ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

8 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 7 нче чакырылыш депутатларын һәм №47 Кукмара бермандатлы сайлау округы буенча депутат сайлаулары булып узды. Арташ  авыл җирлегенә кергән сайлаучылар сайлауда һәм "Бөтен гаилә белән сайлауларга" акциясендә дә актив катнаштылар. Барлык сайлаучыларга да сайлауда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез!

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
сентябрь, 2024 ел
җомга

04 сентябрьдә Арташ авыл җирлегенең гражданнар җыены булды. Җыенда 2024 елның 8 нче сентяберендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауларын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгыш ясады. Халыктан тәкъдимнәр һәм теләкләр җыю өчен "Бердәм Россия" мобиль агитация бригадасы да килде.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Арташ авыл җирлеге "Чәчәкле Саба-2024” бәйгесендә зур унышларга иреште:
Ике Басу Арташта яшәүче  Залялетдиновлар гаиләсе 2 нче урын;
Олы Арташ “Карлыгач” балалар бакчасы 1 нче урын;
Ике басу Арташ фельдшер-акушерлык пункты 3 нче урын;
Ике басу Арташ авыл мәдәният йорты кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

2 нче сентябрь көнне Олы Арташ төп гомумбелем бирү мәктәбендә белем көне билгеләп үтелде. Яңа уку елында мәктәптә барлыгы 45 бала белем һәм тәрбия алачак. Беренче сыйныфка 4 укучы укырга керде.  Укучыларны, әти-әниләрне, укытучыларны котларга дип "САБА" ИНДУСТРИАЛЬ ПАРКЫ " ИК " АҖ җитәкчесе Хузин Ильшат Талгатович, авыл җирлеге башлыгы, мәгариф системасыннан котларга килделәр.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

30 августта Татарстан Республикасы халкы үз дәүләтчелегенең тууын — Республика оешу көнен бәйрәм итә. Бу көнне 1990 елда җөмһүрият Югары Шурасы Татарстан Җөмһүриятенең дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул итте. 
 29 нчы август конне Ике Басу Арташ мәдәният йортында  "Дуслар җыелган җирдә" дигән исем астында бәйрәм концерты узды. Концертны Мишәбаш, Тимершык, Югары Симет, Иске Мичән, Ике Басу Арташ  һәм Иләбәр мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды. Алар тамашачыларга үзләренең җырларын, биюләрен бүләк иттеләр.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

31
август, 2024 ел
шимбә

2024 елның 29 нчы августында Ике Басу Арташ "Күбәләк"  балалар бакчасында  “Балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау атналыгы” темасына әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәне  Ике Басу Арташ ФАП мөдире (фельдшер) Сәләхиева А. Г . үткәрде.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Район аграрийларының хәзер иң эссе эш чоры. Һәр минут исәптә, алар иртәдән алып төн уртасына кадәр эшлиләр. 28 августта "Фирүзә" агитколлективы, Ике Басу  Арташ мәдәният йортының, Язлы Арташ, Өч Нарат  авыл  клублары белән берлектә "Нырты" АХП ҖЧҖ кырларына  "Игенчегә игелек кылучыга, җырлар аша сәлам юллыйбыз" дип аталган агитбригада программасы белән чыкты.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
август, 2024 ел
дүшәмбе

Арташ авылы җирлеге биләмәсенә кергән  «Карлыгач» һәм  “Күбәләк” балалар бакчалары каршын чәчәкләр белән бизәү гадәти һәм күңелле традициягә әверелде.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
август, 2024 ел
җомга

22
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Чәчәкләр безнең көндәлек тормышыбызда зур роль уйныйлар  Матурлыкны һәм юанычны символлаштыралар. Алар безне гади мизгелләргә сөенергә, табигать чолганышында тынычлык табарга һәм аның могҗизалары белән илһамланырга өйрәтәләр.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International