Өлкәннәр көне уңаеннан Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Гайбадуллин Илнур Бакый улы, шушы мәктәптә эшлэп лаеклы ялга чыккан хөрмәтле кешеләребезне бәйрәм белән котлады. Аларга алга таба да саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез.
Арташ авыл җирлегендә алтын парлар- Гасимуллин Рамил Хәким улы һәм Гасимуллина Минсәрия Әкбәр кызы гомер итәләр. Аларны шушы күркәм даталары белән котлыйбыз. Аларга сәламәтлек, бәхет һәм мул тормыш телибез!
2023 елның 1 октябрендә Язлы-Арташ клуб мөдире "Фатыйма" мәчетендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы оештырды. Олы кеше көне-чиста һәм якты бәйрәм, әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз бәйрәме. Бу көнне үткәрелә торган бәйрәм чарасы ветераннарга күңелле ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. Бәйрәмнең дәвамы булып чәй эчү тора, аның вакытында кешеләр күңелле аралашып, яшьлек елларын искә төшерделәр.
Өлкәннәр көне уңаеннан Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасы шушы бакчада эшләп чыккан өлкәннәрне котлап,буләкләр тапшырып кайттылар.
2023 елның 25 сентябрендә Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларын Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче баскычы булган «Россия бөркете» сафларына багышлау тантанасы узды.
2023 елның 25 сентябрендә Ике басу Арташ “Күбәләк” балалар бакчасында янгын сүндерү хезмәте начальнигы белән профилактик очрашу узды.
21 нче сентябрь көнне Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбенә психологик десант килде. "Семицветик"психологик узәге психологлары укучылар белән әңгәмәләр һәм кызыклы тренинглар оештырдылар.Логопедлар аерым укучылар белән индивидуаль диагностика үткәрделәр.
Мәктәбебезнең спорт буенча көчле укучылары районда уздырылган теннис турнирында һәм көзге кросста актив катнаштылар.