2022 нче елның 6 нчы мартында Байлар Сабасынын үзәк шугалагында авыл җирлекләренең ирләр командалары арасында хоккей буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының 2022 нче сезонның финал уеннары узды.
Кичә, 2022 елның 3 мартында Хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба районы чемпионатының чираттагы уеннары узды.
2022 елның 2 мартында Килдебәк авылында авыл җирлекләре һәм хезмәт коллективлары ветераннар командалары арасында (40+) мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы уеннары булып узды.
2022 нче елның 1 нче мартында "Спорт комплекс" МБУдә хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты уеннары булып узды.
2022 елның 26-27 февраль көннәрендә Мамадыш шәһәрендә тимераякта фигуралы шуу буенча «Снежность-2022» республика классификация ярышлары узды.
27 февраль көнне Байлар Сабасы спорт комплексында каратэ буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узды. Ярышларны ачу тантанасында Саба районы Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары, Саба районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе - Кәримов Марат Рәшит улы, Саба районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы катнашты.
Бүген Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасында торак сатып алу өчен социаль түләү алу хокукын раслаучы сертификат тапшыру тантанасы булды. Быел 2 гаилә-Шәмәрдән авылыннан Фатыйховлар һәм Сатыш авылыннан Җәләлиевлар гаиләсе торак алу өчен социаль түләүләргә ия булдылар. Фатыйхова Ләйлә 4 бала тәрбияли: 2 бала-мәктәп укучылары, 2 бала балалар бакчасында. Гаилә Шәмәрдән авылында торак сатып алырга планлаштыра. Әлеге гаилә программада катнашу өчен 2018 елда гариза бирде. Җәләлиевлар гаиләсендә 3 бала тәрбияләнә: 1 укучы һәм балалар бакчасында 2 бала. Гаилә Байлар Сабасында торак алырга планлаштыра. Сертификатларны Саба районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улы тапшырды. Әлеге программада 35 яшькә кадәрге яшь гаиләләр катнаша ала. Программада катнашу өчен барлык шартларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы сайтында белергә яки Саба районы башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Бүген 22 февраль көнне Кукмара шәһәрендә ГТО кышкы фестиваленең икенче зона этабы узды. Саба муниципаль районы командасы бу ярышларда бик яхшы чыгыш ясады һәм гомумкоманда беренче урынны яулады. Команда составы: Галимова Сафия (1 урын) Гарипов Фаил (2 урын) Хөснетдинова Адилә( 1 урын) Фәтхрахманов Айзат (3 урын) Шакиров Рамил (1 урын) Вайисов Улугбек (1 урын) Алякимов Рушан (1 урын) Гарипов Марат (1 урын) Спортчыларыбызны ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.