катнашучыларга гуманитар ярдәмнәрен җибәрделәр. Матди ярдәм күрсәтү генә түгел, солдатларның сугышчан рухын ныгыту да мөһим дип саныйбыз, чөнки сине туган илең, туган як кешеләре хәтерли икәнен белү һәрвакыт күңелле булачак! Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә, җиңүне якынайтырга, үзебезнең өлешне кертергә тиешбез.
Тиздән Олы Арташ авылы халкы өчен яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылачак.
2023 елның 14 декабрендә «Ел тәрбиячесе-2023» конкурсының беренче туры узды. Олы Арташ "Карлыгач" балалар бакчасыннан тәрбияче Миңнегулова Гөлинә Флорид кызы катнашты.
«Бала һөнәр» проекты дәвам итә. Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасы оешмаларга йөри. Балалар Саба дулкыннары телерадиокомпаниясендә булдылар, журналист, диктор һөнәрләре белән таныштылар.
Арташ авылы мәдәният йортында хәрби хезмәткәрләр өчен оекбашлар бәйләу эшләре башланды. Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә тиешбез.
2023 елның 5 декабрендә «Бала һөнәр» дип исемләнгән проект башланды. Биредә Олы Арташ «Карлыгач» һәм Ике басу Арташ «Күбәләк» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар предприятиеләр буенча экскурсияләргә йөрделәр һәм төрле һөнәрләр белән таныштылар.
Көчле кар һәм бураннардан соң, Арташ авыл җирлеге биләмәсендә урамнарны кардан чистарту оештырылды. ҖЧ “Нырты” авыл хуҗалыгы җәмгыяте механизаторы Кәримов Фәндүс JCB тракторы белән урамнарны кардан чистартты.