ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Арташ авыл җирлегендә алтын парлар- Гасимуллин Рамил Хәким улы һәм Гасимуллина Минсәрия Әкбәр кызы гомер итәләр. Аларны шушы күркәм даталары белән котлыйбыз. Аларга сәламәтлек, бәхет һәм мул тормыш телибез!

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Арташ авыл җирлегендә мотосезонны ябу

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2023 елның 1  октябрендә Язлы-Арташ клуб мөдире "Фатыйма" мәчетендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы оештырды. Олы кеше көне-чиста һәм якты бәйрәм, әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз бәйрәме. Бу көнне үткәрелә торган бәйрәм чарасы ветераннарга күңелле ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. Бәйрәмнең дәвамы булып чәй эчү тора, аның вакытында кешеләр күңелле аралашып, яшьлек елларын искә төшерделәр.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Өлкәннәр көне уңаеннан Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасы шушы бакчада эшләп чыккан өлкәннәрне котлап,буләкләр тапшырып кайттылар.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 25 сентябрендә  Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларын Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче баскычы булган «Россия бөркете» сафларына багышлау тантанасы узды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2023 елның 25 сентябрендә Ике басу Арташ “Күбәләк” балалар бакчасында  янгын сүндерү хезмәте начальнигы белән профилактик очрашу узды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

  21 нче сентябрь көнне Олы Арташ төп  гомуми белем бирү мәктәбенә психологик десант килде. "Семицветик"психологик узәге психологлары укучылар белән әңгәмәләр һәм кызыклы тренинглар оештырдылар.Логопедлар аерым укучылар белән индивидуаль диагностика үткәрделәр.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мәктәбебезнең спорт буенча көчле укучылары районда уздырылган теннис турнирында һәм көзге кросста актив катнаштылар.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Кабак-яшелчә, ул көз символына әверелде, чөнки ул елның нәкъ шул вакытында өлгерә. Көз уртасында авыл халкы һәрвакыт бакча эшләре тәмамлану хөрмәтенә бәйрәмнәр оештыра. Бәйрәмнең үзенчәлеге булып алтын көзне һәм җәйге кояшның нурларын гәүдәләндерүче матур яшелчә кабак тора. 23 сентябрьдә Язлы Арташ клубында "Кабак байлыгы" кичәсе узды. Җитәкче катнашучыларга бу яшелчәнең килеп чыгышы, аның файдалы үзлекләре турында сөйләде. Табигать шартларында агротехника серләре белән уртаклашты. Кабак әзерләүнең төрле кулинар рецептлары белән таныштырды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21 сентябрь-планетада Халыкара тынычлык көне. Шуңа бәйле рәвештә,21 сентябрьдә Ике Басу Арташ авыл китапханәсене мөдире балалар белән «Тынычлык күгәрчене»темасына мастер-класс үткәрде. Балаларны кәгазь күгәрченнәр ясау техникасы белән таныштырды, аннан соң балалар кәгазь күгәрченнәр ясадылар, канатларында теләкләр язылган язулар яздылар, күгәрченнәрне шарларга бәйләделәр, аннан соң барысы да бердәм рәвештә дөнья шарларын күккә җибәрделәр.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International