3-4 декабрьдә Саба районында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы исәбенә мини-футбол буенча ярышлар узды. Ярышларда 14 муниципаль районнан командалар катнашты. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә: 1 урын-Мамадыш районы командасы, 2 урын-Саба районы командасы. 3 урын-Биектау районы.
Бүген Саба районында мини-футбол буенча муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы старт алды. Ярышларда Татарстан Республикасының 14 муниципаль районыннан командалар катнаша. Уеннар Шәмәрдән һәм Килдебәк авылларындагы спорт залында узачак. Саба районы командасына уңышлар телибез.
Бүген 3 декабрьдә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең мини-футбол буенча спартакиадасы старт ала.
1 нче декабрь көнне Сәләтле балалар өчен интернат - мәктәбендә инвалид балалар арасында шашка-64 буенча инвалидлар декадасына багышланган Турнир булып узды.
2021 нче елның 27 нче ноябрендә Тимершык урта мәктәбе базасында 2009-2010 нчы елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы Беренчелеге булып узды.
Ярдәм дөньясында төп ресурс-ул үз мәнфәгатьләре, өстенлекләре, белемнәре һәм күнекмәләре булган кеше үзе.
2021 елның 30 ноябрендә 17.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы YouTube каналында трансляция белән яшьләргә #туры эфир үткәрә. Турыдан-туры эфир барышында «ДОМ.РФ» АҖ («ташламалы ипотека» 7% ка кадәр), «гаилә ипотекасы» (6% ка кадәр), «авыл ипотекасы» (3% ка кадәр), шулай ук ТР Дәүләт торак фондының ташламалы социаль ипотека шартларында «яшь гаилә» республика яшьләр торак программасы (еллык 7% һәм торак бәясенең 10% ын беренчел кертем белән) ачык һәм җентекле формада тәкъдим ителәчәк. Туры эфир барышында 30 ноябрьдә барлык катнашучылар һәм тамашачылар торак шартларын яхшыртуда яшьләргә ярдәм итү буенча федераль һәм республика чаралары буенча үз сорауларын бирә алачаклар. #Турыдан-туры эфирны трансляцияләүгә тоташтыру өчен теләсә кайсы компьютердан яки мобиль җайланмадан ТР яшьләр эшләре министрлыгының YouTube каналына керергә кирәк. сылтама буенча https://www.youtube.com/c/МинистерствоподеламмолодежиРТ/featured
Хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле Саба аграр көллияте студентлары ГТО комплексы тапшырдылар. Күпләр яхшы физик әзерлек күрсәттеләр.