ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

 1 Май балалар өчен буялган йомырка җыю бәйрәме. Буялган йомырка җыю-бу бәйрәм татар авылларында язның көтелгән һәм истә калырлык мизгелләренең берсе.  Балалар бу көнне зур бәйрәм кебек көттеләр. Безнен авыл җирлеге дә бу бәйрәмнән читтә калмады.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Язлы –Арташ авыл зиратында авыл халкы белән зиратта өмә үткәрелде.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Арташ авыл җирлегенең хәрби учет хезмәткәре хәрби бурычларын  үтәгәндә һәлак булган авылдашларның каберлекләрен тәртипкә китереп георгий тасмасын элеп кайтты.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
апрель, 2024 ел
шимбә

Бүген Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасында тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча Бөтенроссия ачык дәресе үткәрелде.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26 нче апрель көнне Олы Арташ "Карлыгач" балалар бакчасына «Янгын күзәтчелеге»  Иске Икшермә авылы  бүлекчәсе командиры  Миннегалиев Илшат Тәлгать улы чакырылды, балаларны янгын - коткару эшчәнлеге кагыйдәләре белән таныштырды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
апрель, 2024 ел
җомга

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы якынлаша. Арташ авыл җирлеге башлыгы Мөхәрләмов Рөстәм Илсур улы, Саба районы ветеренария берләшмәсе  җитәкчесе Ганиев Зөлфәт Рифкать улы Татарстан Республикасы Рәисеннән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

21 апрель көнне Язлы Арташ авыл клубында "Һәркем өчен спорт"бильярд сезоны тәмамланды. Соңгы турнир Авыл яшьләре арасында узды. Алар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр.Барлык уенчыларны да котлыйбыз һәм эштә һәм тормышта алга таба да уңышлар телибез.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14 апрель көнне Ике басу Арташ мәдәният йорты "Веснушки", "Хазинә" хореография коллективлары Казан шәһәрендә узган V Бөтенроссия "Йөрәккә ирешү" хореография сәнгате конкурс-фестивалендә катнашты. Ике коллектив та ll дәрәҗәсе лауреатлары булды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Арташ авыл җирлегендә өмә булып узды. Биләмә территориясеннән чүп җыю эшендә мәктәп укучылары, учреждения хезмәткәрләре актив катнашты. 

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Олы Арташ "Карлыгач" балалар бакчасы коллективы һәм тәрбияләнүчеләр кышкы чордан соң территорияне чистартуда актив  катнаштылар.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International