Көчле кар һәм бураннардан соң, Арташ авыл җирлеге биләмәсендә урамнарны кардан чистарту оештырылды. ҖЧ “Нырты” авыл хуҗалыгы җәмгыяте механизаторы Кәримов Фәндүс JCB тракторы белән урамнарны кардан чистартты.
Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасы «Мәхәббәт аша тәрбия.Бишек җыры» проектында катнашып «Мәдәни мирас» номинациясендә җинү яулады. Махмутова Елена «Ана мәхәббәтен чагылдыручы иң эчтәлекле рәсем» номинациясендә җинүче дип табылды. Балалар бакчасы бишек белән бүләкләнде.
Олы Арташ мәдәният йортында «Әниемнең җылы куллары»дигән исем астында кичә узды.
2023 елның 28 ноябрендә Сатыш мәдәният йортында «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының муниципаль этабының зона туры узды. Икшермә кадет мәктәбе, Сатыш һәм Олы Кибәче урта гомуми белем бирү мәктәпләре, Арташ һәм Түбән Шытсу төп гомуми белем бирү мәктәпләре командалары катнашты. Һәр команда үз осталыгын югары дәрәҗәдә күрсәтте.
2023 елның 25 нче ноябрендә Арташ авыл җирлеге әниләре район мәдәният йортында «Әниләр көне» уңаеннан оештырылган бәйрәмдә катнаштылар.
2023 елның 24 ноябрендә Язлы Арташ мәдәният мөдире, Ике басу Арташ китапханәсе белән берлектә, "Әнием, кадерлем» тематик кичәсен үткәрде. Чара барышында төрле конкурслар үткәрделәр, җырлар җырладылар, биеделәр, әниләр турында шигырьләр укыдылар.
Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасы «Бозда һәм суда уяу булачакмын» дип аталган видеороликлар конкурсының республика муниципаль этабында «Гадәти булмаган флешмоб» номинациясендә 2 урынны яулады.
Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасында «Әниләр көне»дигән исем астында кичә узды.
Гражданнарның үзара салымнары хисабына Олы Арташ авылы зираты территориясе төзекләндерелде.
Ике басу Арташ «Күбәләк» балалар бакчасында «Әниемнең җылы кочагы» дигән исем астында кичә узды.