ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

«Мирас угы» проекты, аның өстендә эшләүнең беренче көненнән үк, безнең йөрәкләрдә башлаган эшебезнең игелеклегенә, кирәклегенә һәм мөһимлегенә ышаныч кабызды. Үзенчәлекле балалар өчен махсус проект булдырдык. Мөмкинлекләре чикле балалар - ул искиткеч иҗади сәләт ияләре, аларга бары тик үз сәләтләрен ачарга һәм үстерегә ярдәм итәргә генә кирәк. Балалар белән эшләү һәрвакытта да зур җаваплылык, нинди генә зур тәҗрибәгә ия булсаң да, һәрбер очрашуга әзерләнгәндә барыбер дулкынланасың. Әмма алар шундый ачык, дустанә һәм кызыксынучан, позитив, кайчагында хәтта без аларны түгел, ә киресенчә без алардан  гадәти вак-төякләргә сөенергә һәм бөтен  дөньяны яратырга өйрәнәбез кебек тоела. Мондый очрашулардан соң күңелдә әле бик озак җылы хис-кичерешләр, аларның елмаюлары, шатлык тулы күзләре саклана.

Балаларга уңайлы булсын өчен  проектны тормышка ашыру интерактив чаралар циклына бүленгән. Чаралар бер – берсен дәвам итә, аларның һәркайсында балалар Идел буе Болгары, Казан ханлыгы, туган як тарихыннан кызыклы фактлар белән таныша. Практик өлешкә аеруча зур игътибар бирелә, аның барышында алар яңа һөнәр үзләштерәләр, үзләрен яңа рольләрдә сыныйлар.

Мәсәлән, Сарман гимназиясенең коррекцион сыйныфта укучылары чүлмәк ясау осталары булып карадылар, һәрберсе үзенең кабатланмас эшләнмәсен ясады. Балчыктан гөрләп торган  хуҗалыклар ясап куйдылар.

«Чүлмәкче хикәясе» интерактив чарасы - һәр укучыга уңышка ирешү шатлыгы, үз сәләтен аңлау, көченә ышану мөмкинлеге. Балалар балчык белән эшләүнең төрле техникаларын үзләштереп кенә калмыйлар, тормышның теләсә кайсы өлкәсендә кирәкле сыйфатларны да алалар: аралашу, командада эшләү, эшне ахырына кадәр җиткерү, уңышка сөенү һәм үз мөмкинлекләреңне дөрес бәяләү.

Тэги: #музейсарманово #культурадляшкольников #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии #1100летияпринятияисламаВолжскойБулгарией
sarmanovo.tatarstan.ru

18
февраль, 2022 ел
җомга

Татар халкының чиксез бай мәдәни һәм тарихи мирасы бар. Аны үсеп килүче буынга тапшыру - безнең бурычыбыз. Нәкъ менә шуңа  да “Мирас  угы” проекты татар халкының кыйммәтләре, туган як тарихы белән танышу һәм өйрәнүгә багышланган. Чираттагы кунакларыбыз Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбеннән килделәр. Әле беренче сыйныфта гына укысалар да, алар бик үткен һәм зирәк булдылар. Тарих бик кызыклы фән. Ләкин аны уеннар, риваятьләр, әкиятләр аша  аны өйрәнү тагын да кызыграк. Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы  буенча “сәяхәт иткәндә” укучылар бик күп тарихи фактлар, риваятьләр белән таныштылар, үзләре өчен яңа төрле һөнәрләр ачтылар. Хәтта, “Ага базар”ның аңлатмасын әйтеп, барыбызны таң калдырдылар. Кызлар “кыйммәтле” ташлардан, энҗе – мәрҗәннәрдән муенсалар ясап, зәркәнче, малайлар исә тимерче һөнәрен үзләштерделәр. Ә менә чүлмәкчелек малайларны да, кызларны да кызыктырды. Сәяхәт ахырында укучылар махсус ясалган пазллардан, кунакта булган шәһәрләр буенча карта җыйдылар. Әлеге проектның вазифасы- балаларда кечкенәдән үк туган  якка мәхәббәт, үз илең, туган телең, халкыңның батырлыгы, каһарманлыгына горурлык  хисләре тәрбияләү.

Чараны йомгаклап укучыларга, якынлашып килүче Халыкара туган телләр көне уңаеннан “Татар дөньясы” китабын тапшырдык.

Әлеге интерактив чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантлары конкурсы җиңүче “Мирас угы” проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

Тэги: #музейсарманово #культурадляшкольников #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии #1100летияпринятияисламаВолжскойБулгарией
sarmanovo.tatarstan.ru

17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Зәркәнчелек, тимерчелек, тукучылык, чүлмәкчелек кебек һөнәрләр, борынгыларның көн-күреше хакында китаплардан гына укып белгән яшь буын өчен бөтенләй ят күренешләр.

Ә менә Сарман гиназиясенең 4А сыйныфы укучылары “Мирас угы” дип исемләнгән чарада катнышып,  Идел буе Болгар дәүләте шәһәрләре  буенча сәяхәттә булдылар. Болгар шәхәренең “Ага базар”ында кыйммәтле җәнлек тиреләре сатып сәүдә иттеләр, Елантауга менеп Зилант белән очраштылар, Алабуганың риваятьләре белән таныштылар, Шайтан каласы дан тоткан тимерчелек  эшенең коралларын үз күзләре белән күреп, хәтта күрекне  өрдереп тә карадылар. Зөя утрау - шәһәренә көймәләргә утырып барырга туры килде, чөнки ни бары 24 көн әчендә төзелгән әлеге шәһәр һәр яклап су белән әйләндереп алынган, чүлмәк ясаучылар эше беренче карашка гына җиңел һәм кызык икәненә дә нәкъ менә шушы утрауда төшенделәр. Тапкырлык һәм зирәклектә көч сынаштылар, мавыктыргыч, кызыклы уеннар уйнадылар.

Чараны йомгаклап укучыларга, якынлашып килүче Халыкара туган телләр көне уңаеннан “Татар дөньясы” китабын тапшырдык.

Әлеге интерактив чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантлары конкурсы җиңүче “Мирас угы” проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

 

Тэги: #музейсарманово #культурадляшкольников #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии #1100летияпринятияисламаВолжскойБулгарией
sarmanovo.tatarstan.ru

Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре  “Ислам – религия мира” дип исемләнгән әңгәмәләр циклын дәвам итәләр. Чираттагы очрашуда  Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 һәм 11 сыйныф  укучылары ислам динен кабул итү, Сарман ягының күренекле дин эшлеклеләре, мәчет мәдрәсәләре тарихы, XVII-XX йөзләргә караган кулъязма һәм басма китаплар күргәзмәсе белән таныштылар.

Тэги: #музейсарманово #культурадляшкольников #пушкинскаякарта #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии #1100летияпринятияисламаВолжскойБулгарией
sarmanovo.tatarstan.ru

11
февраль, 2022 ел
җомга

922 ел… инде тарих битләреннән генә өйрәнеп булган чорның, нәкъ менә шушы елында, Идел Буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителә. 1100 ел элек булган вакыйга, бүгенге көнгә кадәр мөһимлеген югалтмаган.

Әлбәтта, дистә гасыр, мең еллык тарих агымында ниләр генә күрмәгән, ниләр генә кичермәгән татар халкы, ләкин бернигә карамастан динне, милләтне саклап калганнар. Эзәрлекләүләр дә булмаган түгел, мәчетләрнең манаралары киселгән, дини китаплар юкка чыгарылган, намазлар  яшертен генә укылган.

 Шуны әйтергә кирәк, татар милләтендә белем бирүгә һәрвакыт җитди караганнар һәм бу сорауда мәчет, мәдрәсәләрнең дә роле зур булган.

Шул уңайдан Сарман гимназиясенең 8 сыйныф укучылары белән үткән бүгенге очрашу да ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган иде.

“Ислам – религия мира” дип исемләнгән әңгәмә барышында, укучылар ислам динен кабул итү тарихы, Сарман ягының күренекле дин эшлеклеләре, мәчет мәдрәсәләре, XVIII-XX йөзләргә караган кулъязма һәм басма китаплар күргәзмәсе белән таныштылар.

Тэги: #музейсарманово #культурадляшкольников #пушкинскаякарта #1100летияпринятияисламаВолжскойБулгарией
sarmanovo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International