Бүген Саба-Арена спорт мәктәбендә бадминтон буенча Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары башланды. Ачылу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов һәм "Татарстан Республикасы бадминтон федерациясе" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Юрий Викторович Чаплыгин катнашты.
13-14 апрель көннәрендә Тәтеш шәһәренең ату үзәгендә стендка ату буенча Татарстан Республикасы Кубогының 2 нче этабы булып узды.
Гаиләләрне, балаларны физик тәрбияләү процессына җәлеп итү, традицион гаилә кыйммәтләрен, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан 15 апрельдә Татарстан Республикасы гаилә командалары арасында «ГТО» ВФСК фестиваленең муниципаль этабы узды.
13 нче апрель көнне Байлар Сабасында “Әйдә, ШаяРТ!” Татар КВН Лига фестиваленең сайлап алу туры - район этабы үткәрелде. Бәйгедә барлыгы биш команда катнашты.
12-14.04.2024г Актанышта блица һәм рапида буенча ТР беренчелеге узды. Безнең призёрлар : Шәфигуллина Камилә Фәнил кызы 2 урын - рапидта 3 урын - блицта Маликова Алисә Фәнүс кызы 3 урын - рапидта 2 урын - блицта
2024 елның 11-14 апрелендә Саба-Арена базасында Россия Өстәл теннисы федерациясенең команда чемпионатының 4 туры узды.
А югары лигасы ярышларында ир- ат катнашучылар (командалар) :
Восточный порт (Находка шәһәре)
ГБУ ДО КК "СШОР" (Краснодар шәһәре)
Газовик (Ухта шәһәре)
УГМК-ЮНИОР (Югары Пышма шәһәре)
Авиатор (Тубэн Тагил шәһәре)
КГБУ ДО "КСШОР" (Барнаул шәһәре)
Куединские буйволы (Куеда шәһәре)
Сабы-Татарстан (Байлар Сабасы)
"Самаратрансавто" (Самара шәһәре)
Родной край (Кинешма шәһәре)
УОР №1 (Мәскәу шәһәре)
Форсаж (Боровск-Балабаново шәһәре)
ГБПОУ МО "УОР №3" - 2 (Химки шәһәре)
Максимум (Мәскәу шәһәре)
ФоррестГамп (Санкт-Петербург шәһәре)
Крылья (Мәскәу шәһәре)
СтройИнвест (Мәскәу шәһәре)
Фуэрте (Мәскәу шәһәре)
Ярыш нәтижәләре:
1 урын- ФоррестГамп (Санкт-Петербург шәһәре)
2 урын - ГБУ ДО КК "СШОР" (Краснодар шәһәре)
3 урын - Восточный порт (Находка шәһәре)
«Кыйммэтле уенчы» номинациясендэ
1 урын - Семин Артем (Санкт-Петербург шәһәре)
2 урын - Щепетнев Дмитий (Санкт-Петербург шәһәре)
3 урын- Таламанов Иван (Санкт-Петербург шәһәре)
Чемпионатта катнашучы барлык спортчыларга, ярышларда катнашучыларга уңышлар телибез! Яңа очрашуларга кадәр!
Саба районының ИН-2 булган паратеннисчылар Чебоксарда Идел буе федераль округы чемпионатында уңышлы чыгыш ясады.
Ир-атлар шәхси разрядында Андрей Новиков финалда 2-1 һәм 10-9 сетлары буенча, Россиянең гамәлдәге чемпионы Вакиловка (Башкортстан) җиңелде, Айдар Идрисов бронза призеры булды. Камил Вәлиев 7 нче булды.
Ир-атлар парларында Андрей Новиков һәм Айдар Идрисов җиңүчеләр булдылар.
Катнаш разрядта Андрей Новиков һәм Полина Кадыйрова җиңүчеләр, ә Камил Вәлиев һәм Ксения Щава бронза призерлар булдылар.
Хатын-кызлар парларында Полина Кадыйрова һәм Ксения Щава көмеш призерлар булдылар. Хатын-кызлар ялгызында кызлар бик уңышлы чыгыш ясамаган.
Хатын-кызлар ялгыз разрядында Полина Кадыйрова бронза призер булды, Ксения Щава медальдән бер адымда туктап, 5 нче урынны алды.
2024 нче елның 7 нче апрель көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды.
2024 елның 6 апрель көнендә Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2012 елда туган һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча ачык турнир булып узды.
4-5 апрельдә Казанда фехтование буенча ТР Чемпионаты узды. Безнең тренер-укытучыбыз Бобылев Николай Владиславович 2024 елда Татарстан Республикасы чемпионы булды! Ура! Җиңү! Котлыйбыз! Без һәрвакыт кулыгызны уңыш пульсында тотарга телибез! Һәр көрәштә шулай ук якты, матур, ышанычлы һәм лаеклы җиңү телибез! Тормышта андый бәйрәмнәр һәм лаеклы бүләкләр күп булсын. Ничек уңышка ирешергә икәнен төгәл белгән көчле кеше булып калуыгызны телибез!