Боз узышлары буенча Россия чемпионатының һәм Кубогының өченче этабы
2024 нче елның 18 февраль көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбеннән, Казан, Алабуга, Әгерҗе шәһәрләреннән, Киров өлкәсеннән, Чувашия һәм Удмуртия республикаларыннан килгән спортчылар көч сынашты.
«Саба-Арена» спорт мәктәбенең еллык планын тормышка ашыру кысаларында, 21 февральдә өстәл теннисы буенча тренер-укытучы «Кеше организмының төзелеше һәм функцияләре» дигән тема буенча ачык тренировка үткәрде. Югары квалификация категорияле тренер-укытучы Исмаилов Хайём Фарход улы ярышлардан соң һөҗүмнәрне башкару техникасын торгызу өчен күнегүләр үткәрде. Тренировкаларда укытуның психологик, физиологик, педагогик закончалыклары исәпкә алына. Тренировка дусларча узды. Спортчылар күнегүләргә кызыксыну күрсәттеләр, яхшы эмоциональ карашта булдылар.
14-18 февраль көннәрендә Новосибирск өлкәсе, Бердск шәһәрендә "Бадминтон буенча 13, 15, 17 яшькә кадәр булган егетләр һәм кызлар арасында "Себер воланы" Бөтенрәсәй ярышлары" үтте. Саба районының яшь бадминтончылары яхшы чыгыш ясады: 13 яшькә кадәр: 3 урын - Сафиуллин Рөстәм / Әхмәтшина Самина, парлы катнаш категориядә, 3 урын - Сафиуллин Рөстәм / Воробьёв Артем (Алабуга) белән парда, ирләр парлы категориясендә, 15 яшькә кадәр: 3 урын - Галимуллин Расуль / Черкесов Глеб (Казан) белән парда, ирләр парлы категориясендә. Спорт мәктәбе призерларын һәм тренерларын яхшы чыгыш белән котлыйбыз. Уңышлы чыгышлар һәм ярышларда җиңүләр телибез!
“Сабантуй” спорт мәктәбе беренче тапкыр кызлар арсында баскетбол буенча ярышлар уздырды. Ярыш 17 февраль көнне Тимершык гомумбелем бирү мәктәбе базасында 2011- 2012 нче елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында булды. Ярышта барлыгы 6 команда көч сынашты: Саба гимназиясе, Югары Симет, Явлаштау, Саба, Тимершык урта гомумбелем бирү мәктәпләре һәм Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп – интернаты.
Оренбургта суперлига һәм Югары лига C хатын-кызлар командалары арасында, шулай ук Югары лига E ир-атлар командалары арасында ФНТР команда чемпионаты туры тәмамланды.
Безнең С Югары лига «САБА-Арена» командасы 3 нче тур нәтиҗәләре буенча 12 нче урында бара.
2024 елның 15-18 февралендә Саба-Арена базасында Россия Өстәл теннисы федерациясенең команда чемпионатының 3 туры узды.
А югары лигасы ярышларында ир- ат катнашучылар (командалар) :
Восточный порт (Находка шәһәре)
ГБУ ДО КК "СШОР" (Краснодар шәһәре)
Газовик (Ухта шәһәре)
УГМК-ЮНИОР (Югары Пышма шәһәре)
Авиатор (Тубэн Тагил шәһәре)
КГБУ ДО "КСШОР" (Барнаул шәһәре)
Куединские буйволы (Куеда шәһәре)
Сабы-Татарстан (Байлар Сабасы)
"Самаратрансавто" (Самара шәһәре)
А югары лигасы ярышларында хатын-кыз катнашучылар (командалар) :
Сабы-Татарстан (Байлар Сабы)
Малинка (Мэскэу шәһәре)
ЛАЭС-Сентябрь (Сосновый Бор шәһәре)
Волжанка (Казан шәһәре)
СШОР №2 (Санкт-Петербург шәһәре)
МГФСО-Фили (Мэскэу шәһәре)
КНТ "Родина-3 ФНТ АО" (Архангельск шәһәре)
Самарские молнии (Самара шәһәре)
МГФСО-Резерв (Мэскэу шәһәре)
Чемпионатның киләсе турларында барлык спортчыларга, ярышларда катнашучыларга уңышлар телибез! Яңа очрашуларга кадәр!
17 нче февраль көнне, Шәмәрдәндә атказанган спорт мастеры, Сочида үткән Паралимпия уеннарында 2 тапкыр чемпион булган Рушан Миннегулов призына, "Сәламәтлек чаңгы юлы" ярышлары узды.
14 һәм 15 февральдә Казан шәһәрендәге фехтование үзәгендә 2012 елда туган кызлар арасында Идел буе федераль округының шәхси һәм команда беренчелеге узды.
Турнир үз байрагы астында 100 яшь фехтовальщицаны җыя.
Нык көрәшләр нәтиҗәсендә «Саба-Арена» спорт мәктәбе вәкиле Фазлиева Амалия финал сигезлегенә керде һәм 6 нчы урынны алды, команда зачетында «Татарстан 1» командасы составында көмеш медаль яулады.
Амалияне лаеклы нәтиҗә белән котлыйбыз, алга таба уңышлар, фехтование бүлегенә үсеш һәм киләчәктә җиңүләр телибез.
ГТО нормаларын Шәмәрдәннең 2 нче номерлы "Теремок" балалар бакчасы хезмәткәрләре тапшырды.