ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

«Мирас угы» проекты, аның өстендә эшләүнең беренче көненнән үк, безнең йөрәкләрдә башлаган эшебезнең игелеклегенә, кирәклегенә һәм мөһимлегенә ышаныч кабызды. Үзенчәлекле балалар өчен махсус проект булдырдык. Мөмкинлекләре чикле балалар - ул искиткеч иҗади сәләт ияләре, аларга бары тик үз сәләтләрен ачарга һәм үстерегә ярдәм итәргә генә кирәк. Балалар белән эшләү һәрвакытта да зур җаваплылык, нинди генә зур тәҗрибәгә ия булсаң да, һәрбер очрашуга әзерләнгәндә барыбер дулкынланасың. Әмма алар шундый ачык, дустанә һәм кызыксынучан, позитив, кайчагында хәтта без аларны түгел, ә киресенчә без алардан  гадәти вак-төякләргә сөенергә һәм бөтен  дөньяны яратырга өйрәнәбез кебек тоела. Мондый очрашулардан соң күңелдә әле бик озак җылы хис-кичерешләр, аларның елмаюлары, шатлык тулы күзләре саклана.

Балаларга уңайлы булсын өчен  проектны тормышка ашыру интерактив чаралар циклына бүленгән. Чаралар бер – берсен дәвам итә, аларның һәркайсында балалар Идел буе Болгары, Казан ханлыгы, туган як тарихыннан кызыклы фактлар белән таныша. Практик өлешкә аеруча зур игътибар бирелә, аның барышында алар яңа һөнәр үзләштерәләр, үзләрен яңа рольләрдә сыныйлар.

Мәсәлән, Сарман гимназиясенең коррекцион сыйныфта укучылары чүлмәк ясау осталары булып карадылар, һәрберсе үзенең кабатланмас эшләнмәсен ясады. Балчыктан гөрләп торган  хуҗалыклар ясап куйдылар.

«Чүлмәкче хикәясе» интерактив чарасы - һәр укучыга уңышка ирешү шатлыгы, үз сәләтен аңлау, көченә ышану мөмкинлеге. Балалар балчык белән эшләүнең төрле техникаларын үзләштереп кенә калмыйлар, тормышның теләсә кайсы өлкәсендә кирәкле сыйфатларны да алалар: аралашу, командада эшләү, эшне ахырына кадәр җиткерү, уңышка сөенү һәм үз мөмкинлекләреңне дөрес бәяләү.

Тэги: #музейсарманово #культурадляшкольников #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии #1100летияпринятияисламаВолжскойБулгарией
sarmanovo.tatarstan.ru

24
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2021 елда Россия Президенты мәдәни инициативалар һәм иҗади индустрияләр фонды грантлары конкурсында җиңүче - «Они защищали отчий дом» проектын тормышка ашыру кысаларында, Сарман гимназиясенең 6 нчы сыйныфлары  укучылары белән «В патриотизме молодежи- будущее России» дигән темага әңгәмә – лекция үткәрелде.

Тэги: #музейсарманово #культурнаяволна #культурадляшкольников #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии
sarmanovo.tatarstan.ru

22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Патриотизм һәм гражданлык - кешенең социаль һәм рухи үсешендә зур әһәмияткә ия. Алар аның дөньякүләм карашының мөһим элементлары туган илгә, башка милләтләргә һәм халыкларга мөнәсәбәтләре буларак чагыла. Патриотик һәм милли хисләр нигезендә генә Ватанга мәхәббәт ныгый, аның куәте һәм бәйсезлеге, матди һәм рухи кыйммәтләрне саклау, шәхеснең намуслылыгы һәм абруе үсә. Ә сәламәтлекләре чикле балалар белән эшләүгә килгәндә, бу тагын да тирәнрәк әһәмияткә ия. Чөнки аларга үз халкының, үз Ватанының бер өлеше, ата-бабаларының варислары  булуларын бүтән берәүгә карый да ныграк тоярга кирәк. Әлеге төшенчәләр сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балаларның рухи, әхлакый сыйфатларын формалаштыруда куәтле нигез, мондый балаларның җәмгыятькә кереп китүдә таяныч булачак.  Язмышның төрле сынауларына дучар булган балалар белән эшләүнең интерактив формасын без юкка гына сайламадык. Балаларны кызыксындырырга кирәк, ә иң мөһиме яңа рольләр уйнарга мөмкинлек бирү. «Мирас угы» проекты дөньяны якты төсләр белән яктыртучы салават күперенең бер чаткысына әверелергә тиеш.

«Сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен Теләнче Тамак интернат-мәктәбе " дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр «Мирас угы» проектында бик теләп катнаштылар.

Очрашу үзенчәлекле булды!!! Шулкадәр позитив, шул ук вакытта гади хисләр шаукымы- сүз белән генә аңлатырлык түгел. Балалар казыну эшләрен чын археологлар буларак үткәрделәр.  Эш барышында алар Идел буе Болгары чорыннан ук "сакланган" тәңкәле борынгы савытны, төрле чүлмәк кыйпылчыкларын таптылар, аларны без барыбыз бергә өйрәндек һәм нинди ысул белән яндырылганын, ул кулдан эшләнгәнме яки чүлмәк ясау җайланмасында эшләнгәнме икәнен ачыкладык. Аларның күзләрендә шатлык, эчкерсез шатлык чаткылары балкыды. Алар безне кызыксынучанлыклары, самимилекләре белән шаккатырдылар.

Безнең Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Сарман район оешмасы – "Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте" белән уртак проектыбызның юнәлеше күпкырлы, хәтта мөмкинлекләре чикле балалар өчен профориентация сорауларына да кагыла, кем белә, бәлки проектны тормышка ашыру кысаларында өйрәнелә торган һөнәрләрнең берсендә, алар үз сукмагын табарлар.

Музейда күпкырлы, максатчан программалар, проектлар тормышка ашырылып тора. Ләкин “Мирас угы” проекты ул уникаль!!! Аны тормышка ашырганда без көтмәгән партнерлар таптык: “Татармультфильм”студиясе,  Сарман авыл хуҗалыгы идарәсе, Сарман мәктәпләре.

Очрашуның истәлеге итеп, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән бастырылган -“Мирас угы”, “Рәсемле татарча- русча сүзлек” китапларын тапшырдык. Әлеге китпалар “Татармультфильм”студиясеннән кечкенә тарих сөючеләргә күчтәнәч.

Тэги: #музейсарманово #культурадляшкольников #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии
sarmanovo.tatarstan.ru

18
февраль, 2022 ел
җомга

Татар халкының чиксез бай мәдәни һәм тарихи мирасы бар. Аны үсеп килүче буынга тапшыру - безнең бурычыбыз. Нәкъ менә шуңа  да “Мирас  угы” проекты татар халкының кыйммәтләре, туган як тарихы белән танышу һәм өйрәнүгә багышланган. Чираттагы кунакларыбыз Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбеннән килделәр. Әле беренче сыйныфта гына укысалар да, алар бик үткен һәм зирәк булдылар. Тарих бик кызыклы фән. Ләкин аны уеннар, риваятьләр, әкиятләр аша  аны өйрәнү тагын да кызыграк. Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы  буенча “сәяхәт иткәндә” укучылар бик күп тарихи фактлар, риваятьләр белән таныштылар, үзләре өчен яңа төрле һөнәрләр ачтылар. Хәтта, “Ага базар”ның аңлатмасын әйтеп, барыбызны таң калдырдылар. Кызлар “кыйммәтле” ташлардан, энҗе – мәрҗәннәрдән муенсалар ясап, зәркәнче, малайлар исә тимерче һөнәрен үзләштерделәр. Ә менә чүлмәкчелек малайларны да, кызларны да кызыктырды. Сәяхәт ахырында укучылар махсус ясалган пазллардан, кунакта булган шәһәрләр буенча карта җыйдылар. Әлеге проектның вазифасы- балаларда кечкенәдән үк туган  якка мәхәббәт, үз илең, туган телең, халкыңның батырлыгы, каһарманлыгына горурлык  хисләре тәрбияләү.

Чараны йомгаклап укучыларга, якынлашып килүче Халыкара туган телләр көне уңаеннан “Татар дөньясы” китабын тапшырдык.

Әлеге интерактив чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантлары конкурсы җиңүче “Мирас угы” проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

Тэги: #музейсарманово #культурадляшкольников #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии #1100летияпринятияисламаВолжскойБулгарией
sarmanovo.tatarstan.ru

17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Зәркәнчелек, тимерчелек, тукучылык, чүлмәкчелек кебек һөнәрләр, борынгыларның көн-күреше хакында китаплардан гына укып белгән яшь буын өчен бөтенләй ят күренешләр.

Ә менә Сарман гиназиясенең 4А сыйныфы укучылары “Мирас угы” дип исемләнгән чарада катнышып,  Идел буе Болгар дәүләте шәһәрләре  буенча сәяхәттә булдылар. Болгар шәхәренең “Ага базар”ында кыйммәтле җәнлек тиреләре сатып сәүдә иттеләр, Елантауга менеп Зилант белән очраштылар, Алабуганың риваятьләре белән таныштылар, Шайтан каласы дан тоткан тимерчелек  эшенең коралларын үз күзләре белән күреп, хәтта күрекне  өрдереп тә карадылар. Зөя утрау - шәһәренә көймәләргә утырып барырга туры килде, чөнки ни бары 24 көн әчендә төзелгән әлеге шәһәр һәр яклап су белән әйләндереп алынган, чүлмәк ясаучылар эше беренче карашка гына җиңел һәм кызык икәненә дә нәкъ менә шушы утрауда төшенделәр. Тапкырлык һәм зирәклектә көч сынаштылар, мавыктыргыч, кызыклы уеннар уйнадылар.

Чараны йомгаклап укучыларга, якынлашып килүче Халыкара туган телләр көне уңаеннан “Татар дөньясы” китабын тапшырдык.

Әлеге интерактив чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантлары конкурсы җиңүче “Мирас угы” проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

 

Тэги: #музейсарманово #культурадляшкольников #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии #1100летияпринятияисламаВолжскойБулгарией
sarmanovo.tatarstan.ru

Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре  “Ислам – религия мира” дип исемләнгән әңгәмәләр циклын дәвам итәләр. Чираттагы очрашуда  Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 һәм 11 сыйныф  укучылары ислам динен кабул итү, Сарман ягының күренекле дин эшлеклеләре, мәчет мәдрәсәләре тарихы, XVII-XX йөзләргә караган кулъязма һәм басма китаплар күргәзмәсе белән таныштылар.

Тэги: #музейсарманово #культурадляшкольников #пушкинскаякарта #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии #1100летияпринятияисламаВолжскойБулгарией
sarmanovo.tatarstan.ru

Тарих дигәч, мөгаен күпләрнең күз алдына йөзләгән еллар элек борынгы дәүләтләр урнашкан җирлекләрдә археологик казылма эшләре, меңеллык тарихы булган шәһәрләр килә торгандыр. Ә менә үзең атлап йөргән урам, сиксән, туксан, хәтта йөз ел элек нинди булган икән? Гомүмән ул заманаларда булды микән әле ул? Нинди исем йөрткән? Электән калган биналар сакланганмы, аларда нинди оешмалар булган, бәлкем берәр бай йорты булгандыр? Шушы сорауларга җавапларны Сарман гимназиясенең 6 нчы сыйныфлары белән бергеләп эзләдек.

Укучыларга туган ягыбыз, Сарманыбызның, бүгенге көндә Ленин исемен йөрткән үзәк урамы буенча виртуаль экскурсия тәкъдим ителде. 30- 40 нчы елларда төшерелгән фотосүрәтләр безне үткәннәргә алып кайтты. Укучылар шаккатып карап тыңлап утырдылар, агач мәктәпләр, салам түбәле янтайган өйләр, Мөхәммәт Хаҗи байның йорты - һәммәсе дә  гаҗәп иде, чөнки бу чор алар өчен бөтенләй таныш түгел.

Туган якны, туган телеңне, туган дәүләтеңне ярату иң элек үзең яшәгән өеңнән, алтап йөргән тыкрык, урамнардан башлана. Нәкъ менә шуңа күрә, «Үз илемдә –үз телемдә»  проектының төп юнәлеше - үсеп килүче буынны милли кыйммәтләр белән таныштыру, аларда туган якка мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. 

 

Тэги: #музейсарманово #культурадляшкольников #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии
sarmanovo.tatarstan.ru

15
февраль, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 14 февралендә Казан шәһәрендә «Татар төбәк тарихын өйрәнү: 2021 елда Татарстанның һәм Россия Федерациясендә татарлар  күпләп яшәгән төбәкләренең төбәк тарихын өйрәнү структуралары эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга аларның планнары» дигән темага Бөтенроссия түгәрәк өстәл – конференциясе узды. Әлеге очрашуда галимнәр, төбәкчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре, китап авторлары шул исәптән Сарман муниципаль районының «Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Кәшипова Дания Мәмдух кызы да катнашты. Музей коллективы Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде, Дания Мәмдух кызы-Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының туган якны өйрәнүчеләр белән эшләү комитетының, актив музей һәм эзләнү эшчәнлеге, Идел - Урал төбәкләрендә татар авылларының тарихын өйрәнү һәм яшь буында туган  якка карата мәхәббәт тәрбияләү өчен диплом белән бүләкләнде.

Тэги: #музейсарманово #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии #Всемирныйконгресстатар
sarmanovo.tatarstan.ru

3
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Ерак араларны якын итеп чираттагы мастер- классны  Советлар Союзы герое Н.Х. Шәрипов исемендәге Теләнче-Тамак урта гомуми белем мәктәбенең 8-10 сыйныф укучылары өчен үткәрдек.

Алар “Һөнәрчелек” циклының, бер юнәлеше - чүлмәк ясаучылар һөнәренең серләре белән таныштылар. Әлбәттә иң элек әлеге һөнәрнең төрле техникада, кызыл балчыктан әвәләп кечкенә җәнлекләр, кәрҗиннәр һәм башка гадиерәк булган предметлар ясап карадылар. Балаларның фантазиясенә шаккатып торырлык. Эшкә бөтен җаннары белән кереп китеп, кечкенә эт сынына саклап торырга бурадан өй салдылар. Анда коесы да, җыйнак читәннәр дә, бәләкәй генә авыл өе, җәйге болыннардан чабып алып кайткан печән чүмәләсе дә - һәммәсе дә үзенә урын тапты.

Чүлмәкче җайланмасы артына утырып кечкенә генә, ләкин үз куллары белән чүлмәкләр дә ясап карадылар. Әлеге шөгыль ашыкканны, сабырсызлыкны яратмаганын да бик тиз төшенделәр. Әз генә кабаландыңмы- шул минутта бозыла да китә.

Эш белән кайнаган минутлар эчтәлекле әңгәмә белән үрелеп барды, балалар балчык белән бәйле легендалар белән танышты. ”Ни өчен тарихи ядкәръләрне саклау һәм һәрдаим өйрәнү мөһим?”, дигән  бик җитди сорау билгеләнде. Һәрвакыттагыча җаваплар төрледән-төрле булды. Берәүләр үткәннәрне белер өчен дип фикер йөртте, безгә тарих фәне укытыр өчен дип тә көлешеп алдылар. Шулай сорау - җавап алышып, тарихи ядъкәрләрнең, халкыбыз калдырган  чиксез бай мирасның киләчәк өчен бәяләп бетермәслек мөһим булуына төшенделәр. Бүгенге көннең бөтен уңайлыклары белән без борынгыларга рәхмәтле,чөнки алар уйлап тапкан шөгыльләр, әйберләр, һәммәсе дә бүгенге көндә бары тик заманлаштырылган гына, “модернизированный” диеп әйтсәк тә була. Бик акыллы һәм дөрес сүзләр бар: безнең бүгенге көнебез, кайчандыр үткәнебез сыман ук, киләчәкне төзи. Чыннан да бүгенге көн, бәлки инде иртәгә үк - яңадан-яңа, зуррак, нәтиҗәлерәк ачышларга ныклы фундамент булып тора.

Әлеге очрашу “Пушкинская карта” проекты кысаларында, Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау елына багышланды.

Тэги: #музейсарманово #фолкурок #культурадляшкольников #пушкинскаякарта #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии
sarmanovo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International