ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

29.03-01.04.2024 Махачкала шәһәрендә ир – атлар һәм хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча ПОДА Дагыстан Республикасы Мөфтие Шейх Әхмәд Әфәнде Абдулаев призына бөтенроссия ярышлары узды. Безнең мәктәп спортчысы Раил Галиакберов Свердловск өлкәсеннән Топорков белән парлы разрядта 2 урынны алды. Котлыйбыз, алга таба уңышлар!

 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

29-30 март көннәрендә  “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышларда “Сабантуй” спорт мәктәбеннән,  Казан, Алабуга, Нурлат, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Чувашия республикасыннан,  Киров һәм Самара өлкәләреннән  килгән спортчылар көч сынашты.


saby.tatarstan.ru

1
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Ярышлар Казанның «Хезмәт резервлары» стадионы базасында узды. Аларда Татарстан Республикасының күпчелек шәһәрләре һәм районнары катнашты.


saby.tatarstan.ru

31 март көнне, Саба муниципаль районы җыелма командасы Татарстан Республикасы халкы арасында ГТО Кышкы фестивале ярышларында 3 урынны яулаган  өчен диплом һәм кубок белән бүләкләнде!


saby.tatarstan.ru

РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы, "Мактау билгесе", "Октябрь революциясе” орденнары кавалеры Н.М.Миңнеханов истәлегенә багышланган 2014-2015 елгы малайлар һәм кызлар арасында тиз шахмат буенча беренче республика шәхси-команда турниры тәмамланды. Безнең мәктәп укучылары югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. 1 нче урын алдылар. И.И. Низамиев һәм А. Газизуллин 1 нче урынны алдылар. Команда составында МБОУ ,, Гимназия һ.б. укучылары: Маликова А. (2Б), Шакирова М. (2Г.), Низамиев Й. (2А), Газизуллин А. (2Б). Җиңүчеләрне һәм аларның тренерларын югары нәтиҗәләр өчен котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

28 мартта РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы Н.М. Миңнеханов истәлегенә балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында тиз шахмат буенча районара турнир узды. "Саба-Арена ” укучылары актив катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Кызлар арасында Степанова Адилә - 1 урын, Батталова Алинә - 2 урын, Заһидуллина Замира-3 урын. Малайлар арасында: Вахитов Бәхтияр - 1 урын, Абдуллин Ибраһим - 2 урын, Давлиев Ислам - 3 урын. Иң яшь катнашучы номинациядә җиңүче булып Мөхәммәтов Ильяс танылды. Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны уңышлы чыгыш белән котлыйбыз һәм алга таба яңа җиңүләр телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

«Саба-Арена» да 25-31 март көннәрендә (Язгы каникуллар чорында) Казан шәһәре өстәл теннисы бүлегенең һәм Саба муниципаль районы теннисчыларының уртак уку-күнекмә чарасы узды. 31 мартта Казан, Арча, Лаеш районнары вәкилләре һәм, әлбәттә, Саба халкы катнашында традицион якшәмбе лигасы узды. Турнирның җиңүчесе булып «Фортуна» дуэты Николай Фролов-Семен Совин танылды. «Юниор»- Артур Шәрәфиев-Тимур Усманов дуэты икенче урында. «Казан» дуэты -Артем Криушкин - Дамир Сафин өченче урында. Казан шәһәре вәкилләре. Турнир җиңүчеләре 2024 елгы Россия чемпионы Саади Исмаилов- чемпион җилкәсеннән футболкалар, призерлары туган көннәрнең татлы призлары белән бүләкләнде.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

28
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 26 мартында хезмәт коллективлары һәм авыл советлары командаларында уйнаучы ир-атлар арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты тәмамланды.


saby.tatarstan.ru

2024 елның 24-28 мартында Уфа шәһәрендә 21 яшькә кадәрге юниорлар, 18 яшькә кадәрге егетләр, 15 яшькә кадәрге егетләр, 12 яшькә кадәрге малайлар арасында рапирада фехтование буенча Идел буе федераль округы беренчелеге уза. 

Безнең мәктәп спортчысы Кутдусов Шамил «Татарстан» командасы составында 18 яшькә кадәрге кадетлар арасында команда разрядында ПФО беренчелегендә көмеш медаль яулады. Абдуллин Булат «Татарстан» командасы составында 12 яшькә кадәрге малайлар арасында команда разрядында ПФО беренчелегендә бронза медаль яулады.

Фехтование бүлеген яхшы чыгыш белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

27
март, 2024 ел
чәршәмбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International