ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Чәчәкләр безнең көндәлек тормышыбызда зур роль уйныйлар, матурлыкны, өметне һәм юанычны символлаштыралар. Алар безне гади мизгелләргә сөенергә, тирә-юнебездә тынычлык табарга һәм аның могҗизалары белән илһамланырга өйрәтәләр. Чәчәкләр безгә әйләнә-тирә дөньяга игътибар һәм кайгыртуның мөһимлеген, шулай ук алга таба зур уңышларга ирешү һәм  уңай шартлар тудыруның зарурлыгын искә төшерә. Тормышыбызда чәчәкләр шатлыклы мизгелләрдә генә түгел, бәлки авыр вакытларда юаныч һәм тынычлык китереп, кайгы-хәсрәтне дә йомшартырга ярдәм итә.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

25
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

DOBRO.RU сайты интернет челтәрендә волонтерлар өчен иң кирәкле, иң файдалы мәйданнарның берсе булып тора. 


saby.tatarstan.ru

25 нче сентябрь көнне "Яшьлек" яшьләр үзәге белгечләре балалар өчен "Яшьләр арасында экстремизмга каршы профилактика" темасына әңгәмә үткәрделәр. 


saby.tatarstan.ru

14,15,20,21 сентябрь көнне Казан шәһәрендә "Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка буенча РСШ" ДАУда яшүсмерләр һәм спорт разрядларын үтәү мөмкинлеге белән шахмат буенча ачык рейтинг турниры узды. Безнең мәктәп спортчылары Бәшәров Вилдан, Камальдинов Айдар, Газизуллин Айдан, Галимуллин Данияр яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр! Газизуллин Айдан 1 яшүсмерләр, Камальдинов Айдар 2 яшүсмерләр разрядын үтәде! Котлыйбыз, уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы районнарында волонтерлык, ирекле ярдәм итү эшчәнлеген үстерү максатында үткәрелгән, "Добрый край- Игелек җире" 2024 Республика конкурсында "Яшьлек" яшьләр үзәге җиңү яулаган иде. 


saby.tatarstan.ru

20-22 сенябрь көннәрендә, Буа шәһәрендә, авыл районнары арасында мини- футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының зона уеннары  үтте. 


saby.tatarstan.ru

2024 елның 13 сентябреннән 16 сентябренә кадәр Казан шәһәрендә малайлар һәм кызлар арасында бадминтон буенча  “Ф.Г.Вәлиев истәлеге кубогы” Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды. Саба районы шәкертләре түбәндәге разрядларда призерлар булдылар:
Хатын-кызлар парлы категориясендә:
2 урын - Хәбибуллина Наргиза - Чиркина Виктория ( РС)
Ирләр парлы категориясендә:
2 урын - Борһанов Данияр - Пулатов Аяз ( РС)
Катнашучыларны, тренерларны лаеклы нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба спорт уңышлары телибез.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

Кичә, 22.09.24, Саба-Аренада җәйге ялдан соң бадминтон буенча традицион "Саба Якшәмбе турниры" башланды.Анда Саба районының 35 яшь бадминтончысы катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар булдылар: "А" төркеме 1нче урын - Зәйниев Айназ, 2урын - Идрисов Нияз / Рәхимов Адель, 3нче урын - Сафина Элина / Әхмәтшина Самина. "В" төркеме 1 урын - Шагеев Айзат, 2нче урын - Кәримов Язнур, 3нче урында - Закиров Самир. "С" төркеме 1нче урын - Хуҗин Илдан 2нче урын - Кәримов Язнур, 3нче урында - Гыйлманов Кәрим. "Д" төркеме 1 урын - Әхмәтшин Тамерлан, 2урын - Заһидуллина Сәид, 3нче урында - Әхмәтова Алинә һәм Сафина Раилә. Барлык призёрлар да грамоталар алды. 📜Турнирда катнашучыларның барысы да безнең турнир попечителе "ПМК" ҖЧҖ директоры Маковеев Константин тарафыннан баллы бүләкләр алды. 🍫🍭🍬

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

21
сентябрь, 2024 ел
шимбә

Бүген Шәмәрдәннең 250 дән артык кешесе  "Милләтләр кроссы - 2024", "Татарстан кроссы - 2024"  бөтенроссия йөгерешләрендә катнашты. 


saby.tatarstan.ru

20
сентябрь, 2024 ел
җомга

20 нче сентябрь көнне "Яшьлек" яшьләр үзәге  базасында "Игелекле Саба" игелек үзәге ачылды. 


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International