6-10 октябрьдә «Саба-Арена» спорт мәктәбендә 16 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге уза. 7 октябрьдә Татарстан өстәл теннисы Республика команда беренчелеге тэмамланды.
Ярыш нәтиҗәләре
Кызлар
3 урын-Кукмара муниципаль районы
Составы: 1. Буравова Арина 2. Буравова Элиза 3. Димитриева Дарья 4. Фәттахова Айзилә
3 урын-Казан 2
Составы: 1. Чичканова Варвара 2. Лукина Дарья 3. Шаһивәлиева Маликэ 4. Амалия Багдасарян
2 урын-Саба муниципаль районы 1
Составы: 1. Батыршина Динә 2. Хәбибуллина Динә 3. Әхмәтова Камилэ 4. Сафина Иделия
1 урын-Казан 1
Составы: 1. Госманова Ясминэ 2. Вахрушева Регина 3. Скысарева Евгения 4. Яруллина Зилә
Егетлэр
3 урын- Кукмара муниципаль районы 1
Составы: 1. Бәйрәмов Илнур 2. Габидуллин Әмир. 3. Захаров Артем 4. Юнысов Кәрим
3 урын-Саба муниципаль районы 1
Составы: 1. Ильсаф Латыйпов 2. Вәлиуллин Әлфис 3. Йосыпов Раян 4. Һадиев Эмиль
2 урын-Казан 2
Составы: 1. Сәид Рәимов. 2. Солтанов Данила 3. Өлфәтов Максим 4. Ризатдинов Кәрим
1 урын-Казан 1
Составы: 1. Марк Горбунов. 2. Миңнуллин Тимур 3. Пайков Евгений 4. Аюпов Кәрим
«Яшьлек» яшьләр үзәген өлкәннәр дә читләтеп үтми.
Бердәм бөтенроссия спорт классификациясенең разряд таләпләрен һәм шартларын үтәүгә һәм Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең 2025 елның 3 октябрьдагы боерыгы нигезендә безнең "Саба-Арена" мәктәбе спортчыларына "оченче спорт разряды"бирелде: - Галимуллин Данияр -дисциплина шахматы, (тренер-укытучысы Мөхәммәтова Сиринә Раил Кызы); - Мухаметова Сафия- дисциплина шахматы, (тренер-укытучысы Мөхәммәтова Сиринә Раил Кызы); "икенче спорт разряды": -Батталова Аделина -дисциплина шахматы, (тренер-укытучысы Мөхәммәтова Сиринә Раил Кызы). Данияр, Сафия, Аделинаны котлыйбыз, спорт осталыгының алга таба да үсүен телибез! Тормыш юлындагы киртәләрне җиңел генә үтеп, мөмкин кадәр күбрәк югары нәтиҗәләргә ирешеп, һәрвакыт җиңүле юнәлештә барырга телибез!Тренерларына сәламәтлек, илһам һәм мотивация телибез!
«Яшьлек» яшьләр үзәге, Шәмәрдән балалар китапханәсенә йөкле хатын-кызларны җыйды.
4 октябрьдә «Яшьлек» яшьләр үзәге тренер-укытучысы Вайисов Олугбәк Рузмәт улы Татарстан Республикасы көненә багышланган чаңгы роллерлары буенча ачык район ярышларында, 4,8 км дистанциядә, 6 минут 30 секунд вакыт белән, 31-40 яшьлек ир-атлар арасында беренче урынны яулады.
6 октябрь көнне, «Яшьлек» яшьләр үзәге, Саба гимназиясе базасында, укытучыларның һөнәри бәйрәме уңаеннан, укучылар һәм укытучылар белән «интеллектуаль каршылык» баттлы оештырды.
4 октябрьдә Юнны авылы янында Илеш районы территориясендә беренче тапкыр «Сабитов Race 2025»эндуро дисциплинасында мотоузышлар буенча ярышлар узды.
Чемпионатка Байлар Сабасы, Уфа, Малмыж, Яңа Уренгой, Алабуга, Стәрлетамак, Яңавыл, Актаныш, Дүртөйле һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән һәм авылларыннан спортчылар килде.
Ярышлар өч категориядә үткәрелде: «Алтын», «Көмеш» һәм «Бронза».
«Бронза» классында Агләмзанов Әмирхан (Байлар Сабасы, Эндуро Арташ командасы) - 1, ә Агләмзанов Алмаз (Байлар Сабасы, Эндуро Арташ командасы) 2 урынга лаек булды.
Ярышлар тәмамлангач, җиңүчеләр иганәчеләрдән медальләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.
Саба урта мәктәбе директоры беренчелекне яулады
Саба урта мәктәбе директоры Данис Яруллин 27-28 сентябрь көнне Казан шәһәрендә рус жимы буенча Бөтенроссия мастерлар турнирында катнашты. 90 кг кадәр авырлык категориясендә ул кабаттан 1 нче урынны яулады. Янәдән МСМК (халыкара класслы спорт мастеры) нормативын үтәде.
25 сентябрьдән 28 сентябрьгә кадәр Самара шәһәрендә "Самара өлкәсенең төбәкара өстәл теннисы буенча 14 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында, 16 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында ярышлары" узды . Әлеге ярышларда безнең спорт мәктәбенең өч спортчысы катнашты: Билалов Дамир, Латыйпов Ильсаф, Хәсәншин Радик. Илсаф Латыйпов 14 яшькә кадәрге егетләр арасында 2 нче урынны алып аерылып тора. Финал очрашуында Ильсафка җиңү өчен бераз гына җитмәде, ләкин ул бик лаеклы һәм искиткеч уен күрсәтте. Дамир һәм Радик зур тәҗрибә тупладылар. Без балаларга ярышларда да, тормышта да алга таба уңышлар телибез.
2025 елның 3 - 4 октябрендә Казанның Бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасының Бадминтон Өметләренең 3 туры узды. Ярышларга Республикабызның төрле почмакларыннан 233 спортчы җыелды. 3 этап нәтиҗәләре буенча Саба районы бадминтончылары түбәндәге категорияләрдә призерлар булдылар:
2013 - 2014гр:
3 урын - Сафина Элина (1 дивизион);
3 урын - Сабиров Илназ (2 дивизион);
3 урын - Идрисов Нияз - Сафина Элина;
3 урын - Сафина Элина - Фәйзуллина Ника (Яр Чаллы);
3 урын - Идрисов Нияз - Рәхимов Адель;
3 нче урын - Рәхимов Адель - Шәйхулова Элина (Әлмәт)
2015 һәм аннан да кечерәк:
3 урын - Сафин Зиннәтулла - Хузин Илдан.
Барлык катнашучыларны, тренерларны, ата-аналарны балаларыбызның яхшы чыгышлары белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, алга таба уңышлар телибез!