Бүген «Саба-Арена» спорт мәктәбендә Байлар Сабасы «Гимназия»се һәм Кибәче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары булдылар. Алар мәктәп белән танышты, анда нинди спорт төрләре белән шөгыльләнүләрен белә алдылар, шулай ук безнең бадминтончылар, фехтовальщиклар, шахматчылар һәм теннисчылар нинди шартларда күнегүләр узуын карый алдылар.
Экскурсияне мәктәп укучылары тренажер залыннан башладылар. Үзләренә спорт снарядларын һәм тренажерларын сынап карарга рөхсәт иткәч, балаларның күзләре нинди шатлык белән балкып торганын әйтеп бетереп булмый. Өстәл теннисы залында тренировка узды. Спортчылар һәм тренер Исмаилов Фәрход Усман улы балаларыбызга өстәл теннисы уйнарга мөмкинлек бирде. Балалар мәктәпнең иң яхшы спортчыларының фотолары белән кубокларын зур кызыксыну белән карадылар. Аннары егетләр, кызлар фехтование буенча тренировканы күзәтә алдылар. Тренер Бобылев Николай Владиславович спорт мәктәбендә фехтование буенча дәресләрнең ничек узуы турында сөйләде. Экскурсия балаларга ошады һәм бик белемле һәм кызыклы булды!
28 октябрьдә Казан шәһәренең «Хезмәт резервлары» стадионы базасында 2023 елда Татарстан Республикасы халкы арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең суперфиналы узды.
29 октябрьдә САБА - Аренада бадминтон буенча традицион "Җомга турниры" узды.
Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары булдылар:
А Төркеме :
1 урын - Зәйниев Айназ,
2 нче урын - Шигабиев Ильяс,
3 нче урын -Мөхәммәтҗанов Камил.
В Төркеме :
1 урын-Багманова Камилла,
2 нче урын - Рәхимов Адел,
3 урын - Идрисов Нияз.
С Төркеме
1 урын - Нуруллин Әлим,
2 нче урын - Мөбарәкҗанов Наил
3 нче урын - Сабиров Азат.
D Төркеме
1 урын - Сафин Зиннәтулла,
2 нче урын - Габделхаев Зилә
3 нче урын - Гыйльманов Кәрим.
_________
Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, барлык катнашучылар татлы призлар белән бүләкләнделәр 🥳 🍫 🍬
Сабаның "ПМК" ҖЧҖ җитәкчелеге һәм шәхсән аның директоры Константин Маковеевка татлы бүләкләр өчен рәхмәт!
Бүген 29 октябрьдә «Саба-Арена» якшәмбе лигасының 60тан артык катнашучысын кабул итте.«Комсомол» ның туган көнендә 30дан артык дуэт белән ярышкан барлык катнашучылар 90нчы елларга чумып алдылар. СССР тарихы чагылды. Бу бүген дә үсеп килүче буын өчен мөһим. Ә спорт ярышларында лиганың өченче рәтен микс-дуэт- Динара Исмаилова һәм Раян Йосыпов алды. Пьедесталга икенче булып-Хайём Исмаилов һәм Инсаф Гапдерахманов Басты. Төп татлы туган көн призын Мурат Ибраһимов һәм Камил Вилданов дуэты алды.
26 октябрьдә бадминтон буенча тренер Зарипова Гөлнара Хәмит кызының 1нче ел ГНП тәрбияләнүчеләре контроль-күчерү нормативларын тапшырдылар. Балалар тест белән таныштылар. Тестлар батареясы 5 нормативны үз эченә ала: 30 метрга йөгерү,6х5 челнок йөгереше, урыннан озынлыкка сикерү, волан ыргыту һәм кысу. Барысы да контроль күчерү нормативларын тапшыруны уңышлы башкардылар.
2023 нче елның 22 октябрь көнендә Мари иле республикасы Песчаный бистәсенең “Ату” үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар да катнашты.
Татарстанда 2023 ел- Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгән иде.
2023 елның 22 октябрендә Югары Ослан районының «Свияга» ату комплексында стендка ату буенча ярышлар уңышлы тәмамланды.
Бүген «Саба-Арена» УСК базасында «Саида» ҖЧҖ һәм «Трейд Металл» ҖЧҖ ярдәме белән «Саба-Арена» спорт мәктәбе ГРАН ПРИЕНЫҢ 1 этабы узды. Ярышларда Казан, Йошкар Олы, Кукмара һәм безнең район спортчылары катнашты. Хатын-кыз вәкилләре арасында Динара Исмаилова, Камилла Шиһапова, Алиса Гайнуллина дәрәҗә пьедесталын яуладылар. Ир-егетлэр арасында Инсаф Сираев җиңүче булды, ул финалда Данис Әхмәтҗановны җиңде, Камил Вилданов өченче булды.
Шулай ук ОВЗ спортчылары арасында нәтиҗәләр ясалды:
1 - Раил Галиәкберов, 2 - Нияз Шаманов, 3 - Ленар Гайфуллин.
Кызлар:
1 - Галина Гороховатченко, 2 - Элина Шәйдуллина, 3 - Мария Чумакова.
22 октябрьдә Саба-Аренада бадминтон буенча традицион "Җомга турниры" узды.
Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары:
-----------
В Төркеме :
1 урын-Багманова Камилла,
2 урын - Рәхимов Әдел,
3 урын - Сафиуллин Рөстәм
----------
С Төркеме
1 урын-Габдрахманов Азамат,
2 урын - Закиров Замир,
3 урын-Шагеев Айрат,
3 урын - Сафина Наргиза.
-------------------
D Төркеме
1 урын-Сафин Зинәтулла,
2 урын - Хуҗин Илдар,
3 урын-Шакирова Назлыгул,
3 урын Габдулхаев Зилә.
----------
Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, барлык катнашучылар - татлы призлар белән бүләкләнделәр🥳 🍫 🍬
Татлы бүләкләр өчен Саба "ПМК" ҖЧҖ җитәкчелегенә рәхмәт.