ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2025 ел
җомга

Бүген 29 августта «Саба-Арена» спорт мәктәбендә  «Мәктәп эшендә мөһим һәм уникаль юнәлешләрне, 2025 - 2026 уку-тренировка елына максат һәм бурычларны билгеләү» темасына педагогик совет узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар: Спорт мәктәбе эшенең үзенчәлекләре. Еллык эш планын раслау. Мәктәптә төркемнәрне һәм бүлекләрне туплау. Мәктәп хезмәткәрләре белән хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрү, мәктәп спортчылары белән куркынычсызлык техникасы буенча тренер-укытучыларның эшен оештыру. Мәктәп хезмәткәрләрен һәм спортчыларын медицина тикшерүе. Укучыларның әзерлек дәрәҗәсе, аларның нәтиҗәләре үсеш динамикасы. Ата-аналар җыелышларын ешрак уздырырга, массакүләм мәгълүмат чараларына СМИ чакырырга киңәш ителде.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

Башкортстан башкаласында 14 августтан 24 августка кадәр фехтовкалау буенча уку-күнегүләр җыеннары узды. Күнегүләр процессында Мәскәү, Санкт-Петербург спортчылары, Уфа фехтовкалаучылары һәм, әлбәттә, Саба фехтование булеге өмете Фазлиева Амалия катнашты. Күнегүләр циклы авыр, ләкин бер үк вакытта кызыклы сезон алдыннан бик файдалы булды, ул 2026 елның июнендә балалар арасында Россия Чемпионаты белән тәмамланачак.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

28
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 9 нчы сентябрендә, районыбызның "Сабантуй"мәдәни-спорт комплексында, "Авылның яшь идарәчеләре"проекты гамәлгә ашырылачак.


saby.tatarstan.ru

22
август, 2025 ел
җомга

22 нче август ил күләмендә Россия Федерациясе флагы көне буларак билгеләп үтелә.


saby.tatarstan.ru

21
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 елның 16 августыннан 19 августына кадәр Саратов шәһәрендә Беренче космонавт Ю.А.Гагаринга багышланган бадминтон буенча бөтенроссия ярышлары узды. Анда Россиянең 17 төбәгеннән 200дән артык иң көчле спортчы катнашты. Ярыш "өч йолдыз". Саба районы шәкертләре, "Саба-Арена" спортчылары уңышлы чыгыш ясап, 5 призлы урын яуладылар. 1 урын - Зәйниев Айназ (17 яшькә кадәр); 1 урын - Зәйниев Айназ - Капралов Дмитрий (Түбән Новгород); 2 урын - Зәйниев Айназ - Берёзова Полина (Мәскәү); 3 урын - Галимуллин Расуль - Коломыткин Михаил (Санкт-Петербург) (17 яшькә кадәр); 3 урын - Идрисов Нияз (13 яшькә кадәр). Балаларыбызны, аларның әти-әниләрен, тренеры Зарипов Г.Х. лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, алга таба да спорт уңышлары телибез. Шулай ук тренерлар һәм ата-аналар исеменнән Рәис Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендэ Саба районы җитәкчелегенә бөтенроссия ярышларына спортчылар йөрү мөмкинлеге өчен дә рэхмэт белдерэбез.


saby.tatarstan.ru

«Яшьлек» яшьләр үзәгенең чәчәкләре һәр килүченең күңеллен күтәрә.


saby.tatarstan.ru

20 август көнне, Байлар Сабасында «Яшьлек» яшьләр үзәге ,эшләүче яшьләр өчен мавыктыргыч квиз уен оештрыды.


saby.tatarstan.ru

9-16 август көннәрендә Липецк шәһәрендә 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында стендка ату буенча Россия беренчелеге булып узды


saby.tatarstan.ru

       2025 елның 16-18 августында Мирный бистәсендәге (Казан)  «Мирный» комплексында 2009-2014 елгы егетләр һәм кызлар арасында биатлон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.


saby.tatarstan.ru

2025 елның 17 августында Кукмара шәһәрендә 2011-2013, 2013-2015, 2015-2017 елгы укучылар арасында баскетбол буенча «кыргый әфлисун» турниры узды


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International