ЯҢАЛЫКЛАР


4
гыйнвар, 2025 ел
шимбә

 2025-Ватанны Саклаучылар елы. Ел тематикасы хәзерге Россиянең өстенлекләрен чагылдыра-патриотлык, буыннар дәвамчанлыгы һәм Ватанны саклаучыны хөрмәт итү, үсеп килүче буында патриотизм хисләре тәрбияләү. Ике басу Арташ мәдәният йортының авыл китапханәсе белән берлектә" Ватанны саклаучылар елы"на старт бирелде..Ике басу Арташ мәдәният йортының авыл китапханәсе белән берлектә "СВО катнашучысын котлау"Яңа ел акциясендә катнашты. Мәдәният йортында СВО солдатлары өчен яңа ел открыткасы ясау буенча мастер - класс узды, анда "Салават күпере"клуб формированиесе әгъзалары катнашты. Балалар бик теләп сугышчыларга открыткалар ясадылар.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ике басу Арташ мәдәният йорты авыл китапханәсе һәм Язлы Арташ авыл мәдәният йорты белән берлектә Байлар Сабасында Үзәк чыршы янында «Яңа ел могҗизалары»күңел ачу программасы оештырды. Ял кичәсенә Саба халкы гына түгел, башка авыллардан, районнардан да кунаклар килгән иде. Бәйрәм концерт номерлары, күңелле уеннар һәм конкурслар белән үрелеп барды, барысы да бергәләп биеделәр һәм җырладылар. Кич буе бәйрәм, тылсым атмосферасы хөкем сөрде, уңай эмоциональ кәеф сизелде.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Язлы Арташ авыл клубында барлык категория халык өчен «Яшь чыршы янында»күңел ачу уеннары узды.Тамашаның башыннан ук әкият геройлары тамашачыларны Әкиятнең тылсымлы дөньясына җәлеп итте. Тамашачылар бәйрәмчә Маҗара атмосферасына чумдылар , кызыклы конкурсларда тойдылар. Күңелле музыка, яхшы кәеф бәйрәмдә катнашучыларның барысына да ел буена дәрт һәм энергия бирде. Яңа ел бәйрәме барлык авылдашларына әкияти Тылсым, күңел ачу һәм шатлык хисе бүләк итте. Кичә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Нырты мәдәният йорты, китапханә  , Язлы Арташ , Чабья-Чурча авыл клублары белән берлектә Олы Арташ авыл клубында Яңа елны каршы алу бәйрәм тамашасы уздырды. Кунакларны матур итеп бизәлгән залда Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел котлады, кызыклы маскалар чыгышы, җыр - биюләр белән бик күңелле бәйрәм булды. Соныннан ,дискотека да, яшьләр белән олылар да биеп куңел ачты.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Яңа ел - иң көтелгән һәм искиткеч бәйрәм. Аны тылсымлы, серле, гаҗәеп, кабатланмас, чапылдатучы дип атыйлар. Без барлык теләкләрнең, чираттагы могҗизаның, якты әкиятнең, яңа бәхетнең тормышка ашуын көтәбез. 31 декабрь көнне Ике басуАрташ мәдәният йортының авыл китапханәсе белән берлектә"Әкияти Яңа ел!" дигән яна ел бал-маскарады узды. Бәйрәмдә авыл халкы һәм төрле яшьтәге кунаклар катнашты. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм кичәсенең кызыклы һәм бай программасын әзерләделәр.Күңелле музыка, яхшы кәеф, Кыш Бабай һәм Кар кызы котлаулары бәйрәмдә катнашучыларның барысына да ел буе дәрт һәм энергия бирде.Яңа ел бәйрәме барлык катнашучыларга әкияти Тылсым, күңел ачу һәм шатлык хисе бүләк итте.Бәйрәмне оештыруда мәдәният бүлеге җитәкчеләре, иганәче Фәрхиев Фаил Камил улына матди ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ул 15 000 сум күләмендә ярдәм күрсәтте.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Язлы Арташ авыл клубында «Ак бәхетләр, ап-ак шатлыклар алып килсен безгә ак кышлар " дигән яңа ел бал-маскарады узды. Клуб сәхнәсендә барысын да матур бизәлгән Яңа ел чыршысы көтә иде. Яңа ел тамашасында катнашкан үзешчәннәр үзләренең бөтен иҗади осталыкларын күрсәтеп, үзләрен яхшы артистлар итеп күрсәттеләр. Ялгыз башкаручылар талантлы солистлар, тамашачыларга кызыклы концерт программасы бүләк иттеләр. Кич буе күңелле җырлар, дәртле биюләр, мәзәкләр һәм теләкләр яңгырады. Яңа ел программасына кызыклы әкият персонажлары җәлеп ителде. Кыш бабай белән Кар килгәч, чын күңелдән Яңа ел җырлары һәм биюләре башланды. Костюмлы чыгышлар, биюләр һәм музыка — болар барысы да бәйрәмнең тылсымлы атмосферасын тудырды. Маскарадта катнашучыларның барысы да ел буена көч һәм энергия алды. Яңа ел бәйрәме барлык катнашучыларга әкияти тылсымлы тойгы бүләк итте

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Хэрби операция башланганнан бирле Арташ авылы халкы хэр  яктан  солдатларыбызга  ярдэм курсэтэлэр. 
Ин активларына  волонтерның шәхси китабы тапшырылды. Һәр катнашучыга хезмәтегез һәм фидәкарьлегегез өчен рәхмәт! Сез-безнең заманның чын геройлары!

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
декабрь, 2024 ел
якшәмбе

Язлы Арташ авыл клубында лотерея билетлары уйнатылды. Барлыгы 143 билет сатылган иде. Клуб мөдир Фәттахова Илмира Нурислам кызы барлык авылдашларын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Алга таба барлык билетлар уйнатылды, оттырышлы билетлар булмады. Кунаклар барысы да үткән вакыттан канәгать иде, чөнки һәркем үз бүләген һәм бәйрәм кәефен алды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
декабрь, 2024 ел
җомга

Ике басу Арташ «Күбәләк» балалар бакчасы территориясендә Яңа ел күренеше. Яңа елга бәйрәм атмосферасы булдырырга тырышып, кар фигуралары ясадылар, территорияне бизәделәр.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Олы Арташ мәктәбе территориясендә Яңа ел күренеше. Яңа ел-изге теләкләрне үтәү вакыты. ... Ел саен безнең укучылар ата-аналар һәм укытучылар белән бергә мәктәпнең фасадын кар фигуралары һәм композицияләр белән бизәп торалар.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International