ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Территорияләрне санитар-экологик чистарту икеайлыгы кысаларында җирлегебез оешмаларында субботник оештырылды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Олы Арташ авылынды яшь белгечләр өчен арендалы торак йортлар сафка басты.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Арташ авыл җирлегендә "Россия чаңгы юллары 2019" һәм "Татарстан чаңгы юллары 2019"

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

28 гыйнвар көнне  Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р. М. Ишниязов һәм район башлыгы урынбасары Р. Р. Закирҗанов катнашында Арташы авыл җирлеге халык җыены булып узды. Җыенда шулай ук хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Арташ авыл җирлеге башлыгы, Әгъләмҗанов Алмаз Рәхимҗан улы,  2018 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты, 2019 елга планнар һәм алдагы эш турында сөйләде.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

20 нче гыйнвар көнне Ике басу Арташ авылында яшәүче тыл ветераны Саляхиев Ахматгаян Салахи улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Саляхиев Ахматгаян Салахи улы 1929 елның 20 гыйнварында Ике басу Арташ  авылында доньяга килә. Гаиләдә алты бала: ике кыз, дурт малай үсәләр. Сигез яшендә беренче класска укырга керә. Башлангыч белем алгач совхозда торле эшлэрдэ эшли, урман кискэн, конюшныйда атлар караган.

Армия сафларына алына, анда оч ел хезмэт итэ.

         1952 нче елнын 21 декабрендэ Арташ авылынын  Гамилэ исемле кызы белэн гаилэ кора. 3 малай, 1 кыз тэрбиялэп устерэлэр. Бугенге кондэ 2 оныгы, 2 оныкчыгы бар.  Ахтатгаян абый гомер буена атлар карап пенсиягэ чыга. 2000 нче елнын сентябрендэ тормыш иптэше вафат була. Бугенге көндә малайлары тәрбиясендә яши. Ике басу  Арташ авылында гомер итәләр.

        Оныклары килеп хәлен белеп торалар, абыйларына булышалар. Хәзерге көненә шөкер итеп яши.

        Ахматгаян абыйны  90 яшь тулу белән котларга Саба муниципаль районының Башкарма комитетының аппарат җитәкчесе М. Р. Каримов, Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе М. М. Хуҗин һәм Арташ  авыл җирлеге башлыгы А.Р.Әгъләмҗанов килделәр. Алар Ахматгаян абыйга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның котлау хатын, Саба  муниципаль районы башлыгы Р. Н. Миннихановның махсус бүләген тапшырдылар һәм сәламәтлек, изге теләкләр теләделәр.       

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Арташ авыл җирлегенең хоккей командасы спорт чараларында актив катнаша.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International