ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстанлылар, ә нәкъ менә Сабалылар уңышлары белән сөендерә. 2025 елның 30 апреленнән 3 маена кадәр Подгорицада чираттагы "Дөнья кубогы этабы" үтте. Анда безнең Саба кызлары Галина Гороховатченко һәм Сафира Фәйзетдинова катнашты. Татарстан Республикасының һәм Россия Милли җыелма командасының тренерлары «Лос Арджелес - 2028 ел» Паралимпия Уеннарында кызлар әзерләү һәм аларның катнашу планкасын алды. Халыкара аренада икенче адым ясалды. Сайлап алу раундын узу өчен тиешле күләмдә рейтинг булдырырга кирәк. Татарстанлыларның уңышлары белән уртаклашабыз. Галина Гороховатченко пьедесталның икенче баскычына күтәрелде һәм финалда Голландиядән теннисчы кызга оттырды. Ләкин Галина Мексиканка, Казашка, Испанка һәм Японканы (ялгыз разряд) җиңәргә насыйп була. Даниил Доманецкий белән парлы катнаш разрядта (Кемеров өлкәсе) пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр. Парлы хатын-кызлар арасында безнең кызлар пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр. Котлыйбыз, җиңүләр шатлыгын тату гаилә-команда, ата-аналар, “Саба-Арена” спорт мәктәбе иганәчеләре, Казан шәһәренең Республика махсуслаштырылган адаптив мәктәбе белән уртаклашабыз.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

3
май, 2025 ел
шимбә

Саба районы волейбол командалары беренчелекне бирми!                  


saby.tatarstan.ru

30
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

“Яшьлек” яшьләр үзәге, Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу  уңаеннан, “Мин тормышны яратам!” шигырь бәйгесе уздырды.


saby.tatarstan.ru

“Яшьлек” яшьләр үзәге “Офис хезмәткәрләре” көненә бәйге үткәрде.


saby.tatarstan.ru

28
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

27 апрель көнне Татарстан башкаласы Казанда хатын — кыз командалары арасында волейбол фестивале узды. 


saby.tatarstan.ru

Өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы чемпионатыннан  Сабалар кабат җиңү белән кайтты!


saby.tatarstan.ru

26 апрель көнне Казанда «Хезмәт резервлары» спорт комплексы базасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының төбәк этабы узды.

Тэги: ОДМС ГТО Саба
saby.tatarstan.ru

25-26 апрельдә Байлар Сабасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы исәбенә ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды.

Тэги: ОДМС
saby.tatarstan.ru

2025 елның 26 - 27 апрелендә Казан Бадминтон үзәгендә 2025 Татарстан Республикасы Бадминтон өметләренең икенче туры узды. Ярышларга республикабыздан 200ләп спортчы җыелды. 2 этап нәтиҗәләре буенча Саба районы бадминтончылары түбәндәге категорияләрдә чемпионнар һәм призерлар булдылар: 2013 - 2014ггр: 2 урын - Сафина Элина (1 дивизион); 3 урын - Идрисов Нияз (1 дивизион); 3 урын - Сафиуллин Рөстәм (1 дивизион); 1 урын - Идрисов Нияз - Сафина Элина; 1 урын - Сафина Элина - Фәйзуллина Ник (Чаллы); 2 урын - Идрисов Нияз - Рәхимов Адель; 2 урын - Хәбибуллина Наргиза - Сафина Наргиза (Казан); 2015гр һәм кечерәк: 3 урын - Сафин Зиннәтулла - Хузин Илдан. Барлык катнашучыларны, тренерларны, ата-аналарны балаларыбызның уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, алга таба уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

2025 елның 21-24 апрелендә Санкт-Петербург шәһәрендә бадминтон буенча "Космонавтика көне" бөтенроссия яшүсмерләр һәм юниорлар ярышлары узды. Анда Россиянең 13 төбәгеннән 273 спортчы катнашты. 619 матч уйналды. Ярыш "ике йолдыз"лы. Саба районы шәкерте, "Саба-Арена" спортчысы Зәйниев Айназ Алексеевск районыннан Федор Данила белән берлектә ялгыз һәм парлы разрядта 2 алтын медаль яулады. Айназны, аның әти-әниләрен, тренеры Зарипов Г.Х. уңышлы чыгыш белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба спорт уңышлары телибез. Шулай ук тренер һәм ата-аналар исеменнән Саба районы җитәкчелегенә бөтенроссия ярышларына спортчылар йөрү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәбез.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International