«Саба-Арена» спорт комплексында 27 апрельдә өстәл теннисы буенча «Лента памяти» «Марафон Добра» «Трейд металл» ҖЧҖеннән ачык турнирының 4 нче этабы тәмамланды. Турнир гадәттәгегә әйләнә һәм игътибарны җәлеп итә. Турнирга Татарстан Республикасыннан үз яшьләре буенча алдынгы уенчылар килә. Һәм бу якшәмбе 27 апрельдә искәрмә булмады. Турнирны Казан, Кукмара, Алабуга, Лаеш һәм әлбәттә инде Саба кунаклары да бизәде. Турнирда кызу иде. Ирләр арасында да, хатын-кызлар арасында да пьедесталга Сабалылар күтәрелде. Ир-атлар арасында пьедесталның өченче баскычына Камил Вилданов ия булды. Икенчесенә Газиз Даулиев күтәрелде. Җиңүче Салават Заһидуллин булды. Сүз уңаеннан, Салават белән Газиз Татарстан Республикасында студент хәрәкәтен җитәклиләр. Казан Дәүләт Медицина университеты (КДМУ) студентлары буларак якын араларда Екатеринбургтагы Бөтенроссия теннис форумында Татарстан флагын күтәрәчәкләр. Хатын-кызлар арасында өченче баскычка Камилэ Әхмәтова күтәрелде. Икенчеседэ Динә Хәбибуллина иде. Җиңүче Галина Гороховатченко булды. Сүз уңаеннан, Галина һәм безнең 15 яшьлек Сафина Фәйзетдинова иртәгә-28 апрельдә чираттагы "Дөнья кубогы этабы"нда катнашу өчен Черногорьега очалар. (ПОДА) Безнең кызларга җиңел юл һәм уңышлы чыгыш ясауларын телибез.
22 апрельдән 26 апрельгә кадәр Казанда өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Чемпионат нәтиҗәләре буенча безнең команда 2 комеш 3 бронза медаль яулады.
2 урын- хатын-кызлар пары Исмаилова /Мортазина (КазУОР)
2 урын- Катнаш пар Галанов /Нартова (Идел)
3 урын- катнаш пар Исмаилов /Исмаилова
3 урын- хатын-кызлар командасы (Исмаилова, Фәйзетдинова, Хәбибрахманова, Латыйпова)
3 урын- Павел Галанов ялгыз разряд.
Өстәл теннисы буенча ПОДА арасында Россия чемпионаты. (1-5кл).
21 апрельдән 26 апрельгә кадәр Алексинда (Тула өлкәсе) РФ Спорт министрлыгының “ОКА” республика укыту-тренировка базасында өстәл теннисы буенча ПОДА Россия чемпионаты узды (1-5кл) Россия чемпионы исеменә көрәшне Россия Федерациясенең 29 субъектыннан 78 спортчы алып барды. Безнең мәктәп спортчысы Раил Галиәкбәров Дмитрий Сафронов белән (Чиләбе шәһәре) парда бронза медальгә ия булдылар. Спортчыларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез.
24 апрель көнне Байлар Сабасында "Алга" КВН республика Лигасы узды.
Бүген 22 апрель көнне Казан шәһәрендә РСШОР Ачык беренчелеге узды. Җиңүче булып "Саба-Арена" спорт мәктәбеннән Фазлыева Амалия танылды. Амалияне һәм фехтование бүлеген уңышлы чыгыш белән котлыйбыз!
15 апрель көнне рус шашкалары, шахмат, йөзле шашка ярышлары булып узды. Безнең хөрмәтле пенсионерлар актив катнашты. Шахмат буенча ир-атлар арасында: 1 урын - Хәйретдинов Илгизәр, 2 урын - Вәлиуллин Альберт 3 урын - Мөхәммәтшин Зөфәр. Шахмат буенча хатын-кызлар арасында: 1 урын - Гарипова Алсу 2 урын - Лотфуллина Наилә, 3 урын - Юзмеева Әлфия. Ирләр арасында рус шашкаларыннан: 1 урын - Ханнанов Илфат 2 урын - Рәхимов Накыйп 3 урын - Мөхәммәтҗанов Рөстәм. Рус шашкалары буенча хатын-кызлар арасында: 1 урын - Төхвәтуллина Гөлниса, 2 урын - Шәмсетдинова Фәния, 3 урын - Садыйкова Минненур. Ир-атлар арасында халыкара шашка буенча: 1 урын - Рәхимов Накыйп 2 урын - Хәйретдинов Илгизәр, 3 урын - Вәлиуллин Альберт. Халыкара шашка буенча хатын-кызлар арасында: 1 урын - Төхвәтуллина Гөлниса, 2 урын - Садыйкова Минненур 3 урын - Юзмеева Әлфия. Барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз! Киләчәктә уңышлар телибез!
Саба районы җыелма командасы икенче урында!