Бүген Олы Арташ авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды.
Ике басу Арташ мәдәният йорты Яңа ел бәйрәменә чакырып кала.
Арташ авыл җирлеге башлыгы Әгъләмҗанов Алмаз Рәхимҗан улы Яңа ел бәйрәме үткәрелә торган урыннарда тәртип һәм саклык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында чыгыш ясады.
Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасында Кыш Бабай балаларга бүләкләр тапшырды.
Арташ авыл җирлеге халкы, бердәм булып, солдатларга кирәк-ярак жыеп, СВОда катнашучыларга гуманитар ярдәмнәрен җибәрделәр. Матди ярдәм күрсәтү генә түгел, солдатларның сугышчан рухын ныгыту да мөһим дип саныйбыз, чөнки сине туган илең, туган як кешеләре хәтерли икәнен белү һәрвакыт күңелле булачак! Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә, җиңүне якынайтырга, үзебезнең өлешне кертергә тиешбез.
Тиздән Олы Арташ авылы халкы өчен яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылачак.
2023 елның 14 декабрендә «Ел тәрбиячесе-2023» конкурсының беренче туры узды. Олы Арташ "Карлыгач" балалар бакчасыннан тәрбияче Миңнегулова Гөлинә Флорид кызы катнашты.
«Бала һөнәр» проекты дәвам итә. Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасы оешмаларга йөри. Балалар Саба дулкыннары телерадиокомпаниясендә булдылар, журналист, диктор һөнәрләре белән таныштылар.